Р.Ф?хреддин и?атында хатын-кыз язмышы.


Мәхмүтова З.Г.
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет белем учреждениесе
“Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе”
Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә хатын-кыз язмышы

Эчтәлек
Кереш...................................................................................................... 4бит
Төп өлеш................................................................................................5-8бит
Йомгаклау............................................................................................... 9 бит
Әдәбият исемлеге................................................................................... 10 бит

Кереш
Хатын-кыз... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызларның язмышлары кемнәрне генә кызыксындырмый да, кемнәрне генә борчымый?!
Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Татар әдәбиятында хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын-кыз образын тудыра. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын яктырткан меңнәрчә әсәрләр мәгълүм. Борынгы әдипләребез хатын-кызның хокуксызлыгына борчылсалар, соңрак аларның батырлыкларына сокланып иҗат иткәннәр.
Фәнни-тикшеренү эшемнең темасын “Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә хатын-кыз язмышы ”дип атау бер дә очраклы түгел, әлбәттә. Моның өчен мин төрле чыганаклардан мәгълүмат тупладым . Ә бер гасыр элек мөселман кызлары ничек яшәгән соң? Бу сорауга җавап бирү өчен Ризаэддин Фәхреддин иҗатын сайлап алдым.
Бу теманы мин актуаль дип саныйм, чөнки без үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.
Бу теманы сайлавымның төп максаты – әдип иҗатындагы хатын-кызларның язмышын тикшерү. Моның өчен Ризаэддин Фәхреддиннең берничә әсәрен сайлап алып, шулар аша татар хатын-кызларының аянычлы язмышын мисаллар ярдәмендә аңлатып бирүне төп бурычым итеп саныйм.
Бу бурычка ирешү юлында миңа язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. Әлеге хезмәтләрдә мин үземне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптым.
Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, чыганаклар анализы, синтез, күзәтү.
Эшнең структурасы.
Фәнни эшем кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш
Хатын-кызның яшәешебездәге вазифасы мәсьәләсе һәрдаим актуаль. Бу турыда төрле фикерләр бар. “Хатын-кыз мәсьәләсе бүгенге тормышта милли проблема кебек үк, иң үткеннәрнең берсе булып тора. “Ни өчен үткен?” дигәнгә җавап мондый булыр: кешене физик яктан да, рухи яктан да хатын-кыз тудыра һәм үстерә! Табигать һәм кешелек җәмгыяте тарафыннан хатын-кызга әнә шундый иң бөек миссия йөкләнгән!”[8, 233], ди Ф.Миңнуллин.
Борынгы татар әдәбиятында ук хатын-кыз образын сурәтләү кеше тасвирының аерылгысыз өлеше булып тора. Үзенчәлекле күңел дөньясына ия булган хатын-кызлар образларының хис тирәнлеге, сөю дәрте, кешелек сыйфатларын тулы гәүдәләндерә.
Иҗтимагый чынбарлык, заман әверелешләре язучылар иҗатына көчле йогынты ясый. Ул үзгәрешләрнең кешеләр тормышына, аларның психологиясенә йогынтысын язучы геройлар язмышы аша сурәтли, аларга үз мөнәсәбәтен ачыклый. Әдәбиятның мөһим темаларының берсе булган хатын-кыз язмышы мәсьәләсенең татар әдәбиятында үсеш-үзгәрешен күзәтүдә бу ачык күренә.
Хатын-кыз язмышы, аның җәмгыятьтә тоткан урыны һәр мәгърифәтчене борчыган. XIX гасыр азагы XX йөз башы әдипләренең кайсысын һәм кайсы гына әсәрләрен алып карамыйк, турыдан-туры да, узып барышлый гына да бу проблемага игътибар иткәннәрен күрербез. Татар роман жанрының башлангычы булып саналган М. Акъегетнең “Хисаметдин мелла”сыннан алып мәгърифәтчелек реализмын тәнкыйди белән тоташтырып торучы булып торган 3. Һадиның “Бәхетле кыз”, “Бәхетсез кыз”, “Җиһанша хәзрәт” кебек әсәрләренә хәтле һәр мәгърифәтче әдип бу темага тукталмый калмаган, һәм алар хатын-кызга ирек, ирләр белән тигез хокук кына даулап калмыйлар, үзләре дә кызлар мәктәпләре, тәрбияханәләр ачып, бу идеяләрне практикада тормышка да ашыралар.
Р. Фәхретдинов “Сәлимә” һәм “Әсма” повестьларындагы хатын-кыз образларына педагогик фикерләрен пропагандалау бурычларын йөкли. Баланың мәктәпкәчә тәрбиясе шәхес буларак формалашуда нинди зур әһәмияткә ия булуын без инде беләбез, ә шул мөһим чор тулысынча аналар кул астында үтә.
Р. Фәхретдинов хатын-кыз иреге, тигез хокуклылыкны аерым бер мәсьәлә итеп карамый; ул аны камил җәмгыять төзүнең һәм гармоник үсешкә ирешкән шәхес тәрбияләүнең аерылгысыз бер өлеше итеп күрә. Ул “Шура” журналында редактор булып эшләү дәверендә монда әлеге проблемага караган 70 тән артык зур күләмле фәнни, иҗтимагый, тарихи, публицистик мәкаләләр бастырыла һәм фикер алышу оештырыла. Фикер алышуда бик күп мөселман хатын-кызлары катнаша. Татар шагыйрәләре Бәдрель-хәят Акчурина, Сәкинә бин ахунд әл-Максуди, Зәйнәп Якубова-Бакирова кебекләрнең әсәрләре беренче тапкыр шулай ук “Шура” журналы битләрендә дөнья күрәләр. Галимә һәм тәнкыйтьче Мәхүпҗамал Акчурина, Гөлсем Камалова-Акчурина каләмнәрен «Шура»да сынап, олы әдәбият юлына аяк басалар.
“Тәрбияле ана” (1898), “Тәрбияле хатын” (1899), “Мәшһүр хатыннар” (1903), “Әһле-гыял. Кыз балалар вә хатыннар өчен”(1908) исемендәге хезмәтләрендә галим, әсәрләрнең исемнәреннән күренгәнчә, хатын-кыз бәхетен һәм иреген, теләгән кешеңә кияүгә чыгу дип, берьяклы гына аңламый. Шәхес тәрбияләүдә хатын-кыз иң күренекле урын били, шуңа күрә ул үзе дә һәрьяклап яхшы тәрбия алган булырга тиеш. 1904 елда Оренбургта басылып чыккан “Мәшһүр хатыннар” китабында Р. Фәхретдинов хатын-кыз мәсьәләсен дәүләт һәм милләт дәрәҗәсенә күтәрә. Ислам дөньясындагы бүгенге торгынлыкның, ибн Халдун, Әбүгалисина, ибн Рөште кебек галимнәрнең юклыгын ул сәләтле балалар тәрбияләрдәй аналарның булмавыннан күрә. “Сәлимә” һәм “Әсма” повестьлары галимнең “...күңелгә урнашкан файдалы фикерләрне үз телебездә язып, укучыларга ирештерү иде” [1;45]. Ике повестьның да төп геройлары итеп хатын-кызларның алынуы очраклы түгел. Сәлимә белән Әсманы төрле ситуацияләргә куеп, лирик һәм публицистик чигенешләр ясап, әдип күңелендә йөрткәннәрен укучыга җиткерә.
Мәгърифәтчеләргә гомумән шәхес иреге таләп итү хас. Мәгърифәтчелек хәрәкәте үзенең асылы белән буржуаз характердагы хәрәкәт, һәм шуңа күрә мәгърифәтчеләр феодализмга хас булган һәр нәрсәне инкярь итәләр. Хатын-кыз мәсьәләсе бу очракта үзәк урыннарның берсен ала.
Р. Фәхретдинов милләт хатын-кызларын беренче чиратта булачак аналар буларак күзаллый. Ул бигрәк тә яшьли бирелгән тәрбиягә аерым игътибар итә, аның кешегә тәэсиренең искиткеч зур икәнлеген билгели. Ә беренчел тәрбия бирүче — ул ана кеше. Сәлимә туташ исеменнән автор үзенең хатын-кызның җәмгыятьтәге ролен ничек күзаллавын болай тасвир итә: "Ирләрнең күңелләрен йортка бәйләп куймак, нә кадәр җан иясе улса да, барысының мәхәббәтлөрене өй эченә җыеп тотмак -шул өйдә булган хатын вазыйфасыдыр. Йорт анасы илә корт анасы бер мисалдадыр. Буннан башка, дөньяга килгән вә киләчәк балаларны аллаһы тәгалә ихсан иткән сөтләре илә ризыкландырып вә тәннәрене тәрбия әйләмәк хезмәте һәм аналарга йөкләндеке кеби, күңелләренә вә җан-нарыны тәрбия итмәк, ислам әдәпләре илә әдәпләндермәк хезмәте һәм аналар өстендәдер. Мәктәпкә йөреп тәрбия алырлык, бер яшькә йиткәнгә кадәр һәм холыкларыны гүзәлләндермәк хакында иҗтиһад итмәге бурычы да алардадыр[2;270]".
XIX гасыр урталарына хәтле йокымсырап яткан татар авылында хатын-кызның роле, әлбәттә, кызыгырлык булмый. Ләкин капиталистик мөнәсәбәтләр үтеп керү һәм татарларның ул мөнәсәбәтләргә торган саен ныграк тартыла баруы бөтенләй башка төрле ихтыяҗлар һәм таләпләр уята. Гаилә һәр җәмгыятьнең беренчел ячейкасы булганлыктан, бу үзгәрешләр иң элек аңа кагыла, һәр кешенең шәхси тормышында иң зур роль уйнаган нәрсә — шулай ук гаилә. “Йорт анасы — корт анасы...”, димәк, гаиләнең җаны, үзәге булган хатын-кызга таләп зурая. Яхшы тәрбия бирүне бары тик үзе яхшы тәрбия алган ана гына булдыра ала. Язучы фикеренчә, безнең халыкның артта калу сәбәпләренең берсе — нәкъ менә гаилә һәм гаиләдә аналарның роленә игътибар җитмәүдән. Чөнки “...бездә (гомумән Россиядә) әһле ислам, үзләренең байлыклары нисбәтендә, хатыннарны яхшы ашадып, яхшы эчертәләр, йорт эчендә улган тәдбирләрне күп вакытта алар ихтыярына тапшыралар: туй мәҗлесләренә гүзәл киендереп йибәрәләр; мәҗлестә хәзер улган хатыннар, бер-беренең киемнәрене күреп кайтып, җәгърәфиядән дәрес биргән мисалында, бай хатыннарының әсбапларыннан бәхәс идәләр, муеннарына асылган асылташларының, калпакларына тезелгән энҗеләренең, ушандык көмеш вә алтын һәм алмазларының нә бәһа вә нә кыйммәттә идекене тәгаен идә алмай, бер-бере илә дәгъвалашып, айлар илә гомер уздыралар”[2, 290].
Әдип повестьларында нәрсәләргәдер һәм кемнәргәдер уңай һәм тискәре бәя биргәндә, аларны сурәтләгәндә -аларның хатын-кызга мөнәсәбәтенә нык игътибар итә. Кешелекле яки түбән кеше булуларны әнә шул мөнәсәбәтләр билгели дә инде. Әйтик, кадимче һәм хөсетле Хикмәт хаҗи хатын-кызга, аның тәрбиясенә бик түбәнсетеп карый.
Аның каравы, милләт өчен янып йөргән, балаларны яңача укытучы Габбас мелланың бу проблемага карашы бөтенләй икенче төрле. Ул аксакал, карт хадим Салих бабайның: “Хатынсыз мал кирәк улса — Хикмәт хаҗи кызыны, вә малсыз хатын кирәк улса — Сөләйман хәзрәт кызыны алырсың!” — дигән киңәшен тотып, Гайшә исемле кызны яучылый һәм ялгышмый [2; 322]. Гайшә абыстайның фикерләре Габбас мелланыкы белән тәңгәл килә. Алар икесе дә — рухи ихтыяҗ, белем-мәгърифәтне беренчел итеп күрүчеләр.
Повесть ахырында язмыш куйган бөтен киртәләрне җиңеп, Габбас мелла һәм аның кызы Әсма бәхеткә ирешәләр, ә Хикмәт хаҗи бар байлыгын югалтып, хәерчелектә үлә.
Ир белән хатын мөнәсәбәтләренә, аларның гаилә корып яшәүләренә һәм гаиләнең ныклыгына халык педагогикасында да зур урын бирелә. Өлкәннәрнең роле, яшьләрнең өйләнешкәндә алдан уйлап эш итүләре, ир белән хатын вазыйфаларының тигез һәм хаклы бүленеше — барысы да җәмгыятьнең беренчел ячейкасы булган гаиләне таркалмас итүгә юнәлтелгән.
Көнбатыш галимнәренең хезмәтләре белән таныш булган, педагогика белән кызыксынган һәм үзе дә педагогик хезмәтләр язган “Р. Фәхретдиңов баланың тугач та ана тәрбиясендә булуын, аның ана тәрбиясе йогынтысында формалашуын яхшы аңлый. Бүгенге фән әйтүенчә, кеше гомерендә алган информациянең 50%ын җиде яшькә кадәр үзләштерә. Димәк, нигездә ул инде шәхес булып формалашуның башлангычын алган дигән сүз. Мондый җаваплы эшне, ягъни башлангыч тәрбияне теләсә кем бирә алмый. Ана мәхәббәте генә аз, ул эзлекле тәрбия бирә алырдай әзерлекле булырга тиеш” [3;49]. “Сәлимә” һәм “Әсма” повестьларында әдипнең үз күңелендә йөрткәннәре һәм күрергә теләгәннәре чагылыш тапканга, аның героинялары тиешле дәрәҗәдә белем, тәрбия алган итеп бирелә. Сәлимә һәм Әсманың тәрбиялелекләре турында сөйләү уңаеннан Р. Фәхретдинов кызлар өчен мәктәпләр, аларның бүгенге көндә кирәклеге һәм әһәмияте турында фикер дә үткәрә. “Сәлимә” повестенда, мәсәлән, Самарада тукталган арада шәкерт мәрхүм атасының дусты Хәсән агай янына бара. Чәй янында җәдид ысулы белән укытыла торган мәктәпләр турында сүз чыга һәм Хәсән агай Оренбургта күргән кызлар мәктәбе турында сөйли, бу күренешкә чын күңеленнән сөенә, ләкин бер нәрсәне аңлый алмый: ни өчен бу көнгә кадәр без мондый мәктәпләрне төземи йөргәнбез соң?
“Әдип мәгърифәтче буларак үзенең идеалына якты буяуларны кызганмаган кебек, үз заманының җитешсезлекләрен, тәрәккыятькә киртә булырдай күренешләрне дә аяусыз тәнкыйтьли” [3; 50]. Әлбәттә, язучы мактаганнар нәкъ ул тасвирлаганча, тәнкыйть иткән нәрсәләрне нәкъ шулай кабахәт икән дип берьяклы гына кабул итәргә ярамый. Әдипнең билгеле бер максатны күздә тотып язганын, әсәрләре беренче чиратта тәрбияви Вазыйфага буйсындырылган булуын истә тотарга кирәк.
“Сәлимә” повестенең герое үз-үзенә бик тәнкыйтьчән, — әдип шәкерт аркылы татарлардагы мәгариф системасының җитешсезлекләрен ачып бирүне максат итеп куйган. Әгәр дә югарыда сөйләнгән кызлар мәктәбе мәгърифәтче галимнең идеалы булса, шәкертнең уйлануларында шул чор татар мәдрәсәләренең торышы чагылыш тапкан.


Йомгаклау
Р. Фәхретдинов халык педагогикасы җәүһәрләренә мөрәҗәгать итеп, педагогик фикерләрен баетуда алардан мул файдалана. Татар халкында булган мондый хасиятләрнең, тәрбия чараларының, традицияләрнең берсе -нәселеңне, буыннар чылбырыңны истә тоту. Туган җиреңдә яшәвеңнең хаклыгын, данлы һәм шанлы бабаларыңа лаеклы булырга омтылыш өчен кирәк бу. Кеше ата-бабалары, аларның эшләре белән горурланып, аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышып яшәргә тиеш.
Татарларда шулай ук шәҗәрә төзү, гаилә ядкярьләрен кадерләп саклау күренеше дә киң таралган. Болар барысы да тарихны өйрәнү, аны тәрбияви максатларда файдаланудан килеп чыга.
Һәр әдип, һәр кеше иҗат эшенә илһам чишмәсен, авырлыклар килгәндә юанычны, көнкүреш тормыштагы авырлыкларга каршы тору өчен рухи көчне туган җиреннән, сөйгән кешесеннән ала. “Сәлимә” һәм “Әсма” повестьлары аркылы Р. Фәхретдинов безнең күз алдына чын мәгънәсендә туган төбәгенә гашыйк кеше буларак килеп баса. Ул аерып алып үзенең туган авылын гына яратмый, ә, гомумән, ата-бабалар яшәгән төбәкне тарихи Ватан дигән төшенчә буларак кабул итә. Ул үзе яланаяк йөгереп үскән ишегалды һәм урамны якын итүдән бигрәк, кайчандыр үз туган кавеме хакимлек иткән, ккурыкмыйча хөкем йөрткән Идел-йортны, Урал белән Җаекны йөрәктән чыккан сагыш аркылы кабул итә. Казан, Болгар кебек шәһәрләрне тасвирлаганда Р. Фәхретдинов фәнгә һәм фактларга гына таянган объектив галим буларак чыгыш ясаса да, юк-юкта монда да аның туган халкына күңел түреннән чыккан теләктәшлеге сизелеп тора” [3;51].
Шул ук вакытта, мәгърифәтчеләр тасвирлаган камил шәхесне тәрбияләү әле үзмаксат кына түгел. Мондый герой алган белемен халыкка хезмәттә, практик тормышта файдалана да белергә тиеш. Моның өчен ул үзенең тарихы белән кызыксынырга һәм горурланырга, туган җиренең тулы хокуклы гражданины итеп тоярга тиеш.
Р. Фәхретдиновка, аның геройларына бер чиктән икенче чиккә ташлану хас түгел. Ниндидер зур вакыйгалар, катлаулы сюжетлар белән дә мавыкмый язучы. Әсәрләрендә һәркемгә хас булган хисләр, теләсә кем юлыгырдай язмыш борылышлары. Ләкин тормышчан детальләрне нинди гуманистик идеяләргә буйсындыра -монысы инде икенче мәсьәлә. Әнә шул идеяләрне һәм гадәти күренешләргә әхлакый бәя бирүе Р. Фәхретдиновның әсәрләрен бүген дә актуаль итә.
Әдәбият исемлеге
1.Ризаэддин Фәхреддин: Фәнни-теоретик җыентык. – К.: “Рухият” нәшрияты, 1999.
2.Татар мәгарифәтчелеге әдәбияты. Төзүче М. Гайнуллин. – К.: Татар.кит.нәшр., 1979.
3.Шәрәфетдинов З.Т., Даутов Г.Ф. ХХ йөз башы татар мәгарифе тарихында Ризаэддин Фәхреддин. – Яр Чаллы: “Идел-йорт” нәшр., 2000.