ГамилАфзал и?атында халык язмышы


ГамилАфзал иҗатында халык язмышы
С.Р. Салахова, Iквалификацион категория
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Мәсәде башлангыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы
Хәзерге татар шигъриятенең күренекле вәкиле булган Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде.Бөтен гомерен юл газабы белән чагыштырган шагыйрь укучыны ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра. Гамил Афзал халыкка иң якын торган, халыкның яшәү-тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән иңгә-иң куеп, тау-ташлар актарып, Магнитка шәһәрен корган, урман кискән. Әдәбият мәйданына юл ярганда, Гамил Афзалга бик зур ярдәм кулы сузган Сибгат Хәким шагыйрь турында болай яза: "Аның бердәнбер максаты - халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү". Әдипнең туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә, әхлак-кануннарына хөрмәте, кешегә мөнәсәбәте, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш-гамәлендә, фикер-омтылышларында матурлыкны, гүзәллекне укучыларга да күрсәтә белүе һәр чор өчен актуаль.
Шагыйрьдә ак, якты төсләр, шатлыклы аһәңнәр зур урын алып тора. Әмма ул дөньяда башка төр аһәңнәр булуын да онытмый. Җиләс җилләр, аяз көннәр генә түгел. Вакыт-вакыт якты көнне караңгылатып күгелҗем болытлар куера... Г. Афзал дөньяның болганчык уйларын ачу юнәлешендә мәгънәле, тәэсирле сүзләр эзли. Шагыйрь уйлана... Бүгенге көннең матурлыгы турында, аның хәвефле яклары турында уйлана. Кешене камап алган гадәти табигать күренешләре – җиләс җилләр, айлы төннәр, кояшлы аяз көннәр аңарда бүгенге көннең фәлсәфәсен, бүгенге кешенең теләкләрен ачкан мәгънәле сурәтләргә әвереләләр.
Дөньяда гаделсезлек, янып бетмәгән утлы кисәү кебек, башын гел калкытып тора. Ә инде бу гаделсезлек синең халкыңның үткәненә, тарихына кагылса, күңел түрендә канәгатьсезлек уянып, ул сүнмәс сагышка әверелә. Г. Афзал туган халкының язмышы, узган олы юлы турында туктаусыз уйлана, җаны әрнеп сызлана. "Сарматлар", "Тарих мең дә...", "Кол Гали", "Салават батыр", "Болгарлар" кебек шигырьләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге көн югарылыгыннан килеп бәяли; шундый мәшһүр тарихы булган, Кол Гали, Сөембикә, Кол Шәриф, Муса Җәлил, Салават батыр, Н.Исәнбәт кебек бөек шәхесләрне биргән халык эзсез югала алмый. Үткән тарихыбыз турында сүз барса да, хәзерге яшәешкә, әхлаксызлыкка, рәнҗетүләргә киная шигырьләрнең һәр юлыннан аңкып, сизелеп тора:
Кайда сез, сарматлар, скифлар,
Кем улы кемнәрдән ятсына? –дип, сорый ул "Сарматлар" исемле шигырендә.
Бу-тарих, халык алдында, үз намусың каршында җаваплылык хисе. Шул тынгысызлыгы аны татар тарихы турында уйланулар юлына алып чыга. Лирикасында тарихилык рухы көчәя, милләте үткән олы һәм фаҗигале юлны иңләп, замандашын мөстәкыйльлек өчен көрәш юлына чыгарга әзерли, большевиклар алып барган сәясәтне фаш итә. “Ачы язмышлар”, “Кара таплар”, “Тиран”, “Яңа юл” шигыре гыйбрәтле:
Большевиклар искелекне җиңде.
Яңа юлга чыгып шат булдык.
Яңа юлдан барган идек инде,
Колымага килеп тап булдык.
Г.Афзал –әдәбиятка чорның иң фаҗигале елларында аяк баскан язучы. Ул сөрген темасына язды, үзенең һәм халкының башына килгән бу афәт турында җан тетрәткеч шигырьләрен калдырды. “Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә.
Җилекләргә үткән курку хисе
Ихтыярсыз итте.
Мал караган, сабан сөргән кеше
Сөргеннәргә китте.
Г. Афзал үзенең сөрген чоры турында зур-зур әсәрләр язып калдырмаса да, бу чорга, шәхес культы вәхшилегенә ул шигърияте аша үзенең кискен бәясен бирә.
Татарларны Магнитка төзелешендә ничек кенә кимсетсәләр дә, аларның милли рухын, иманын бетерә алмаганнар. Г. Афзал шуның бер тере шаһиты. Ул да кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала, әмма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала...
Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.
Татар җыры, әкиятләрекилде
Таулы-ташлы Урал артларына.
Милли рухым хәсрәтләрне җиңде
Кайгылы һәм авыр чакларымда, - дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә.Канлы репрессия еллары кешеләрдә булган иң яман сыйфатларны өскә чыгарды. Шагыйрь язганча, “җилекләргә үткән курку хисе ихтыярсыз итте”. Кеше үз-үзен дә, якыннарын, гаиләсен дә яклый алмас хәлгә килде, үзе исән калу өчен, туганнарын, дусларын сатты. Чәнечкеле юллары белән чеметкәләп, ул идарә режимына каршы чыккан, аларны фаш иткән. Куркусыз шигырьләре белән Г.Афзал замана җиленә бирешмичә, баш имичә әдәбият һәм татар тарихында лаеклы урын яулаган.
Г.Афзалның әйдәп баручы көче- туган халкының иминлеге һәм бәхете. Шагыйрь кешенең кешелеклеге, зурлыгы, аның мөмкинлекләре турында уйлана. Аның герое - күпкырлы, катлаулы, кабатланмас социаль берәмлек. Шагыйрь үзенең геройларын Туган иленә, гаиләсенә, дус-ишләренә, гомумән, тормышка булган мөнәсәбәтендә күзәтә. Патриотик рухта язылган "Икенче Ватан", "Вахмяков мистер булып карады" шигырьләрендә эштән өркеп, малга ашкынып туган илен, туган телен саткан ханнар мәсхәрәле хөкүмгә дучар ителә.
Шагыйрьнең геройлары - тормышның әчесен-төчесен татыган, дөньяга әзме-күпме"фәлсәфәгә" ия булган, урта һәм өлкән буын кешеләре. Бригадир Ахун, мактанмый булдыралмый торган Сәләхетдин абзый, йомшак креслога кунаклаган председатель яки үзенең черек мещан фәлсәфәсенә табынып яшәүче "урынбасар" дисеңме - болар барысы да тормышчан һәм тере типлар. Мондыйлар бүген дә һәр авылда, һәр төбәктә очрый.
Аның авылдашлары белән якын элемтәдә торуы, осталыкка таба үсү юллары, иҗатының чәчәк аткан вакытлары , шөһрәткә ирешү юллары һәм гомеренең соңгы еллары, әдипнең үлеменнән соң авылдашларының аңа булган мәхәббәтенең чиксезлеге турында сөйли.
Безнең районның Такталачык авылы мәктәбендә Г.Афзал музее эшли. Музей – безнең өчен, республика өчен зур байлык ул. Музейдагы экспонатлар шагыйрьнең тормышын гына түгел, ә бәлки туган авылның, татар халкының зур тарихы турында да сөйли. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, аны гомерлек гарип калдырсалар да, Г.Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзал – бәхетле шагыйрь. Туган авылында музее эшли, мәктәп стеналары арасында шигырьләре яңгырый, авылның төп урамы аның исемен йөртә. Шагыйрьнең әдәби мирасы – безнең өчен васыять ул, туган телне, туган җирне, халкыбыз үткән данлы тарихны онытмаска өнди, чакыра, гади хезмәт кешесенең бөеклегенә, эчке матурлыгына дан җырлый. Менә шундый ул – халык шагыйре Г.Афзал иҗаты. Күрми, тоймый мөмкин түгел: шагыйрь – чын көрәшче, нык рухлы, чиста иманлы, милләтпәрвәр шәхес. Гамил Афзал кебек шагыйребез булу белән без бик бәхетле.
Кулланылган әдәбият:
Афзал Г.Айлы кичләр. - Казан, 1977.
Афзал Г. Гомер кичүләре. – Казан, 2000.
Афзал Г. Кояшка карап. – Казан, 1989.
Афзал Г. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1991.
Афзал Г. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004.-I, II, III т.
Афзал Г. Шундый-шундый эшләр. – Казан, 1988.
Афзал Г. Ышаныгыз. – Казан, 1971.
Галиуллин Т.Халык бәхете-шагыйрь бәхете // Мәгариф.-2001.-№5. 8нче б.
Гаташ Р. Гамь һәм моң илчесе // Казан утлары.-2001.-№5. 9 нчы б.