Урок по ?д?би уку на темуМин авылда яшим2 класс (рус.гр)


Алабуга районы Костенеево урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыБиккина Лилия Фәндүс кызының дәрес план - конспекты
Тема: «Мин авылда яшим»
(II сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе)
Дәреснең максатлары
Коммуникатив максат:
– укучының сәнгатьле һәм җанлы сөйләм телләрен үстерү;
– уйлау, фикерләү сәләтен ныгыту өстендә эшләү;
– сөйләм күнекмәләрен үстерү: өйрәнелә торган материал нигезендә җөмләләр төзү.
Белем һәм күнекмәләрне үстерү максатлары:
– авыл темасына караган лексиканы өйрәнүне дәвам итү;
– текстны дөрес итеп аңлап укырга өйрәтү;
– эчтәлеген үзләштерү;
– авыл белән шәһәр арасындагы аермаларны әйтә белергә өйрәтү;
– укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү;
– парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви максат:
– туган җиргә мәхәббәт, ярату хисләре булдыру;
– укучыларда төгәллек, җаваплылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Грамматик материал: «Мин авылда яшим» темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү.
Лексик материал: су коенабыз, балык тотабыз,җиләккә,янында.
Укыту методлары: өлешчә эзләнү методы, әңгәмә, күрсәтмәлелек.
Җиһазлау: медиапроектор, төркемдә эшләү өчен карточкалар, дәрес темасы буенча презентация
Материал: дәреслек («Күңелле татар теле», дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. / Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Н.Г.Галиева).
Көтелгән нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.
метапредмет нәтиҗәләр: күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.
предмет нәтиҗәләре: авыл темасына караган лексиканы өйрәнү, текстны дөрес итеп аңлап укырга өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү; авыл белән шәһәр арасындагы аермаларны әйтә белү.
І. Оештыру моменты
1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
– Балалар, барыгыз да матур итеп басыгыз. Исәнмесез, хәерле көн!.
– Бүген мәктәпкә бик күп кунаклар килде. Алар татар теле укытучылары.. Кунакларга таба борылып, алар белән матур итеп исәнләшегез.
– Ә хәзер үзебезгә хәерле көн телик.
-Хәерле көн сиңа!
-Хәерле көн миңа!
-Хәерле көн сезгә!
-Хәерле көн безгә!
-Хәлләрегез ничек?
-Рәхмәт ,яхшы!
-Бүген кем дежур? (укучы рапорты)
Матур итеп утырдык ,дәресебезне башлыйбыз.
II.Белемнәрне актуальләштерү
-Без нинди зур тема үтәбез?
(-“Мин Татарстанда яшим”.)
-ӘТатарстан турында нәрсәләр беләбез? Нәрсә ул Татарстан?
(-Безнең республика,туган як.)
-Татарстанда нәрсәләр бар?
(слайдлар)
1.куе урманнар; -Урманнарда нәрсәләр яши?
2.киң кырлар;
3.зур елгалар. –Нинди елгалар? (Идел,Чулман,Нократ,Ык.)
4.зур,матур,чиста шәһәрләр. Нинди шәһәрләр?(Казан ,Яр Чаллы,Алабуга һ.б.)
-Никита, син шәһәрдә яшисеңме?
-Юк ,мин шәһәрдә яшәмим.
-Спроси уМарьяны где она живет?( Марьяна син кайда яшисең?)
-Мин авылда яшим.
III.Уку мәсьәләсе кую
Ә хәзер тыңлагыз әле , бу сезгә танышмы?(авыл тавышлары)
-Бу нәрсә? (авыл)
-Ни өчен авыл? (чөнки анда сыер,эт,тавык тавышлары)
-Алар кайда яшиләр?(авылда)
Син ризамы Настя?(әйе)
Как вы думаете какая тема будет нашего урока?(деревня)
Дәресебезнең темасы “Мин авылда яшим” (авыл күренеше)-слайд
Вы все живете в разных деревнях. Все ли они одинаковые ? Давайте посмотрим. (авыл күренешләре) слайд
Бу кемнең авылы?(укучылар үз авылларын танып ,сөйлиләр)
Физкультминут ”Нәни чебиләр”
IV.Уку мәсьәләсен чишү
1.Сүзлек эше (Тактадан сүзләрне дөрес итеп уку)
Авыл-[ аwыл ]
Янында-[йанында ]
Җиләккә
Су коенабыз-[су койонабыз ]
2.Сүзләр белән җөмләләр төзү. (Мин авылны яратам. Без җәй көне балык тотабыз, су коенабыз, җиләк җыябыз.)
-Хәзер дәреслекләрне ачабыз.Безнең дәреслектә авыл турында текст бар
3.Дәреслектәге рәсем буенча эш.(бер-берсенә сораулар бирәләр)
-Бу нәрсә?
-Авыл зурмы?
-Йортлар нинди?
-Өйләр янында бакча бармы?
4.Текстны уку ,исем бирү.
а)укытучы укый; б)укучылар чылбар буенча укыйлар,тәрҗемә итәләр.
V.Яңа белемнәрне үзләштерүне ныгыту.
1.Слайдта чыккан рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне укыйлар.
2.- Мин сезгә җөмләләр әйтәм кем риза бу почмакка ,кем риза түгел бу почмакка бара.(Конэрс сингапур структурасы)
Мин шәһәрдә яшим.Авылны бик яратам.Авыл янында елга бар.Кыш көне җиләк җыябыз.Авылда күңелле.
3.- Сезнең алда конвертлар анда кисмә сүзләр шул сүзләрне кулланып җөмлә төзибез. Бер-беребезне тикшерәбез.
4.Диалоглар төзү (Допустим один из вас живет в городе, а другой в деревне. Какой разговор между вами состоится?)-Сәлам.Мин Настя.
- Сәлам.Мин Никита.
-Никита мин шәһәрдә яшим.Ә син кайда яшисең?
-Мин авылда яшим.
-Нинди авылда?
-Котловкада
-Котловка нинди авыл?
-Зур ,матур авыл. Чулман елгасы янында.
-Елгада балык тотасыңмы?
-Әйе.
VI.Рефлексия
– Дәреснең темасы нинди иде? (“Мин авылда яшим”)
–– Ни өчен авыл турында белергә кирәк? (чөнки анда яшибез.Аны яратабыз.)
-Ә хәзер авыл белән шәһәрне чагыштырыйк әле.
Алар нинди?(Слайл авыл-шәһәр)
1парта-авыл турында сөйли.
2 парта-шәһәр турында
-Без дәрестә нәрсәләр эшләдек?
– Авыл турында текстны укыдык, эчтәлеген ныгыттык, өйрәнгән сүзләрне кулланып үзара сөйләшергә өйрәндек.
Үзбәя (Яшел,кызыл,сары карточкалар ярдәмендә үзеңне бәяләү)
Өй эше:1.текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.
2.текст эчтәлеге буенча сораулар төзергә.
3.”Минем авылым”рәсем ясарга.