“Тигезл?м?л?р ярд?менд? м?сь?л?л?р чиш?. Зурлыкларны чагыштыру” темаларын кабатлау.


3 класс МАТЕМАТИКА
Тема: “Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү. Зурлыкларны чагыштыру” темаларын кабатлау.
Максат: “Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү. Зурлыкларны чагыштыру” тема-ларын кабатлау, ныгыту; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.
Планлаштырыл-
ган нәтиҗә:
тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләлә чишә белү.
Предмет: зурлыкларны чагыштыра белү.
Шәхси:
уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен ачыклау
Регулятив:
үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтияҗ формалаштыру
Танып белү:
төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру
Коммуникатив:
кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итү
Пространство оештыру
Предметара:
Эш формасы:
индивидуаль,
парлап, фронтальРесурслар:
Дәреслек 2 кисәк, 49-51 битләр; мөстәкыйль эш дәфтәрләре, геометрик материал, перфокарта, тест биремнәре
I. этап . Эшкә кызыксыну тудыру.
Укытучы эшчәнлеге:
Психологик халәт булдыру.
Матур язу. (70 саны)
Укучылар бу сан нинди истәлекле вакыйга белән бәйле?
Сугыш кайчан башланган?
Кайчан тәмамланган7
Сугыш ничә ел дәвам иткән?
Телдән исәпләү.

Геометрик материал белән эш.
7 квадрат калырлык итеп, 2 таякчыкны алырга.
Укучы эшчәнлеге:
Елмаеп исәнләшү
Санны 1 юл язу.
Санга характеристика бирү.
1941 елның 22 июнендә.
1945 елның 9 маенда.
4 елга якын.
Телдән карточкадагы мисалларны чишеп теманы ачалар, дәрескә максат куялар.
Биремне үтәү.
II.этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.
Укытучы эшчәнлеге:
Дәреслек белән эш.
№138- тигезләмә төзү һәм чишү.
№132- мисаллар чишү. Укучы эшчәнлеге:
Биремне үтәү.
Уңайлы кушылучыларга таркатып, сумманы санга бүлү.
III этап. Физкультминутка МИКС ФРИЗ ГРУП
2 һәм 2 саннарының тапкырчыгыш кыйммәте.
7 бүләм 7
Бүленүче 9, бүлүче 3, өлешнең кыйммәтен тап.
18:9=
IVэтап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укытучы эшчәнлеге:
Тренажёр белән эш.
Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш.
№49
Нинди санны табабыз?
Перфокарта белән эш. Укучы эшчәнлеге:
Тапкырлау таблицасын кабатлау.
Мәсьәләнең шартын таблицага тутыру һәм тигезләмә төзеп чишү.
Х*8=24 билгесез тапкырлаучыны табабыз.
Зурлыкларны чагыштыру.
V этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Күзләр өчен физминутка.
Укытучы эшчәнлеге:
Тест биремнәре.
Дәреслек белән эш.
№137 телдән. Укучы эшчәнлеге:
Тест биремнәрен үтәү. Парларда тикшерү.
0 һәм 1 саннары турында өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшерәләр.
VI этап. Йомгаклау. Рефлексия.
Укытучы эшчәнлеге:
Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Максатыбызга ирештекме?
Өй эше: №142, 51 бит, мәсьәлә чишәргә.
Үзбәя.
Укучы эшчәнлеге:
1. Сорауга җавап бирү.
2. Өй эшен көндәлеккә язу.
3. Үзеңә бәя биреп карау.