Подготовка ЕРТ по татарскому языку тема Лексикология


Лексикология буенча сорауларга дөрес җавапны билгеләгез
№ Сораулар № Җаваплар
1 Нәрсә ул фразеологизм? 1 Мәгънә буенча бер төшенчә белдерүче ныгып калган сүзләр тезмәсе
2 Ирекле тезмә сүзләр
3 Сүзтезмә
2 Тел белән тегермән тарту фразеологизмының мәгънәсен билгеләгез 1 Дәшми тору
2 Күп сөйләү
3 Аңлаешсыз сөйләү
3 Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнүче фәнне билгеләгез 1 Семасиология
2 Фразеология
3 Орфография
4 Билгеле бер телдә сөйләшүчеләрнең күпчелеге куллана һәм аларга аңлашыла торган сүзләр ничек атала? 1 Диалектизмнар
2 Неологизмнар
3 Гомумкулланыштагы сүзләр
5 Нәрсә ул профессионализм? 1 Билгеле бер телдә сөйләшүчеләрнең күпчелеге куллана һәм аларга аңлашыла торган сүзләр.
2 Аерым профессия кешеләре генә куллана торган һәм башка кешеләргә таныш булмаган сүзләр
3 Телгә үтеп кергән яңа сүзләр
6 Нәрсә ул диалектизм? 1 Җирле сөйләмдә очрый торган сүзләр
2 Аерым бер һөнәр ияләре куллана торган сүзләр
3 Кечкенә бер төркем кешеләр куллана торган сүзләр
7 Нәрсә ул архаизм? 1 Кулланылышка кергән яңа сүзләр
2 Кулланылышка чит телдән кергән сүзләр
3 Актив кулланыштан төшеп калган сүзләр
8 Нәрсә ул неологизм? 1 Актив кулланыштан төшеп калган сүзләр
2 Кулланылышка кергән яңа сүзләр
3 Аерым бер һөнәр ияләре куллана торган сүзләр
9 Нәрсә ул алынмалар? 1 Телнең сүзлек составына башка телдән сүзләр
2 Телнең сүзлек составыннан төшеп калган сүзләр
3 Кулланышка кергән яңа сүзләр
10 Радиода эшләүче
ди- джейларның кулларында бернинди текст юк 1 Архаизм
2 Неологизм
3 Диалектизм
11 Хәзерге көндә тел культу-расы, сөйләшү әдәбе турында бәхәсләр еш була җөмләсендә билгеләнгән сүз кайсы төркемгә карый?
1 Алынма сүз
2 Неологизм
3 Фразеологизм
12 Норадреналин- стресслардан саклый, иммунитетны җайга сала торган гормон җөмләсендә билгеләнгән сүз кайсы төркегә карый? 1 Гомумкулланылыш сүзе
2
Неологизм
3 Профессионализм
13 Эш эшләп, кабарып кулы, саладыр акча оброкка җөмләсендә билгеләнгән сүз кайсы төркемгә карый? 1 Алынма сүз
2 Тарихи сүз
3 Архаизм
14 Олыгны олыгласа , кот (бәхетле) булыр (М.Кашгарый) җөмләсендә билгеләнгән сүз кайсы төркемгә карый? 1 Алынма сүз
2 Неологизм
3 Архаизм
15 Үеңә катуның ояты юк, дир бабайлар җөмләсендә билгеләнгән сүзләр кайсы төркемгә карый? 1 Деалектизмнар
2 Гомумкулланылыш сүзләре
3 Алынма сүзләр