Эссе учителя татарского языка Кы?гыраулы яшел гармун


Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун” шигыре буенча уйлану-тәэсоратлар.
Җирдә тормыш хакына.
Яз. Госпиталь. Яралы сугышчылар. Фазыл. Авыр халәт: “Үксеп ылыйсы килә”. Газаплардан, яралардан, сугышлардан арынасы килә. Күкрәк читлеге шуңардан кысыла. Иркен итеп тын аласы да матур дөньяларга сокланып кына яшисе иде бит. Ләкин әле сугыш тәмам түгел. Яраларны төзәтеп, сафка басасы, данлы сугышта ахыргача сугышасы бар. Күпме корбан сорар сугыш? Күрешүләр насыйп булырмы? Шик тә керми түгел күңелгә. Фазыл исә искәртеп куюны хуп күрә: үлә калсам, минем кебекне сөярсең, ди.
Мең сорау вә мең газап. Ләкин сугышчының төшенкелеккә бирелергә хакы юк. Елау егет кеше эше түгел. Үзеңдә көч табарга, сафка басарга, дошманны оясында дөмектерергә кирәк. Күңелгә исә җыр кирәк, җанны шик –шөбһәләрдән арындырырга кирәк. Аңа дәрт, дәрман, рух күтәренкелеге кирәк! Монда галереялар, театрлар, мәшһүр скульптуралар да юк. Җан җыр сорый. Яшим дигән җан җыр сорый. Җыр коткара күңелне! “Ярсып җырлыйсы килә! – ди Фазыл.
Күңел кичерешләрен шагыйрь бик кыска юлларда, ләкин үтемле итеп бирә. “Үксеп елыйсы килә” , “Ярсып җырлыйсы килә” , -ди Фазыл.Тирән сулыш аласы килү дә шигырьдә кабатлана. Бу физик халәт киеренкелектән килә. Моны билгеләгән шагыйрь бик сизгер һәм игътибарлы да.
Ни өчен яз, ни өчен яшел гармун, яшел вагон, пәрдәләр ни өчен ал, йолдызлар алтын, гармун кыңгыраулары көмеш? Ни өчен зәңгәр күк, зәңгәр күлмәк? Шагыйрь төсләр белән бик оста эш итә. Бу төсләр барысы да яшәеш, гүзәллек, тынычлык билгеләре булып тора. Сугыш, яралылар булса да, без кан төсе дә, кара-караңгы-соры төсләр дә күрмибез. Күзләрне дә шагыйрь кара дими, “шомыртлар кебек” , ди.
Хәрби госпиталь. Яралылар. Сугыш әле тынмаган. Алда данлы көрәш көтә. Ләкин Фатих Кәрим гармун моңын, ямьле кичләрне, саф мәхәббәтне, матур кызларны, гүзәл күренешле кичләрне сурәтли, аларны шактый калку да итә (алтын йолдызлар, мәсәлән).Очраклымы бу?
Сугыш, кан кою түгел, тереклек, тормыш тантана итәргә тиеш җирдә. Парлар кавышырга, сабыйлар туарга, тормыш дәвам итәргә тиеш. Кыңгырау моңы шуңа чакыра, шуны сөйли түгелме? Яшел гармун, гармун, саратский яшел гармун дип тә аталмаган бу әсәр.Кыңгыраулы гармун. Шул кыңгырау бит инде күңелнең иң нечкә кылларына кагылырга тиеш. Һич тә очраклы түгел кыңгыраулы гармун. Ә шигырь үзе дә бит шулкадәр кыңгырау моңына якын, җырга әвереләм дип кенә тора, әйтерсең лә челтер-челтер чишмә агыла, моң чишмәсе. “Әллә нишләтә күңелне” кыңгыраулы гармун моңы. Шул моң сугышчыларның йөрәгенә агыла, ямьле айлы кичләрне , сөйгән ярларны, туган-ускән якларны, туган тупса, туган туфракны искә төшерә. Шул моң батырларны тормышка , яшәешкә өнди. Җирдә тормыш хакына изге көрәш, данлы сугышка омтыла Фазыл да.
Минемчә, шигырь сугыш чоры әсәре булса да , ул яшәү, мәхәббәт, сөю, батырлык, рухи батырлык турында. Күпме матурлык, күпме батырлык бу әсәрдә! Сез минем белән килешәсезме?
Кунаккол төп гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Илгиз Сәйфулла улы Фазуллин