Презентация по татарскому языку Ризаэддин Ф?хреддинны? тормыш юлы


Ризаэддин Фәхреддиннеңтормыш юлыАвтор презентации: Миннигалимова АйгульУченица 11 Г класса Бавлинской средней школы №6Руководитель: Миннигалимова Алсу Миннияровна I квалификационная категория Ризаэддин Фәхреддин-тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Бала чагы 1859 елның 13 гыйнварында Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфетдин улы- авылның имамы. Беренче сабакларын әнисе Мәһүбә абыстайдан алган.1867-1868 елда Чистай мәдрәсәсендә укыган.1869 елда Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсендә нигезле белем алган.1889 елның язына кадәр Шәлчәле мәдрәсәсендә шәкертләргә белем биргән. Казан1886 елда Казанда олугъ тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып,имам-хатыйплык шәһадәтнамә-се-указ ала.1887 елда Р. Фәхреддиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга. Санкт-Петербург1888 елда Петербургта танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани, Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган. Илбәк авылы1889-1891 елларда Ризаэддин Фәхреддин Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган.1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган. Уфа1891-1906 елга хәтле Диния Нәзарәтендә казыйлык хезмәтен башкара.Архивны тәртипкә китерә.1894-1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән. Иҗат эшчәнлегеУфада тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Алар арасында «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек әдәбе» дәреслекләре, «Сәлимә, якиГыйффәт»(1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза»(1903) кебек әдәби җәүһәрләре бар. Оренбург1906 елда Ризаэддин Фәхреддин Оренбур шәһәренә күчеп килә.1908-1918 елларда «Шура»(«Киңәш») журналын, мөхәррир буларак, җитәкли. Бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Шул елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр укыткан. Совет чоры1918 елда Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә. Казыйлык вазыйфасын башкара. 1921-1936 елларда Диния Нәзарәтендә мөфти вазыйфасын башкара. Уфада 77 яшендә вафат була. Ризаэддин Фахреддин музееӘлмәт районы Кичүчат авылында Ризаэддин Фахреддингә багышланган музей эшли Музей күренешләре Кулланылган әдәбиятӘ. Хәйри «Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану»Р.Ш.Шаһиев «Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы»Ризаэддин Фәхреддин «Фәнни-библиографик җыентык»