Татар теле ??м ?д?бияттан еллык контроль эшл?р 9 сыйныф


9 тс-тт-2
Диктант
Балык тотканда
Балыкчының күзендә өмет чаткысы кабынды. Тәнен бизгәк – шундый гаҗәеп бер бизгәк,җанга рәхәт тә, шул ук вакытта газаплы да булып тоелган бизгәк – тетрәтте.
Алар озак басып тора алмадылар, чөнки нәкъ шул чакны икесен берьюлы уятып җибәргән бер хәл булды: колак төпләрендә генә бик таныш, шундый якын бер тавыш - су шупырдатып уйнаган балык тавышы чыңлап узды. Икесе дә, ялт борылып, елга өстенә төбәлделәр: тын суда әлеге уйнак балык калдырган боҗра, вак дулкыннар ясап, кояш нурында җемелди иде.Менә әлегедән дә көчле шупырдап,тагын бер балык уйнады. Монысы инде, уйнап кына калмыйча,кояш нурларын тотарга теләгәндәй,бер колач өскә дә сикерде. Шул чагында Искәндәрнең күзләре балыкның көмеш тәңкәләрендә чагылган кояш нурларын күреп калды. Тагы берсе шупырдады.Тагы берсе. Тагы... Тагы...(119 сүз)
Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен аңлатырга.
9 тт-тә-2
Тест
1.Латин теленнән кергән сүз, укылырга тиеш дигән мәгнәне аңлата.
А)риваять
Б)легенда
В) хикәя
2.Шәриф Камал туган җир.
А)Татарстан республикасы Арча районы Кушлавыч авылында
Б)Мордва республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылында
В) Татарстан республикасы Актаныш районы Әнәк авылында
3. Шәриф Камал романы
А)”Матур туганда”
Б)”Муса”
В) “Тукай”
4. Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенең төп герое
А)Йосыф
Б)Сабира
В)Мостафа
5.”Татарстанның һәм РСФСРның атказанган сәнгат эшлеклесе” исеменә лаек булган композитор.
А)Луиза Батыр-Болгари
Б)Хөснулла Вәлиллин
В)Александр Ключарев
6. Г.Исхакыйның “Җан Баевич” әсәренең төп героеның ялгышы нәрсәдә?
А)укый белмәүдә
Б)байлык җитмәүдә
В)Культуралык төшенчәсен аңламауда
7. Һади Такташның туган елы
А)1886
Б)1919
В)1901
8. “...Ахры, мәңге оныта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
(... ) яфраклары шаулавын...”
Һади Такташның шигрендә төшеп калган сүз:
А)каен
Б)нарат
В)усак
9.Хәсән Туфан туган ел
А)1906
Б)1900
В)1901
10. Хәсән Туфан шигыре:
А)”Кайсыгызның кулы җылы?”
Б)” Җырларым”
В)” Ант”
11. Мирсәй Әмир “Агыйдел” повесте героеның исеме
А)Галиябану
Б)Артыкбикә
В)Гөлчәчәк
12.Шамил Усмановның хәрби исеме:
А)майор
Б)лейтенант
В)комиссар
13.Татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия авторы
А)Таҗи Гыйззәт
Б)Галиәсгәр Камал
В)Мирхәйдәр Фәйзи
14. Тамашачы залыннан күренекле актрисага әверелгән кеше
А)Гөлсем Камская
Б)Фатыйма Ильская
В)Сәхипҗамал Волжеская
15. 15 яшендә авырып, сукыр калган язучы
А)Фатих Әмирхан
Б)Әмирхан Еники
В)Шәриф Еникеев
16.Советлар Союзы Герое Мөҗәһит Хәйретдинов турында язган әдип
А)Самат Шакир
Б)Эдуард Касыймов
В)Миргазиян Юныс
17.” Игеннәр өлгерде” картинасы авторы
А)Бакый Урманче
Б)Лотфулла Фәттахов
В)Харис Якупов
18.Мәдинә Маликованың “ Чәчкә балы”повестенең темасы
А)туган ил
Б)табигать
В)әниләргә хөрмәт
19.”Кабатланмас үткәннәрең-
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасырлар,
Татар теле, (...) теле. Наҗар Нөҗминең”Татар теле“шигырендә төшеп калган сүз
А)туганлык
Б)горурлык
В)дуслык
9 тт-тә-2
Тест җаваплары
1-б
2-б
3-а
4-в
5-б
6-в
7-в
8-в
9-б
10-а
11-б
12-в
13-а
14-б
15-в
16-а
17-б
18-в
19-в