Конспект внеурочной работы Юл й?р? билгел?ре бик кир?к.



Юл йөрү билгеләре бик кирәк.
(Зурлар төркеме өчен бәйрәм иртәсе)
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Пәрдәдә “Юлда йөрсәң бул өлгер” дигән язу. Стенада светофор рәсеме һәм ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләре буенча ясалган рәсемнәре эленгән. Идәнгә дә юл билгеләре бастырып куелган. Себеркесенә атланып Убырлы керә. Сөйләнеп йөри, кулында сумка.
Убырлы. Яшим урман аланында
Үз җаем белән генә.
Күрергә дип кешеләрне,
Шәһәргә килдем менә.
Исемем минем Убырлы,
Барыгызда беләсез.
Син Убырлы акылсыз дип
Сез бит миннән көләсез.
Сезнең тормышны күрим дә
Акыллыга әйләним.
Себеркегә атланып,
Урамнарны әйләним.
-Менә шәһәргә килеп төштем әле, себеркемә атланып. Акылга килгән бу дип
уйлыйсызмы? Ю-ю-ю-к! Мин барыбер үземнекен эшләп тик йөрим. Менә
монда да , хаттә милициядән дә куркып тормадым. Өстәлендәге сумкасын
булса да урлап качтым әле. Яле, ниләр бар икән монда? (Актара, юл билгелә-
рен ала.) Карале, кара, монда ниндидер матур сурәтләр бар икән. Туктале...
Урам тулы бит бу рәсемнәр. Хәзер кызык итим әле мин боларны. Сихерлим дә , дөресрәге, бу сурәтләрне үземнекеләргә алыштырам. (Сумкадагы рәсем-
нәр белән алыштыра да, чыгып китә.) (Тәрбияче белән балалар керә).
Тәрбияче. –Балалар, без сезнең белән шөгыльдә юл билгеләрен өйрәнгән идек. Беләсез инде безнең авыл урамнарында юл билгеләре юк. Шул юл бил- геләрен танып белергә һәм ныгыту өчен шәһәргә килдек. Әйдәгез, уйлап карыйк әле мин сезгә табышмак әйтәм.
Барам, барам
Очы юк.
-Нәрсә ул?
Балалар.-Юл.
Тәрбияче.-Дөрес. Урамда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен нәрсәне белергә кирәк?
Балалар. -Юл йөрү кагыйдәләрен.
Самат. Безнең әти-әниләр
Бик борчылмасын өчен.
Машинада шофёр абый
Тынычлап барсын өчен.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк.
Онытмыйча үтәргә,
Өйрәнергә бик кирәк.
Элина. Юлда йөрү кагыйдәсен
Онытырга ярамый.
Юлны аркылы чыкмагыз.
Светофорга карамый.
Машина юлыннан җәяү
Йөрү бик тә куркыныч.
Тротуардан бардың исә.
Бер кайгың юк, бул тыныч.
Тәрбияче. -Әйе, балалар! Сез бик дөрес әйтәсез. Ягез, мин сезгә хәзер табышмак әйтәм.
Юл чатында тора батыр,
Күзләре төрле-төрле.
Берсен йома, берсен ача-
Аны белә һәр кеше.
Балалар.-Светофор.
Тәрбияче. -Дөрес, балалар. Әнә, карагыз әле, сезнең алда светофор.
Светофор. -Исәнмесез, балалар.
Балалар. - Исәнмесез.
Светофор. - Мине таныйсызмы?
Балалар. -Әйе.
Светофор. Мин-светофор.
Һәр баланы күзәтәм.
Юлны аркылы чыгарга,
Юл йөрергә өйрәтәм.
Кызыл утымны яндырсам.
Туктап кал син, ашыкма!
Юлда барын машиналар
Үтеп китсен барсы да.
Сары утымны яндырсам,
Игътибарлы, әзер бул!
Хәзер яшел утым яна-
Юл ачык, дигән сүз ул.
Яшел ут янганда гына
Чыгарга кирәк юлны.
Исән- сау йөрегез диеп
Озатып калам сезне.
Светофор.-Минем турыда җыр да бар әле.
“Помидор-светофор”(Ш.Галиев шигыре, Г.Нуриев көе).
Помидор-светофор,
Ямь-яшел алдымда.
Су сибим, йомшартыйм,
Мин барыйм янына!
Помидор-светофор,
Саргая кай ара.
Бераз көт, түз диеп,
Әйтерсең, шаяра.
Помидор-светофор,
Син пештең кызарып,
Туктыйм да сокланам,
Китә алмыйм, кузгалып!..
Тәрбияче. -Без дә балалар белән синең турыда шигырьләр өйрәндек. Ягез, кем сөйләп күрсәтә?
Азат. Кызыл утка каршы барма!
Ул бит сине кисәтә.
Яшел утын яндырып
Ачык юлны күрсәтә.
Велосипедка атланып,
Олы юлга чыкмагыз.
Үсеп җиткәч тә йөрерсез,
Әлегә ашыкмагыз.
Алсу. Яңгырларда, бураннарда,
Хәтәр җилләр искәндә.
Басып тора светофор.
Аның сүзләрен һәрчак
Истә тотып йөрегез.
Өегезгә һәрберегез
Исән кайтып керегез.
(Убырлы керә. Башы бәйләнгән.) Убырлы. -Күпме әйттеләр миңа явызлык кылуым җүнлегә илтми дип. Менә бит үз явызлыгым белән мондагы рәсемнәрне алыштырдым да, үзем машина астына барып кердем . Бүлнистә башымны бәйләделәр дә чыгарып җибәрделәр. Әле җитмәсә теге сумканы үзенеке икәнен таныды, юл чатында торучы милиция.(Убырлы кача).
(Сыбызгысын сызгыртып милиция керә.)
Милиция. Яшенле яңгыр яуса да,
Карлы бураннар булса да,
Әче җилләр уласа да,
Урамда дежур торам.
Үтә трактор гүләп,
“Москвич”, “КамАЗ”, “ЗИЛ”ларга
Дөрес юлны күрсәтәм.
Үтә алмый беркем дә,
Мин таякны күрсәтсәм.
Милиционер. -Исәнмесез.
Балалар. -Исәнмесез.
Тәрбияче. -Милиционер абыйның кулындагы таягы нигә кирәк икәнен беләсезме?
Балалар.-Юк.
Тәрбияче. -Ул-машина күп йөри торган урында, аларның хәрәкәтен җайга салып тору өчен кирәк. Милиционер абый барында юл билгеләрен кабатлыйк әле. (Шунда юл билгеләре үзгәрүен күрәләр).
Тәрбияче. -Нишләп бу билгеләр тыючы билгеләргә әйләнгән икән? Кем эше бу?
Милиционер.-Убырлы эше бу. Аны эзләп йөри идем бит. Сезне күргәч, онытып җибәргәнмен., Убырлыны күрмәдегезме? (Юк,- дип җавап бирәләр) . Ярый, сау булыгыз. Убырлыны күрсәгез, миңа хәбәр итәрсез.(Чыгып китә). (Убырлы качып утырган җирендә нәрсәдер төшереп җибәрә, бөтенесе шул якка карый).
Тәрбияче. -Менә бит ул кая качкан? Нишләп башың, кулың бәйләнгән?
Убырлы. -Машина бәрде мине. Туктый дип торам.
Тәрбияче. - Үзең сихерләгәнсең бит. Кире үз хәленә кайтар син аларны. Юк-са бик куркыныч тәмамланачак.
Убырлы.- Мин бит белмәдем аларның юл билгеләре икәнен. Гомердә дә күргәнем юк иде, урманда юк бит алар. Тик менә үз хәленә кайтару өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк.
Тәрбияче. -Безнең балалар бик тапкыр, әйт табышмагыңны.
Убырлы. -Тыңлагыз.
Юлда бик ачыксагыз.
Сезгә ярдәмгә килер
Кайсы билге-
Кем әйтер?
Балалар. -“Ашханә” билгесе.
Убырлы. -Дөрес. Икенчесе:
Ак өчпочмаклы билге
Җәяүлегә киңәшче.
“Кыю атла юл аркылы
Мин булганда, әйдәле!”
Балалар.-“Җәяүле сукмагы” билгесе.
Убырлы. -Дөрес. Өченчесе:
Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап-ак шакмак?
Балалар. -“Юл юк” билгесе.
Убырлы. -Дөрес, балалар. Менә аларның сихере бетте, дөрес юл билгеләренә әйләнделәр.
Тәрбияче. -Син дә тыңла әле безнең балаларның шигырен.
Фирзәр. Як-якка кара,
Нәрсә барын күр.
Машиналарга,
Атларга юл бир!
Ут чыккан кебек
Ашыгып чапма.
Бераз туктап тор
Урам чатында.
Светофорга кара син,
Тора ул сакта.
Чыгарга кирәк юл аша
Яшел ут янган чакта.
Язилә. Бергә булса да.
Ялгыз булса да.
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала.
Хоккей уйнарга
Чыкма син юлга.
Туп тибәргә дә
Ярамый анда.
Тәрбияче. –Без сине милициягә әйтербез дигән идек. Әйдә безнең белән.
Убырлы. –Юк, юк. Мине тотып ябарлар. Мин үз ялгышлыгымны , юл билгеләренең ни өчен кирәген аңладым. Сезнең монда тормыш катлаулы икән. Шуңа күрә мин үз урманыма китәм. Сау булыгыз, балалар.(Чыгып китә)
Балалар. - Сау бул, Убырлы.
Тәрбияче. – Убырлы үзенең ялгышын аңлагач яхшы инде. Яңадан монда килмәс ул. Өйрәнгән юл билгеләрен искә төшереп китик тә , кайтырбыз. (Юл билгеләрен кабатлыйлар) Булдырдыгыз, балалар. Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармыйк. Бүгенге сәяхәтебез тәмам. Әйдәгез,бакчага кайтабыз.

Тәрбияче: Гарифуллина Розалия Риф кызы