Презентация к уроку по татарской литературе на тему Ф.Халидине? с?хн? ?с?рл?ре, “Р?дде бичара кыз” пьесасы (9 класс)


Татар драматургиясенең беренче үрнәкләре Тестлар1.Персонажларның сөйләшү-диалогларын бирү үзенчәлеген без кайсы автор әсәрендә күзәттек?а) Сәйф Сараи ә) Әхмәт Уразаев-Кормашиб) Мөхәммәдьяр в) Мәүла Колый2. Беренче драма әсәре ничек атала һәм ул кайчан языла?а) “Бәхетсез егет” - 1898 ә) “Комедия Чистайда” - 1895б) “Бичара кыз” - 1887 в) “Бичара кыз” - 1876 3. “Бичара кыз” әсәренең авторы кем?а) Г.Ильяси ә)Ф.Халидив) Г.Камал г)Г.Исхакый4. Әдипләрнең кайсы беренче драма әсәре иҗат итүчеләр рәтеннән түгел?а) Галиәсгар Камал ә) Галимҗан Ибраһимовб) Фатих Халиди в) Габдрахман Ильяси 5. “Бичара кыз” драмасының төп каршылык:а) байлык белән ярлылык ә) ямьсезлек белән матурлыкв) комсызлык белән юмартлык г) искелек белән яңалык6. Беренче драма әсәрендә нинди идея өстенлек итә?а) тигез хокуклылык ә) гаделлекв) гуманистик г) гамәл – җәза7. Драмадагы төп геройларның өстенлегеа) укымышлылык һәм активлык ә) хәйләкәрлек һәм комсызлыкв) тырышлык һәм акыллылык г) комсызлык һәм явызлык ХIX йөзнең соңгы чирегендә драматургиянең беренче адымнар ясавына тәэсир иткән шартлар:а) ерак тамырлары белән халык авыз иҗатына барып тоташуы;ә) Казанда актив эшләп килүче рус театрының тәэсире, укымышлы яшьләрнең рус, төрек һәм алар аша Европа язучыларының пьесалары белән танышуы, үрнәк алуы;б) иҗтимагый-мәдәни тормыштагы яңарыш һәм әдәбияттагы эчке сыйфат үзгәрешләре нәтиҗәсендә яңа әдәби төрнең мәйданга килүен тизләтү; беренче драма әсәрләре гаилә-көнкүреш вакыйгаларына нигезләнеп (Г.Ильяси “Бичара кыз”, Ф.Халиди “Рәдде бичара кыз”, Г.Камал “Бәхетсез егет”, Г.Исхакый “Өч хатын берлән тормыш” һ.б.), аларда шәхес иреге, хатын-кыз азатлыгы, гаилә кору мәсьәләләре күтәрелү;бәхет мәсьәләсен, байлыктан бигрәк, шәфкатьле, акыллы, укымышлы булу белән бәйләп карау. “Яхшылыкка – бәхет, начарлыкка – җәза” концепциясенең тормышка ашырылуы;мәгърифәтчелек идеологиясенә бәйле конфликтның искелек белән яңалык каршылыгына нигезләнүе;пьесаларда яңарышка комачаулаучы һәртөр искелек-артталыкка, наданлык-әхлаксызлыкка каршы тәнкыйтьчел эчтәлекнең өстенлек итүе; әсәрләрнең сәнгати яктан йомшаклыгы: сөйләп аңлату өстенлек итү, монологлар күп булу, конфликтның җиңел хәл ителүе, образларның тулысынча эшләнеп җитмәве һ.б.Халыкка якынрак булу өчен әдипләр чынбарлыктагы реаль күренешләргә активрак мөрәҗәгать итәләр. Бу исә реализмның торган саен киңрәк урын алуына китерә. Шул рәвешле, кешене көнкүреш-яшәеш белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм белем-тәрбиягә нисбәтле сурәтләүгә нигезләнгән мәгърифәтчелек реализмы мәйданга чыга. Аның мөһим сыйфатлары булып чынбарлыкка мөрәҗәгать итү, «табигый кеше»не (Руссо) үзәккә алу, халык тормышын яхшыртуны гыйлемгә, әхлак тәрбиясенә һәм тирәлек шартларына бәйләп карау, искелек һәм яңалык көрәшен чагылдыру «Рәдде бичара кыз»да катнашучылар Мирза – бик фәкыйрь, ишек кагучы, түгәрәк сакаллы, карарак йөзле, яше 51 дә.Сәлимә – Мирза хатыны. Түгәрәк йөз, ак битле, тулы гына. Яше 43 тә.Xәлимә – Мирзаның кызы. Урта буйлы, сызылган кара кашлы, ак битле, энҗе тешле, озын кара чәчле, матурлыкта Зөләйхәи сани2. Яше 16 да.Мәхүп – күрше хатыны. Чагыр күзле, тешләренә кара яккан. Даимән эше өйдән өйгә сүз йөртүдә, үзе бик көнче хатын. Яше 48 дә.Биби әби – мәшһүр яучы да, әби дә була. Яхшы карчык. Яше 76 да. Катнашучылар Фәрханә – Әхмәт бай кызы. Бик һавалы, үзе курнос, шадра. Яше 21 дә.Закир – Әхтәм бай приказчигы. Бик купшы, кызыл сакаллы, зәңгәр күзле. Яше 33 тә.Әхтәм бай – фабрикант, аксакаллы, кызыл йөзле, бик бай. Яше 64 тә.Әлифәбикә – Әхтәм бай хатыны. Бик симез, гадәти буйлы, ачык чырайлы. Яше 59 да.Әптем – Әхтәм бай углы. Бик матур, тәүфыйклы, бик гакыллы. Яше 24 тә.Әхтәм байларның асрау кызы – яше 13 тә.Хәйри – Әхтәм бай кучеры. Зур сакаллы, озын мыеклы. Яше 55 тә. Пьеса төзелешеПәрдә ачылыр. Күренеше бер иске йорт. Түшәме бик тәбәнәк. Йортның эчендә бер иске кисмәк янә бер калайлап бетергән табак. Янә стенада бер шүрлек, ул шүрлектә ничә төрле иске кораллар. Янә йортның уң тарафында бер иске карават. Ул караватта утыра бер хатын, исеме-Сәлимә. Ул хатынның бер генә кызы бар, исеме-Хәлимә. Йорт хуҗасының исеме-Мирза. Сәлимә хатын идән себерә, Хәлимә иске күлмәк кигән. Шул күлмәгенең ертыгын ямап караватта утырган Хәлимәнең инәсе сынар да. (Хәлимә әйтә моңаеп): Вы можете использовать данное оформление для создания своих презентаций, но в своей презентации вы должны указать источник шаблона: Ранько Елена Алексеевна учитель начальных классов МАОУ лицей №21 г. ИвановоСайт: http://elenaranko.ucoz.ru/ http://www.bg2001.ru/upload/iblock/616/4034-7.jpgграмота (для создания рамки)http://lenagold.narod.ru/fon/clipart/s/svit/svitolk101.pngперо, чернильница, бумагаhttp://megasklad.ru/data/photoes/s194064.jpgручка - 1http://www.segment.ru/img_hits/4946015_1_small.jpgручка - 2Интернет – ресурсы: