Д?рес планы ??м конспекты Б?йлекл?р (8 класс, рус т?ркеме)


Тема: Бәйлекләр белән танышу.
Максатлар: 1. Укучыларның бәйлекләр турында булган белемнәрен барлау;
2. Аерым килешләрне тәлап итүче бәйлекләрне ачыклау;
3. Татар халкының милли гореф-гадәтләре белән танышу. Сабантуй бәйрәме.
Материал: Сафиуллина Ф.С. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф. С. Сафиуллина, Р. Х. Мөхиярова. – Яңадан эшләнгән һәм тулыл. өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2008. – 223 б.
Җиһазлау: Презентация, такта, акбур
Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: Укытучы сүзе, әңгәмә, тәрҗемә, өлешчә эзләнү
Дәрес планы
I. Актуальләштерү
Исәнләшү;
Өй эшен тикшерү;
Сүзлек диктанты.
II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
Бәйлекләр турында гомуми төшенчә бирү;
Баш, юнәлеш, чыгыш килешләрен тәлап итүче бәйлекләр.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Күнегүләр эшләү:
Бәйлекләрне тәрҗемә итәргә.
Сүз төркемнәрен билгеләргә, сораулар куярга.
Төрле бәйлекләр белән сүзтезмәләр төзү.
Төшеп калган кушымчаларны куеп, сүзтезмәләрне күчереп язырга.
IV. Йомгаклау.
Укытучы сүзе;
Сорауларга җавап бирү:
Бәйлекләр нәрсә ул?
Бәйлекләр нинди өч төркемгә бүленә?
Баш килешне тәлап итүче бәйлекләр ниндиләр?
3. Укытучы сүзе.
V. Өй эше бирү:
Бирелгән сүзтезмәләрне файдаланып, җөмләләр язып килергә.
Дәрес барышы:
Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез, кәефләрегез ничек? Бүген дәрестә кем юк?
Укучылар: Исәнмесез! Яхшы. Барыбыз да бар.
Укытучы: Ярый, бик яхшы. Утырыгыз. Алдагы дәрестә без шөгыльләр турында сөйләштек. Өйдә сүзлек диктантына әзерләнеп килергә кирәк иде. Барыбыз да әзерме?
Укучылар: Әйе, без әзер.
Укытучы: Яхшы, дәфтәрләрне ачып бүгенге датаны һәм сүзлек диктанты дип язып куегыз.
Сүзлек диктанты.
Укытучы: Яхшы. Хәзер, искә төшереп китик, бәйлекләр нәрсә ул?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Дөрес. Сез нинди бәйлекләр беләсез?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Яхшы. Әйдәгез берничә сүзне тәрҗемә итеп карыйк.
Слайдтагы сүзләрне тәрҗемә итәләр.
Укытучы: Бик яхшы. Бүген алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп китәрбез. Әйдәгез, искә төшереп китик: нинди сүз төркемнәре бар?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Хәзер бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганын әйтеп чыгыйк (А теперь попробуем определить части речи данных слов).
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Әйе, дөрес. Әлеге сүзләргә сораулар куеп карыйк (Попробуем поставить вопросы к данным словам).
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Дөрес. Нинди нәтиҗә ясый алабыз?
Укучылар: Бәйлекләргә сорау куеп булмый.
Укытучы: Бик яхшы. Бәйлекләр өч төркемгә бүленә: баш килешне тәап итүче бәйлекләр, юнәлеш килешен тәлап итүче бәйлекләр һәм чыгыш килешен тәлап итүче бәйлекләр. Әлеге бәйлекләрне кагыйдә дәфтәрләренә күчереп языгыз.
Укучылар кагыйдәне күчереп язалар.
Укытучы: Әйдәгез, күнегүләр эшләп алыйк. Кадәр бәйлеген кертеп, түбәндәге рәсемнәргә туры килгән сүзтезмәләр төзегез.
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Яхшы. “До праздника Сабантуя осталось несколько недель” җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыйк әле?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Яхшы. Укучылар, сез Сабантуй бәйрәме турында ниләр беләсез?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез дәресебезнең темасына кире әйләнеп кайтыйк. Алдагы күнегүне телдән эшлибез. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.
Укучылар күнегүне эшлиләр.
Укытучы: Яхшы. Бәйлекләрне билгеләп чыгыйк әле?
Укучылар бәйлекләрне әйтәләр.
Укытучы: Бик яхшы. Хәзер бирелгән сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез.
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Әлеге күнегүләр буенча сорауларыгыз бармы?
Укучылар: Юк.
Укытучы: Сораулар булмаса, алдагы күнегүне язып эшлибез. Тиешле кушымчаларны куеп, сүзтезмәләрне күчереп языгыз.
Укучылар күнегүне дәфтәрләрдә язып эшлиләр. Берничә укучы тактада эшли.
Укытучы: Яхшы. Бүген без нинди тема өйрәндек?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Дөрес. Бәйлекләр ничә төркемгә бүленә?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Нинди төркемнәргә бүленәләр?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы: Яхшы. Дәрестә актив катнашкан укучыларга тиешле билгеләрен куям. Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшләрен язып куегыз: бирелгән сүзтезмәләр белән җөмләләр язып килергә.
Өй эше буенча сораулар булмаса, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.