Татар ??м алман телл?ренд? хик?я фигыльне? заман формаларын чагыштыру.


Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
Бакый Урманче исемендәге «2 нче гимназия» муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең
югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минязова Алина Фанисовна
Татар һәм алман телләрендә хикәя фигыльнең заман формаларын чагыштыру.
Фигыль,татар телендә дә, алман телендә дә иң катлаулы, иң күләмле, грамматик категорияләргә иң бай булган сүз төркеме. Фигыль билгеле бер вакыт аралыгында процесс буларак башкарылучы эш яки хәл торышны белдерә.
Татар телендә фигыль сүз төркеме буларак түбәндәге морфологик һәм лексик – грамматик категорияләргә хас: наклонение,заман,заман белән тасвирлама торган формалар,модель формалар,барлык һәм юклык юнәлеш,зат,сан,эшнең үтәлү дәрәҗәсен
белдерә торган категория.Һәрбер грамматик категориянең махсус күрсәткечләре бар.Зат категориясенә мөнәсәбәт ягыннан барлык фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз төрләргә бүленәләр.Затланышлы фигыльләргә хикәя,боерык,шарт, теләк фигыльләр,ә затланышсыз фигыльләргә исем,сыйфат, хәл фигыль,инфинитив керә.Заман белән төрләнү хикәя һәм сыйфат фигыльләрдә генә күзәтелә.
Алман телендә фигыль сүз төркеме (das Verb) түбәндәге категорияләргә ия: зат, сан, заман, наклонение; күчемле фигыльләр өч юнәлешкә ия.
Бигрәк тә татар һәм алман телендәге хикәя фигыльнең заман формаларына (der Indikativ) тукталып һәм чагыштырып китәсем килә.
Татар телендә дә,алман телендә дә хикәя фигыль (der Indikativ) эш,хәл,хәрәкәтнең булу – булмавын хикәяләү,хәбәр итү рәвешендә белдергән фигыль.
Татар телендә хикәя фигыльнең өч заманы бар: хәзерге,үткән,киләчәк заманнар. Аларның 9 формасы бар. Хикәя фигыльнең бу формаларын структур яктан 2 төргә бүләләр [5,17 бит ],[1,34 бит]: синтетик (хәзерге заман; категорик үткән заман (билгеле),нәтиҗәле (билгесез) үткән заман; билгеле ( категорик) киләчәк заман, билгесез киләчәк заман) һәм аналитик (тәмамланмаган үткән заман, алдан үткән заман,кабатлаулы үткән заман,киләчәк үткән заман).
Алман телендә хикәя фигыльнең (der Indikativ) 6 заман формасы бар.Шуларның ике гади - Präsens (хәзерге заман),Präteritum (тәмамланмаган үткән заман); дүрт катлаулы - Perfekt (нәтиҗәле үткән заман),Рlusquamperfek (алдан үткән заман), Futurum I (билгесез киләчәк заман), Futurum II (билгеле киләчәк заман) формалары бар.
Алман телендә хикәя фигыльнең (der Indikativ) бик кызыклы үзенчәлеге бар. Хикәя фигыльнең (der Indikativ) өч юнәлеше бар: Aktiv,Passiv,Stativ. Бу юнәлешләр хикәя фигыль (der Indikativ) белән тыгыз бәйләнештә. Алман телендә хикәя фигыль
(der Indikativ) болай бүленә: Indikativ Aktiv,Indikativ Passiv, Indikativ Stativ. Һәм боларның һәрберсе 6 заман формасына ия:
Indikativ Aktiv: Präsens, Präteritum,Perfekt,Plusquamperfekt,Futurum I,Futurum II.
Indikativ Passiv: Präsens Passiv ,Präteritum Passiv,Perfekt Passiv,Plusquamperfekt Passiv, Futurum I Passiv,Futurum II Passiv.
Indikativ Stativ: Präsens Stativ ,Präteritum Stativ.
Aktiv (действительный залог) – ия эшне башкара. Башка юнәлешләр (Passiv, Stativ) белән чагыштырып караганда, Indikativ Aktiv татар теленең хикәя фигыленең заман формалары белән тулысынча тәңгәл килә.
Passiv (страдательный залог) – ия эшне башкармый,киресенчә эш,хәрәкәт иягә юнәлдерелгән. Indikativ Passiv формасы татар телендә гомумән юк. Шуңа күрә бу форманың ясалышына тукталмыйбыз.
Aktiv формасыннан аермалы буларак Passiv формасында иягә эш башкару юнәлдерелгән,башкаручы зат яки предметны атау мөһим түгел, ә Aktiv та һичшиксез атау кирәк.
Indikativ Passiv ярдәмчел фигыль werden һәм Partizip II фигыль нигезе. Шуңа күрә бу катлаулы форма. Passiv формасында зат – санда төрләнә һәм бары ярдәмчел фигыль werden гына үзгәреп бара ( заман формасына бәйле), ә Partizip II үзгәрми шул килеш кала. Мәсәлән:
Präsens Passiv = Präsens werden + Partizip II фигыль нигезе.
Das Buch wird gelesen.
Präteritum Passiv = Präteritum werden + Partizip II фигыль нигезе.
Das Buch wurde gelesen.
Perfekt Passiv = Perfekt werden + Partizip II фигыль нигезе.
Das Buch ist gelesen worden.
Plusquamperfekt Passiv = Plusquamperfekt werden + Partizip II фигыль нигезе.
Das Buch war gelesen worden.
Futurum I Passiv = Futurum I werden + Partizip II фигыль нигезе
Das Buch wird gelesen worden.
Futurum II Passiv = Futurum II werden + Partizip II фигыль нигезе
Das Buch wird gelesen warden sein.
Indikativ Passiv алман телендә бик катлаулы форма. Алман телендә Präsens Passiv һәм Präteritum Passiv киң кулланыла. Passiv формасы күбрәк фәнни,техника,фәнни – популяр,сәяси әдәбият өлкәсендә кулланыла.Шулай ук әдәби әсәрләрдә дә, сөйләмдә дә еш кулланалар.
Indikativ Stativ формасы татар теленең хикәя фигыленә туры килми, кулланылмый.
Stativ (статив) – башкаручы ия яки зат,предметның халәтен, хәлен генә белдерә. Passiv үтәлүен белдерсә, Stativ эшнең дәрәҗәсен, нәтиҗәсен белдерә. Indikativ Stativ ның 2 заман формасы бар.Stativ формасының төзелү,ясалу структурасы түбәндәгечә:
Stativ = ярдәмчел фигыль sein һәм Partizip II күчемле фигыль нигезе. Бу очракта да ярдәмчел фигыль sein гына үзгәрә. Мәсәлән:
Präsens Stativ = Präsens sein һәм Partizip II күчемле фигыль нигезе
Der Brief ist schon bekommen.
Präteritum Stativ = Präteritum sein һәм Partizip II күчемле фигыль нигезе
Der Brief war schon bekommen.
Indikativ Stativ формасында Prasens Stativ һәм Prateritum Stativ кына кулланыла. Stativ формасы сөйләм һәм язма телдә киң кулланыла.
Алман телендәге хикәя фигыльнең ( der Indikativ) татар теленең хикәя фигыленә туры килми торган ике формасын тикшереп уздык. Әлбәттә, ике кардәш булмаган телнең аерымлыклары булу табигый. Һәр телнең үзенә генә хас үзенчелекләре булу һичшиксез мөмкин. Ләкин охшашлыклары да юк түгел. Хәзер татар теле һәм алман телендәге хикәя фигыльнең заман формаларының охшашлыгын,тәңгәл килүен карыйк.
Алман телендәге хикәя фигыльнең ( der Indikativ) тагын бер юнәлеш формасы бар. Ул Indikativ Aktiv дип атала.
Aktiv – ия булып зат яки предмет тора һәм ул эшне башкара. Алман теленең хикәя фигыленең (Indikativ) Aktiv юнәлеш формасы татар теленең хикәя фигыленең заман формалары төзелеше ягыннан тәңгәл килә.Татар телендә хикәя фигыльнең өч заманының 9 формасы бар,ә алман телендә 6 форма дидек һәм бу 6 формасы да тәңгәл килә: 1.Хәзерге заман – Präsens
Мин язам,шунда күрәм: лампам эчендә май кими...(Г.Тукай) – Ich schreibe, da sehe: in der Lampe wird das Pefrole wenig.
2. Үткән заман:
- Билгеле (категорик) үткән заман.
Җиде яшьлек улым,сикереп,муенымнан кочаклады да,саубуллашып,чыгып йөгерде. (Г.Ахунов)
- Нәтиҗәле үткән заман – Perfekt
Perfekt = Präsens haben / sein + Partizip II фигыль нигезе
Әни килде. – Der Mutter ist gekommen. (Ә.Хәсәнов)
- Тәмамланмаган үткән заман – Präteritum
Präteritum = haben / sein + Partizip II фигыль нигезе
Минем дусларым күп иде. – Ich hatte viele Freunde.
- Алдан (күптән) үткән заман – Plusquamperfekt
Plusquamperfekt = Präteritum haben / sein + Partizip II фигыль нигезе
Шәңгәрәй яшь вакытта мәктәптә укыган иде.(Г.Ибраһимов) – In der Jugend hatte Schachgarai in der Schule gelernt.
- Кабатлаулы үткән заман .
Атагыз Әшләй базарыннан,куенына кыстырып, сезгә китаплар, дәфтәрләр алып кайта торган иде.(Ә.Еники)
3.Киләчәк заман:
- Билгеле киләчәк заман - Futurum II
Futurum II = wеrden (хәзерге заманда) + Infinitiv II фигыль нигезе
Нәүфәл бу хакта сөйләшәчәк түгел.(М.Хәсәнов) - Naufal wird nicht daruber gesprochen haben.
- Билгесез киләчәк заман - Futurum I
Futurum I = wеrden (хәзерге заманда) + Infinitiv I фигыль нигезе
Иртәгә безгә сугылып чыга алмассызмы?(М.Насыйбуллин) – Morgen werden Sie uns vorbeikommen.
- Киләчәк үткән заман.
Тәнәфес игълан ителде, аннары концерт булачак иде. (Ш.Маннур)
Кардәш булмаган хәзерге әдәби татар һәм алман телләрендәге хикәя фигыльнең заман формалары материалларында чагыштыру,бу ике телнең типологик охшашлыкка ия булуларын күрсәтте.Бу ике тел икесе ике табигатьле булуына карамастан,янәшә куеп чагыштырганда аларның охшаш яклары,үзенчәлекләре ачыграк күренә.Татар телендәге хикәя фигыльнең заман формалары буенча иң күп хезмәт куйган галим – Д.Г.Тумашева [5,124 бит],[1,87 бит].
Алман телендә хикәя фигыльнең заман формалары тасвирлама характерда гына бирә.Хәзерге әдәби татар һәм алман телләрендә грамматик күренешләрне, формаларны янәшә куеп чагыштыру башланды. Бу әле,бердән, дөнья телләренең күпчелегенә хас универсалийләр барлыгын яңадан расласа,икенчедән, һәр телнең үзендә генә күзәтелә торган уникаль тел күренешләре булуын ачык күрсәтә.
Ахыр чиктә ана теленең фәнни нигезләрен,чит телне үзләштерүгә дә ярдәм итә.
Әдәбият
1. Ганиев Ф.А. Видовая храктеристика глаголов татарского языка. – Казань,
1963,368 с.
2.Крушельницкая К.Г. Очерки по сопоставительной грамматике немецкого и русского языков. – Москва,1960,375 с.
3.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан : Мәгариф,
2002,407 б.
4.Тумашева Д.Г. Татарский глагол.- Казаь,1986,178 с.
5.Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы. – Казан : Татакитнәшр,1959, 271 б.
6.Хисамова Ф. М. Татар теле морфологиясе. – Казан : Мәгариф,2006,335 б.
7.Admoni W.G. Der deutsche Sprachbau. М. – Л.,1966, 456 с.
8.Jung W. Grammatik der deutsschen Gegenwartssprache. – Leipzig, Bibliograpisches Institut,1966,361 с.
9.Moskalskaja O. J. Grammtik der deutschen Gegenwarts sprache. – Moskau,1975,364 с.
10.Paul H. Deutsche Grammatik. Band V – Halle, 1957, 294 с.