Уен: “Кем тизр?к ”?кият” курчак театрына барып ?ит??” (6-7 яшьлекл?р ?чен)


Уен: “Кем тизрәк ”Әкият” курчак театрына барып җитә?”
Авторы: тәрбияче Шарафиева Лилия ФаизовнаМаксат: Микрорайон картасында ориентлашырга өйрәтүне дәвам итү. Күзәтүчәнлекне, ихтибарлылыкны, тиз фикерли белүне, уен кагыйдәсен саклап, кечкенә төркемнәрдә уйный белүләрен үстерү. Юл билгеләрен ныгыту.
Материал: микрорайон картасы ясалган уен кыры, юл билгеләре, җәяүлеләр фигурасы, кубик (яшел, сары, кызыл түгәрәкләр ябыштырылган).
Уен кагыйдәсе: уенда 3 бала катнаша ала. Уенчылар берәр җәяүле фигурасы алалар. Һәрберсе үзенең фигурасын “Старт” түгәрәгенә куялар. Санагыч ярдәмендә уенны башлаучыны билгелиләр. Уенны башлаучы кубикны ыргыта, әгәр яшел чыкса-бер йөреш алга ясый, әгәр сары чыкса-урында кала, әгәркызыл чыкса-бер йөреш артка ясый. Уенчылар йөреш ясаганда юл буенча тиешле юл билгеләрен куярга тиешләр. “Әкият” курчак театрына тизрәк барып җитүче һәм юл билгеләрен дөрес куючы җиңүче була.
 
2294590290115951722803222484120748792024841207487920