6 нчы сыйныфтатар т?ркемн?ренд? 3 нче чирек ?чен татар теленн?н контроль эш


3 нче чирек өчен контроль эш. ( 6 нчы сыйныф, татар төркеме.)

I. Тест сорауларына җавап бирегез.
1.Алмашлыкларның төркемчәләре ничәү?
1)5;
2)6;
3)7.
2.Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?
1)төрләнә;
2)төрләнми;
3)кайберләре төрләнә.
3. Алмашлыклар нинди җөмлә кисәге булып килә?
1)баш кисәкләр генә;
2)иярчен кисәкләр генә;
3)төрле җөмлә кисәкләре.
4. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.
1) әллә кем, ниндидер, әллә нәрсә;
2) ни, кая, кайда;
3) беркем, һичнәрсә, һичкем.
5. Тартым алмашлыкларын билгеләгез.
1)минеке, синеке, аныкы;
2)минем, синең, аның;
3)мин, син, ул.
6. Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез.
1) ул, бу, шул;
2) алай, болай, тегеләй;
3) һәммә, үз, барлык.
7. Юклык алмашлыкларын билгеләгез.
1) беркем, һичкем, беркая;
2) әллә ни, кемдер, әллә кая;
3) үз, бөтен, һәр.
8. Күрсәтү алмашлыкларын  билгеләгез.
1) үз, һәркем, һәрнәрсә;
2) ул, без, мин;
3) шул, бу, андый.
9. Зат алмашлыкларын билгеләгез.
1) әллә нәрсәне, кемгәдер;
2) минем, аның, сезгә;
3) берничә, беркем, бернәрсә.
10. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез.
1) берничә, нәрсәгездер, әллә ничек;
2) беркем, бернәрсә, һичничек;3) бар,барлык,бөтен.
11. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.
Мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, яшьләрчә, үзенчә.
1) вакыт рәвешләре;
2) охшату-чагыштыру рәвешләре;
3) саф рәвешләр.
12. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.
Салмак, әкрен, тиз, җәяү, кинәт, аягүрә, яланаяк, ашык-пошык.
1) саф рәвешләр;
2) урын рәвешләре;
3) сәбәп-максат рәвешләре
13.Саннарны.цифрлар белән яз.
Мең,сиксән җиде,алты йөз алтмыш җиде,бер мең биш йөз туксан.
14.Сан сүз төркеменең сорауларын тап.
1)Ничә? Күпме? Никадәр?
2)Нәрсә? Кем?
3)Нинди? Кайсы?
15.Микъдар саннарын тап.
1)Биш,сигез, ике йөз алтмыш биш.
2)Дүртенче, җитмеш бишенче, йөз алтмыш алтынчы
3)Икешәр, тугызар. Унбишәр
II.Текстны укыгыз, бирмнәрне үтәгез
Туган тел.
1)Һәр милләт кешесенең үз туган теле бар. 2)Ул беренче сүзен шушы телдә әйтә. 3)Әнисе һәм әтисе аңа шул телдә эндәшәләр. 4)Әнисе ана телендә бишек җыры җырлый.5) Дәү әнисе әкиятләр сөйли.6)Шуңа күрә дә ул телне туган тел диләр. 7)Кеше иң матур сүзләрне шушы телдә ишетә һәм әйтә.8)Безнең туган телебез- татар теле. 9)Туган телеңне өйрәнү, үзе зур бәхет ул.
16. 1, 2 нче җөмләләрдән алмашлыкларны язып алыгыз.
17. 9 нчы җөмләдән сыйфатны язып ал.
18. 4 нче җөмләдән ия белән хәбәрне язып алыгыз.
19. 2 нче җөмләдән санны язып ал.
20. 7 нче җөмләдән күплек сандагы исемне язып алыгыз.