Презентация И.Газины? “Кояш артыннан китк?н тургай” хик?ясе.


И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе.Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе. Загидуллина Алсу Рифкат кызы.Башлангыч сыйныф укытучысы. Туган як... Ни өчен шулай кадерле микән соң ул? Ни өчен шагыйрьләр туган якларына багышлап шигырьләр язалар, язучылар әсәрләр иҗат итәләр?Ә сез туган ягыгызны яратасызмы? Ни өчен?

Шулай шул... Туган як безгә бик кадерле. Без шунда туганбыз, үскәнбез. Яшәү дәверендә күп нәрсәләр белән танышабыз. Безгә кадерле булган истәлекле урыннар бар. Күбебезнең туган җире – шәһәр җире, ә кайбер әти-әниләребезнең – авыл җире. Ял көннәрендә, каникуллар вакытында күбегез авылга кайтадыр. Басу-кырларга, урманнарга барганыгыз бармы?Шунда берәр кошның өзми-куймый матур сайравын ишеткәнегез булмадымы?
Тургай
Сүзлек өстендә эш.Әлсерәп – хәлсезләнепКичкырын – кич якынлашкан вакытШәйли башладым – күрә башладымКерфек какмыйча – игътибар белән карау, йокламауБеравык – бераз Тургайлар лирик геройның күңелендә нинди хисләр калдыра? Тургайлар, гомумән, искитмәле кошлар. Аларны вертолет белән чагыштырып була. Вертолет урыннан кинәт туп-туры югарыга күтәрелә һәм шул рәвешчә төшеп тә утыра. Тургайлар бик югарыга күтәрелсәләр дә, аларның моңлы, аһәңле тавышлары җиргә кадәр яңгырап ишетелеп тора. Алар төрле кошларның тавышларын кабатлап сайрарга да яраталар икән. Бигрәк тә сандугач тавышын.