Презентация «Д?ресл?рд? якташ язучылар»


Дәресләрдә якташ язучылар, шагыйрьләр иҗатын куллану Якташлар иҗатын куллану әдәбият укытуда түбәндәге бурычларны хәл итәргә ярдәм итә: - туган як әдәбияты тарихын булдыру;- якташ язучылар, шагыйрьләр иҗатының гомумтатар әдәбияты тарихында тоткан урынын билгеләү;- туган якка мәхәббәт , милли үзаң тәрбияләү. Якташларыбыз иҗатын өйрәнү юнәлешләре : 1. Авторлык прграммасы төзеп , аны факультатив дәресләрдә , профиль алды дәресләрендә, түгәрәкләрдә өйрәнү .2. Җирле материалларны аерым темаларга бәйләп , дәресләрдә файдалану . “Әлки ягы – илһамлы як” программасының максаты : - татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллануны системага салу;- районыбызда туып үскән язучыларның шагыйрьләрнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;якташларыбызның республика әдәби-мәдәни дөньясында тоткан урынын билгеләү. Дәрес темалары : 1. Кереш. Әлки ягы- илһамлы як .2. Әдип, драматург , публицист , педагог , җәмәгать эшлеклесе Ф.Сәйфи- Казанлының тормыш юлы һәм иҗаты .3. Язучы Ф. Әсгать- беренче әдәби түгәрәк оештыручыларның берсе .4. Күренекле язучы , шагыйрь Н. Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштыру .5. Шагыйрә Б. Рәхимованың күпкырлы иҗади эшчәнлеге .6. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , шагыйрь Ш. Маннапов ның туган тел , туган җиргә багышланган шигырьләре .7. Күренекле мәгариф эшлеклесе , танылган нәшир , китап белгече, « Мәгариф» милли китап нәшрияты җитәкчесе М. Вәлиевнең иҗади эшчәнлеге .8. Журналист , китаплар авторы Ә.Галиевнең әсәрләрендә төбәгебез чагылышы 9. Балалар шагыйре И.Солтанның иҗади эшчәнлеге .10. Әдип һәм тәнкыйтьче Ф.Дунайның лирик әсәрләре .11. Күренекле әдип Җәвад Тәрҗеманов иҗаты белән танышу .12 Татарстанның атказанган артисты Ә.Яһудинның сәхнә эшчәнлеге .13 . Республикабызның Г.Камал , К.Тинчурин , Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры сәхнәләрендә якташларыбыз : Г. Булатова , И.Мәхмүтова , Р. Мотыйгуллина , Ә. Галиуллин , , Ә.Хисмәтов , Ф.Кәлимуллин , Ф. Насыйбуллин 14. Эстрада йолдызлары : М. Сөнгатуллин , Р. Төхфәтуллина , Дәресләрдә якташларыбыз иҗаты IX сыйныфта әдәбият дәресендә Болгар чорын өйрәнгәндә Ташбилге авылында туган Хисаметдин әл-Мөслими дигән тарихчы турында мәгълүмат биреп китү уңышлы була .Ул “ Тәварихы Болгария “ ( Болгар иле тарихы ) исемле китап авторы . XI сыйныфта “ Әдәбият дәрьясын кичкәч “ дигән теманы узганда якташыбыз , тәнкыйтьче М. Вәлиевнең “ Гамәл дәфтәре “ дигән китабы белән танышырга мөмкин . Әлеге китапта авторның татар прозасының тарихи үткәнен , ирешкән казанышлары , бүгенге хәлен өйрәнүгә һәм бәяләүгә керткән өлеше зур икәнлеге күренеп тора . Шул ук сыйныфта “ Бөек Җиңү рухында “ дигән теманы өйрәнгәндә , башка күп кенә фронтовик –язучылар , шагыйрьләр иҗаты белән беррәттән күренекле әдибебез Н. Дәүли иҗатына да бәя бирелә . Әсирлек хурлыгын кичергән , башыннан үткәннәрне сурәтләгән “ Яшәү белән үлем арасында “ исемле ярым документаль , ярым әдәби китабы да халкыбызның туган илгә бирелгәнлеген үзенчәлекле итеп тасвирлауда , аларның батырлыгын укучыга ирештерүдә зур өлеш кертә . X сыйныфта Г. Ибраһимов иҗатын өйрәнгәндә , сыйныфтан тыш уку өчен “ Адәмнәр “ повестен укырга тәкъдим ителә . Бу әсәр якташыбыз Ф. Әсгатьнең « Мәрди» хикәясе белән шулкадәр аваздаш , алар бер-берсен тулыландырып торалар . Нәтиҗәдә , укучылар ике әсәрне дә үз күңелләре аша үткәреп кабул итәләр .