Татар теленн?н технологик карта


Татар теле дәресенә технологик карта
3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы
МБГБУ “Мөслим урта гомуми белем мәктәбе”
Массарова Г.А.- югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыТема Алмашлык турындагы белемнәрне ныгыту.
Максат Укучыларның алмашлык турында алган белемнәрен системалаштыру
биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;
иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;
табигатькә соклану, аңа сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәАлмашлыкны билгели , зат-сан, килеш белән төрләндерә , аларны сөйләмдә куллана белү.
Төп төшенчәләрАлмашлык
Предметара бәйләнешӘдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, рус теле
Эшне оештыру төрләреФронталь, индивидуаль, парлап эшләүЧыганаклар :- төп- өстәмә1. . Татар теле. И.Х. Мияссарова, К.Ф.Файхрахманова
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2013, 2 нче кисәк.
1. Презентация Power Point - “Алмашлык”
2.Тест


Дәрес этапларыДәрес этабының максатыУкытучы эшчәнлегеУкучы эшчәнлегеУниверсаль уку гамәлләре (УУГ)
ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләреРУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләреТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләреКУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләреОештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыруУкытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерүБалаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Хор белән әйтү:
Хәерле иртә миңа,
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә!
Слайд 2.Хәерле көннәр сезгә.
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә!
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру
Дәрескә максат кую,укучылар-да белемгә омтылыш тәрбияләү.
Язу күнекмәләре булдыру.

Физкультминут
Укытучы өчен максат: алмашлык турында үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: алмашлыкны таба, билгели белү .
Алмашлыкларның килешләре турындагы белемнәрне камилләштерү.
Укытучы: Укучыларга текстларны укып карарга тәкъдим итәм.
Слайд. 3-4
Кайсы текст матуррак яңгырый? Ни өчен?
-Әйе, дөрес әйттегез. Икенче текстта алмашлыклар кулланылган.
Темабыз да:
Алмашлыклар турында үткәннәрне кабатлау.
1.
1.Нәрсә ул алмашлык? 2.Алмашлык кайсы сүз төркемен алмаштыра? 3. Нинди сорауларга җавап бирә?
4 Җөмләнең кайсы кисәге булып килә?
2. Өй эшен тикшерү.
-Балалар, сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде әле? ( алмашлыклар кулланып, “Китапханәгә экскурсия” дигән хикәя язарга.) Хәзер ул хикәяләрне тыңлап үтик .
1. Матур язу күнегүе.
- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.
Мм
Мин гөлләргә су сиптем.
2. Җөмләләр өстендә эш.
Слайд 5
- Җөмләләрне укыгыз. Алмашлыкларны табабыз. Ә бу алмашлыклар турында нәрсә әйтә аласыз?
-Әйе, болар зат алмашлыклары.. Без аларныә килешен дә билгели алабыз. Димәк,без бүген дәрескә нинди максат куябыз?
-Әйе,без бүгенге дәрестә зат алмашлыклары турындагы белемнәрне ныгытабыз.Слайд 6
Ягез әле тактада бирелгән зат алмашлыкларын килешләрдә төрләндерик.
Бергәләп тикшерик.
Укытучы:
Мин җәйләүгә барамын (бара-бара сөйли)
Укучылар: Без дә (укытучы артыннан баралар).
Укытучы: Ә мин сыерлар савам ( хәрәкәтләр ясый)
Укучылар: Без дә.
Укытучы: Ә мин чәчәкләр җыям (хәрәкәтләр ясый)
Укучылар: Без дә чәчәк җыябыз.
Укытучы: Ә мин өйгә кайтамын.
Укучылар: Без дә. Укучыларның җаваплары тыңлана.
Алмашлык турындагы белемнәрне искә төшерү
Алмашлык исемне алмаштырып килә;
Кем?, нәрсә? Сорауларына җавап булып килә;
Җөмләнең иясе булып килә
Балалар өйдә язып килгән хикәяләрне укыйлар,фигыльләрне табып күрсәтәләр.
Укучылар матур итеп язалар
Матур язу өстендә эш.Үткән заман хикәя фигылен ,алмашлыкны табу.
3 укучы тактада без, сез, алар ;
ә калган укучылар мин,син,ул алмашлыкларын төрләндерәләр (парлап эшли).
ТБУУГ: алмашлык, турында кагыйдә формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашуТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылуУку мәсьәләсен кую
Укытучы өчен максат:
Зат алмашлыклары турындагы белемнәрне камилләштерү. Укучылар өчен максат: өзекне уку, зат алмашлыкларын дөрес итеп кую Китап белән эш. 30 нчы күнегү
1.Биремне уку.
2.Өзекне уку.
3. Төшеп калган сүзләр урынына зат алмашлыкларын куеп язу.

Укучыларның җаваплары
Өзекне уку.

Миңа, сиңа, аңа алмашлыкларының язылышын истә калдыру.
. ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылуКУУГ: коллектив фикер алышуда катнашуТанып-белү эшчәнлеге. Укытучы өчен максат:
Алмашлык, зат алмашлыклары, килешләрдә төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итүУкучылар өчен максат: алмашлыкларның затларын, килешләрен кулана белү, сөйләм телен үстерү
Дидактик уен.
«Мәктәп бакчасында» дигән темага зат алмашлыклары кертеп, кечкенә хикәя язу.
Алмашлыкларның астына сызу, зат, санын билгеләү. Балалар хикәя язалар.
Укучыларның хикәяләрен тыңлау.

Үзбәя .ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендәкагыйдә формалаштыруКУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белүРУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алуТест. Укытучы өчен максат: Балаларның алмашлык турындагы белемнәрен тикшерү.
Тест биремнәрен уку,эшләү
Җавапларны тикшерү
(Слайд 7)
Балаларның җаваплары
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия. Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләүУкучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белүУкытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлатуУкучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатладык? Алар нәрсәләр белән төрләнәләр? Авырлыклар булдымы?
Өй эше.”Без спорт яратабыз”темасына хикәя яз, зат алмашлыкларын табып, асларына сыз.
Слайд 8. Молодцы ! Рәхмәт! Балаларның җаваплары .
Үзбәя
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу