?д?бияттан д?рес эшк?ртм?се. Кеше булу кыен т?гел, кешелекле булу кыен (8 сыйныф)


Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы
Алабуга шәһәре
Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
9нчы урта гомуми белем мәктәбе
Тема: “Кеше булу кыен түгел,
Кешелекле булу кыен”
(Сингапур структурасына һәм Ризаэтдин Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” дигән хезмәтенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе.)
Максат:
1.Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу.
2. Балаларда милли үзаң, халкыбызның бөек улларына ихтирам тәрбияләү.
3. Укучыларда кешелеклелек,шәфкатьлелек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.
Материал:
“Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабы(Казан, “Дом печати”, 2001нче ел),
“Мәгариф” журналлары тупланмасы (1999нчы ел, №3,4,6,9,10,11)
В.Казыйханов “Әхлак дәресләре” (Яр Чаллы, 1998нче ел)
Җиһазлау: компьютер, видеопроектор, музыка тыңлау өчен колонкалар,“Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабыннан алынган нәсыйхәтләр язылган карточкалар, видеоязмалар (Азат Фазлыев башкаруында “Картлар йорты” җыры, Ш.Хәсәновның “Әни килде” әсәре буенча куелган спектакльдән өзек, режиссёрлар Е. Абызов, С. Андреасян, А. Бадоев төшергән “Әниләр” фильмыннан өзек),төркемнәрдә эшләр өчен МЭНЭДЖ МЭТ таблицасы, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ясау өчен А4 кәгазе, төсле маркерлар.
Өстәлләр төркемнәрдә 4әр укучы эшләрлек итеп әзерләп куела.
Укучыларга төрле төстәге кәгазьләргә Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре язылган карточкалар таратыла.
№1. И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезне тәрбияләп үстерү өчен авыр һәм мәшәкатьле хезмәт итәләр. Алар һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып, сезнең иминлегегез өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып, үзләренә дә кайтарыгыз. Көчегез килгәнчә, аларга чын күңелдән һәм хөрмәт күрсәтегез.
№2. Ата-аналарыгыз киләчәктә сезне хөрмәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Инде сез дә мондый изгелекләргә каршы явызлык кылучылар булмагыз. Аларның үгет-нәсыйхәтләрен куркып һәм өркеп түгел, бәлки, яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен сездән күбрәк беләләр.
№3. Кешенең итагатьле булуы – аның күңеле яхшы һәм саф булуында. Сезгә иң якын кешеләрегез – алар ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез.
№4. Ата-аналарның тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз.
№5. Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.
№6. Ата-анасы картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.
№7. Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш.
№8. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне — юк.
Дәрес барышы:
Дәресне оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)
Исәнләшү. (МЭНЭДЖ МЭТ, укучылар башта иңгә - иң партнерлар белән, соңыннан йөзгә – йөз партнерлар белән исәнләшәләр. Сүзләр экранда чыга.)
Сәлам, дустым. (Кулларны кысышу)
Хәлләр ничек? (Җиңелчә генә җилкә кырыена кагу)
Мин сагындым! (Кулны күкрәккә кую)
Син килдең? (Кулларны җәю)
Мин бик шат. (кочаклашу, кул кысышу)
Дәрестә утыру кагыйдәләре белән танышу.
Укучылар, дәрестә утыру, эшләү кагыйдәләре белән танышыйк. Ул кагыйдәләрне мин бөек галимебез Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан алдым. Сезнең өстәлләрдә конвертлар, анда сүзләр бирелгән, сез шул сүзләрдән кагыйдәләр төзергә тиеш буласыз. (Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Кагыйдәне төзегән төркем чиратлашып кычкырып укый,бу кагыйдәләр экранда чыга)
Кагыйдәләр:
Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыр.
Дәрескә күңел сал.
Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.
Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
Дәреснең эпиграфы белән танышу.(Эпиграф экранда, укытучы кычкырып укый)
Кеше булып яшим дисәң,
Син бул кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
(Ф.Яруллин “Яхшы бул”)
- Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?(Кешелеклелек, шәфкатьлелек, игелеклелек) Кеше һәрвакытта зур хәрефтән языла торган Кеше булырга тиеш. Р.Фәхреддин “Кешеләргә изгелек, яхшылык кылу, ярдәм итү, явызлыкларга изгелек белән каршы кылу, сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү кирәк” – дигән.
4. Уку мәсьәләсен кую. (Экранда видеоязма, Азат Фазлыев башкаруында “Картлар йорты” җыры, укытучы хикәяне укый, укучыларга таратылган)
Бу йорт шәһәрнең кеше сирәк яши торган районында урнашкан. Анда яшәүчеләр илнең төрле почмакларыннан җыелган карт-коры...
Картлар йортын табу әллә ни кыен түгел. Автобустан төшкәч, уң якка тар гына сукмак китә. Бу йортның тәрәзәләре тонык, ниндидер салкынлык бөркелә кебек алардан...
Картларның ихатадагы иң яраткан урыны – асфальт белән шәһәр урамыннан килгән сукмак тоташкан чат. Күз карашларын автобуслар йөргән якка юнәлтеп, озак-озак карап торалар алар. Кемнәрнедер өзелеп-өзелеп көтәләр алар...
Әнә сукмакта уң кулына зур төенчек тоткан әбине җитәкләгән чибәр генә ханым күренде. Әбине ул чын мәгънәсендә сөйрәп алып килә.Карчык: “Балакаем, әкренрәк булмыймы, тыным кыса”, - әйтеп карый караулыкка, ләкин тегенең талканы коры:
Миңа кичке алтыда Алеша янында булырга кирәк. Аның бер другының день рождениесенә өлгерәсебез бар.
Әби, ары таба сүз куертуның файдасы юклыгын аңлап, ханымнан калмаска тырыша.
Йортның күтәрмәсенә аяк баскач, ханымның йөзе яктырып киткәндәй булды. Ул шатлыгыннан: “Слава богу, наконец, килеп тә җиттек”, - дип кычкырып ук җибәрде...
Аларны 50 яшьләр тирәсендәге, юантык гәүдәле ир каршы алды. Ханым кул сумкасыннан газетага чорналган бер төргәк чыгарды һәм директор алдына китереп салды. Директор:
Ханым, Мәрфуга әби сезнең кемегез була?,- дип сорады.
Кем булсын, мамам була, - диде бер дә исе китмәгән кыяфәттә.
Әниегезне озакка китердегезме?, - диде директор ирония катыш, ханымга каш арасыннан гына күз ташлап.
Эш миннән тормый, она сама захотела.
Әйе,әйе, - диде әби, кызының җавабын куатләп, - балаларым иркенләп яшәсен дип килдем...
Ханым бүлмәдән чыгып киткәч, директор әби каршына килеп басты да:
Әни кеше, чын дөресен генә әйтегез әле, сез бирегә үз теләгегез белән килдегезме?- дип сорады.
Кайдан андый теләк булсын инде, балам. Бабагыз үлгәч, кызым кияве белән безнең йортка күчеп кайтты. Шул көннән миңа тынычлык бетте.
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
(ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН структурасы, бирелгән сорауларга һәр укучы үзенең җавабын яза, чиратлап җавапларны әйтәләр, фикерләшәләр, 1нче номерлы партнер команданың җавабын әйтә)
Әби кызының нинди кыланышларына түзә алмаган? Боларның барысын бер сүз белән ничек әйтеп була. (дорфа сүзләренә, кимсетүләренә, рәнҗетүенә. Бу кешелексезлек, шәфкатьсезлек була)
Нәрсә ул шәфкать? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата? (Кызгану, мәрхәмәт. Яхшы, киң күңеллелек, ярдәмчел булу, игелекле булу)
Сезнең төркемнең әбинең кызына карата мөнәсәбәте. (Без әниләрне картайган көннәрендә картлар йортына илтергә тиеш түгел. Аларны соңгы көннәренә кадәр тәрбияләргә тиеш)
Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре белән эш.
(СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы. Укучылар үзләре сайлап алган нәсыйхәтне командада бер-берсенә укыйлар, фикерләшәләр, бер укучы җавап бирә)
Сезнең алда Р.Фәхреддиннең балаларга язган үгет-нәсыйхәтләре бар. Шул нәсыйхәтләр арасыннан хикәягә туры килгәнен табарга. 3нче номерлы партнер укый.
(№5. Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.
№6. Ата-анасы картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу - әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.
№7. Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш.
№8. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне — юк.)
Әниләрне кадерләп, хөрмәтләп, үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Укылган әдәби әсәрдәге гыйбрәтле мисал безне шуңа инандыра. Бу проблема
Ш.Хәсәновның “Әни килде” әсәрендә дә күрсәтелә. Хәзер бу әсәр буенча куелган спектакльдән өзек карап китәрбез.
7. Ш.Хәсәновның “Әни килде” әсәре буенча куелган спектакльдән өзек карау.
- Укучылар, “Әни килде” (“Әниемнең ак күлмәге”) драмасы –үз чорында илнең кырыктан артык театры сәхнәсендә уңыш белән барган әсәр һәм ул бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәлә – ана белән балалар мөнәсәбәте. Ана балаларын үстергән, тәрбияләгән. Ә аларның авыру аналарын карарга вакытлары, теләкләре юк. Алар һәрберсе нинди дә булса сәбәп таба. Ә ана бит картайган, авырган көннәремдә мине балаларым ташламас дип өметләнә. Ул баласының гомере өчен үз сәламәтлеген дә жәлләми. Табиб баланы коткарып булмый дигәч тә, ана өметен өзми, баласының исән каласына өметләнә, ышана.
8. Режиссёрлар Е. Абызов, С. Андреасян, А. Бадоев төшергән “Әниләр” фильмыннан өзек карау.
- Тормышта төрле кешеләр бар, үз аналарын хөрмәт итеп, аларга һәрвакыт ярдәм итүчеләр бар. Әниләребез исән чакта аларга карата шәфкатьле, кешелекле булыйк. Бу видеоязмадагы героебыз кебек соңыннан үкенергә калмасын. Бакыйлыкка киткәч аларның каберләрен онытмыйк. Юкка гына, исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел димиләр.
9. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР төзү.
- Төркемнәрдә эшлибез. (Бер төркем бер модель эшли) Өстәлдәге ак битләрне алабыз,2гә,аннан тагы 2гә бөклибез,йомык почмагын бөклибез.Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны ручка белән кабатлап чыгабыз. Уртага “Кешелеклелек” дип язабыз. Экранда күрсәтелгән сорауларга, бергә киңәшләшеп җаваплпр язасыз. Җаваплар кыска һәм төгәл булырга тиеш. 3 минут вакыт бирелә. Соңыннан 4нче номерлы партнер команда төзегән модельне яклый.

Кешелеклелек сүзенә синонимнар языгыз.
Кешелекле булу нәрсәне аңлата?


кешелеклелек

Р.Фәхреддиннең үзегезгә тормыш кагыйдәсе булырлык нәсыйхәтен языгыз.
Кешелеклелек сыйфатлары нәрсәләрдә һәм кайларда чагыла?


10. Дәресне йомгаклау.
- Бүген дәрестә сүз нәрсә турында барды? (яхшы холык, әдәплелек, ...)
- Әйе, укучылар, һәр кешедә бу сыйфатлар булырга тиеш. Укылган хикәядән, каралган видеоязмалардан чыгып без мондый нәтиҗә ясый алабыз:
игелекле, кешелекле булырга;
якын кешеләребезне рәнҗетмәскә;
әти-әниләребезгә карата игътибарлы, миһербанлы булырга.
Димәк, әти-әниләребез безгә нинди яхшылык эшләсә, без дә аларга картайган көннәрендә шундый кадер-хөрмәт күрсәтергә тиешбез. Коръән аятендә дә болай язылган бит: (Исра – 23,24) “Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр аларның берәрсе яки икесе дә синең яныңда ирешсәләр, син аларга “уф” дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: “Ий, Раббым, алар мине бала вакытымда ничек рәхим-шәфкатьлелек белән тәрбияләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!”
Бүгенге дәресемне Мөхәмәтдин Закировның “Балага” шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул.
Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул!
Ихтирам ит олыларны, кечеләрне.
Яшьтән өйрән яратырга кешеләрне.
Очрашканда исәнләш син - телең калмас,
Сәламеңне алмаса тик надан алмас.
Ата-ана хакын хакла, тел тидермә,
Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдермә.
Олыларның фарыз , балам, күңелен күрмәк,
Ярдәм итеп өйләренә барып йөрмәк.
Тәртибеңдә, укуыңда булса үрнәк,
Үзеңә дә бик тиз килер кадер-хөрмәт.
Дәрес тәмам, барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим.