Юл ?лифбасы — интегральл?штерелг?н эшч?нлекне? эшк?ртм?се


Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Вәрәшбаш авылы “Аккош” балалар бакчасы
Ел тәрбиячесе- 2016 конкурсында күрсәтелгән интегральләштерелгән эшчәнлекнең эшкәртмәсе
(зурлар төркеме)
Әзерләде: “Аккош” балалар бакчасы
Тәрбиячесе Хатипова Г.М.
2016 ел
Программа үтәлешендә белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.
Балалар эшчәнлегенең төрләре: уен, коммуникатив, тәҗрибә аша танып-белү, хәрәкәт эшчәнлеге.
Максат: Геометрик фигуралар турында булган белемләләрен баету; 10га кадәр санау күнекмәләрен ныгыту, 5кә кадәр тәртип буенча санауны ныгыту; логик фикерләүләрен үстерү, математика фәненә кызыксынучанлыкларын тәрбияләү; балаларның юлда, урамда, транспортта үз – үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтләрен үстерү; юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү. ; бер-береңә ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Җиһәзлар: ноутбук. Экран, проектор, юл йөрү билгеләре, күрсәтмә материаллар, тылсымлы каробка, шарлар, шешә, уксус, сода, йомгак.
Эшчәнлек барышы
Оештыру. Балаларны кызыксындыру.
( Тәрбияче кергәндә йомгак тәгәрәтеп җибәрә)
Тәрбияче: Балалар, тәгәри китте йомгагым, күрмәдәгезме балалар кайда тәгәрәгәнен? (Балалар йомгакны алып бирәләр). Мин сезгә гүзәл Вәрәш- Баш авылыннан шушы йомгак артыннан килдем. Ләкин ул бердә гади йомгак, килгәндә ул барлык юл йөрү билгеләренә туктап, барлык чатларда туктап алардан нәрсәдәр күзәтеп килде. Әйдәгез әле, балалар аныә безгә нинди яңалыклар алып килгәнен белер өчен бер уен уйнап алабыз. Тиз генә түгәрәкләнеп бастык һәм чүгәләдек. Уен “Сорау-җавап” дип атала. Мин сезгә чиратлап һәрберегезгә сорау биреп йомгакны атам, ә сез йомгакнын җебен тотып калып, сорауга җавап биреп, аны миңа кире атыгыз.
Уен өчен сораулар:
Юлдан җәяүләп барганда син кем буласың? (Җәяүле)
Машинага утырып барганда кем буласын? (Пассажир)
Автобус. Троллейбус, трамвайлар туктый торган махсус урын ничек атала? (Тукталыш)
Җәяүлеләргә юл аша чыгарга нәрсә ярдәм итә? (Зебра)
Юлларда хәрәкәтне көйләп, көн-төн янып торучы ул... (Светофор)
Җәяүлеләр өчен махсус юл ничек атала? (Тротуар)
Автотранспортларның ял итү урыны ничек атала? (Гараж)
Светофорларның төсләре нинди?(Кызыл, сары, яшел)
Хәрәкәтне көйләүче полиция хезмәткәре ничек атала? (Регулеровщик)
Юл билгеләре нинди төоләргә бүленә? (Кисәтүче, күрсәтүче, тыючы)
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безнең йомгагыбызның юллары нәрсәгә ошады сон? (Балаларның җаваплары). Ә мин кояш нурларына ошатам. Карагыз әле, безнең кояш нурларыбыз ике төсле бит, әйдәгез шул төсләргә аерылып ике төркемгә бүленеп басабыз. (Кояш нурлары сары һәм кызыл төсләрдән тора балалар шул төсләргә карап ике төркемгә бүленеп басалар.
Төркемнәрдә эш
Тәрбияче: Мин хәзер һәр төркемгә дә юл билгеләре төшерелгән кәгазъ бирәм, сез бергәләп карагыз, монда безнең бер артык билге бар. Уйлагыз: кайсысы микән ул һәм ул ни өчен артык. (Балалар төркемнәрдә эшлиләр, аннары һәр төркемнән бер бала җавап бирә. Кайсы билге артык һәм ни өчен артык икәнен дә әйтергә тиеш булалар)
Санау күнекмәләрен ныгыту
Тәрбияче: Балалар, хәзер экранга игътибар итәбез. Безнең каршыбызда нәрсәләр ясалган.
Балалар: (Юл йорү билгеләре)
Тәрбияче: Әйдәгез әле, санап карыйк әле, ничә юл йөрү билгесе бар микән безнең каршыбызда? ( Бер-ике бала дөрес итеп санап күрсәтә: 1,2,3, .....10 һәм барысы бергә 10 билге. Әгәр дөрес булмаса тәрбияче ярдәм сорап башка балаларга мөрәҗәгать итә)
Тәрбияче: Балалар, игътибар белән карагыз әле, безнең юл йөрү билгеләребез нинди фигураларга ошаганнар?
Балалар: геометрик фигураларга.
Тәрбияче: Ә нинди геометрик фигуралар бар безнең монда? (Балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Молодцы, балалар, әйтегез әле 3нче булып безнең нинди геометрик фигура тора, ә 5нче булып? 1нче булып нинди билге? (Балаларның җаваплары.)
Тылсымлы каробка белән эш
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле минем кулга. Мин сезгә нинди матур коробка да алып килдем! Матурмы? Ләкин ул гади каробка түгел, ул тылсымлы каробка. Аны ачыр өчен безгә руссча бер санамыш әйтергә кирәк булачак. Сез әзерме?
Балалар: Әйе
Тәрбияче: Сез менә бу сынамышны беләсезме:
Раз, два, четыри, пять-
Вышел зайчик погулять.
Вдруг охотник выбегает,
Прямо в зайчика встреляет.
Пиф-паф – не попал.
Быстро зайчик убежал.
Раз, два, три, четыри, пять-
Открывайся, коробка, ты опять. ( Балалар санамышны тәрбияче белән бергә кабатлыйлар)
Тәрбияче: Карагыз әле балалар, каробкада ниләр бар.
Балалар: Юл йөрү билгеләре.
Уен уйнау “ Татарчасын да яхшы бел, руссчасын да яхшы бел”
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән, шушы билгеләр ярдәмендә, бер уен уйнап алабыз. Ул “Татарчасын да яхшы бел, руссчасын да яхшы бел” дип атала. Мин сезгә юл йөрү билгеләре күрсәтәм, ә сез миңа аның нинди геометрик фигура икәнен әйтерсез, аннары билгенең татарча һәм руссча исемен әйтерсез. Мәсәлән: бу билге түгәрәк формасында, татарча машиналарга керү тыела була, ә руссча въезд запрещен. ( шулай итеп тәрбияче һәр төркемгә билгеләр күрсәтеп чыга).
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, молодцы. Юл йөрү билгеләрен бик яхшы беләсез икән.
Светофор турында белемнәрне киңәйтү
Тәбияче: Балалар, мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм әле, кайсыгыз беренче булып җавап бирер микән:
Янып тора өч күзе
Әйтеп тора өч сүзне:
-Кузгалма! - ди кызыл күз,
-Сабыр! - ди сары күз,
- Ярый! – ди яшел күзе.
Без дә аңа карыйбыз,
Күзебезне дә алмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз.
Нәрсә икән бу, балалар? Кайсыгыз әйтә? (балаларның җаваплары)
Ә светофорның ничә төсе бар?
Ә светофор ул нинди төсләрдән тора? (Кызыл, сары, яшел)
Ә кызыл төсе безгә нәрсә турында сөйли? (Балаларның җаваплары)
Ә сары төсе нәрсә сөйли? ( Балаларның җаваплары)
Яшел төсе нәрсә әйтә? (Балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Молодцы, балалар! Ә менә без хәзер без бергәләп шарлардан светофор ясарбыз. Әйдәгез әле өстәлләр янына якынрак килегез. (Тәрбияче өстәлгә өч шешә куя, шешәләргә шар кигертелгән. Ул өч баланы чакырып шарларны өскә күтәрергә куша. Шарларны күтәргәч шарлар кабара).
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, нинди матур светофор утлары кабынды.
Йомгаклау
Тәрбияче: Балалар, мин әнә теге почмакта кәп итеп шарлар кабартык килдем. Хәзер һәрберегез йөгереп кенә барып өч шар алып килергә тиеш буласыз, шарларыгыәның берсе кызыл, берсе сары, берсе яшел булсын. Әйдәгез, йөгердек. ( Балалар шарлар алып килеп тезелеп басалар.
Тәрбияче: Балалар, молодцы. Әйдәгез матур итеп бер рәткә тезелеп басыгыз әле. Ә хәзер шарлар белән уйнап алабыз. Әгәрдә сезгә бүгенге эшчәнлек ошаган булса кызыл төсен өскә күтәрегез, әгәр бик ошап бетмәсә сары төсен күтәрегеә, әгәр дә инде гел оәамаган булса яшел төсен күтәрегез. (Балалар шарларны күтәрәләр)
Тәрбияче: Ә мин бүген сезнең эшегезгз кызыл төсне күтәрәм. Сез бүген җик актив булдыгыз, тырышып җавап бирдегез, молодцы. Ә шарларны мин сезгә бүләккә дип алып килдем. Үзегез дә уйнагыз, группагызда калган иптәшләрегез белән дә бүлешегез. Рәхмәт сезгә!