Класстан тыш чара Кем к?бр?к бел??


Лаеш муниципаль районы Кече Елга гомуми урта белем бирү мәктәбе
Класстан тыш чара
«Кем күбрәк белә?»
Максат:
-Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү;
-Дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту;
- Укучыларның сөйләм телен үстерү.
Чара барышы
1 нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, уенда катнашучылар!
Бүген бездә кунакта-“ Татар теле “үзе.
Исәнмесез дусларым!
Бүген бик күңелле көн.
Тапкырлар һәм зирәкләрне
Табып бирәчәк бу көн.
2нче алып баручы:
Бүген бездә бәйрәм көн,
Кояш та көлә күктән.
Бәйрәмебез кунагы
Дәртле күңелле уен
Күптәннән безне көткән.
Алып баручы. Безнең бүгенге турнирда 6 нчы сыйныфны укучыларыннан 2 команда катнаша. Мин сезгә сораулар бирәм. Уенга нәтиҗәне һәм балларны безнең хөрмәтле жюриларыбыз саный.
Уенда катнашучы командалар белән танышу.
“Тапкырлар” “Зирәкләр”
Алып баручы.
Ярышларны башлыйбыз,
Барыбыз да тапкыр без.
Барыбыз да зирәк без,
Сынашыйк көчебезне!
«Сорау-җавап » уены
Рус алфавитында ничә хәреф бар? (33)
Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)
Татар телендә генә булган хәрефләрне өйтегез?(ә,ү,ө, җ,ң,һ)
Шүрәле әкиятен кем язган?
Татарстан флагында нинди төсләр бар?
Республикабызда нинди шәһәрләр бар?
Татар халкының нинди йола-бәйрәмнәре бар?
Татар халкының нинди милли ризыкларын беләсез?
Татар телендә ни ниди ягымлы, тылсымлы сүзләр беләсез?
Жюри балларны санаганда без Камиләне тыңлыйбыз.
"Сандыктагы хикмәтләр" уены.
Бизәлгән сандык төбендә 2 конверт: "Татар халык ашлары" (чәкчәк, кыстыбый, бәлеш, гөбәдия, пәрәмәч), "Татар халкының милли киемнәре" (калфак, түбәтәй, читек, алъяпкыч, күлмәк). Һәp капитан үзенә туры килгән конверттан берәмләп pәceмнәpнe тартып чыгара. Һәp команда үз pәceмeн атый.
8.Конкурс “ Кем? Hәpcә?!" (блиц-сорау)
(Сорауга бер сүз белән җавап бирергә кирәк.)
1 нче командага сораулар:
Әлмәт (шәhәр)
Габдулла Тукай (шагыйрь)
Ипи (ашамлык)
Карга (кош)
Сыер (хайван)
Кыяр (яшелчә)
Айрат (малай)
Алия (кыз)
Җиде (сан)
2 нче командага сораулар:
Бөгелмә
Муса Җәлил
Бәлеш
Чыпчык
Песи
Помидор
Марат
Лилия
Ун
Конкурс: Рәсем урынына сүзләр куй.
Тиздән яз җитә. Көндез балкый. Җылы яктан кайта.
Без кошларга ясыйбыз. шатланалар.
Сүзләр: Кошлар, оя, кояш.
Жюри сезнең җавапларыгызны тикшергән вакытта без сезнең белән “Могҗизалар кыры” конкурсы үткәрәбез.
М. Джалиль нинди музыкаль инструментта уйнаган? (Мандолина)
М. Джалиль кайсы авылда туган? (Мостафа)
Музыкальная пауза.
Уенга нәтиҗәләр чыгару.
Командаларны бүләкләү.