Презентация на тему Муса ??лил и?аты


Презентация Тема: Муса Җәлил иҗаты 1906-1944 Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында(1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләрязып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Хатыны-Әминә Кызы-Чулпан Табигать дөньясы Иртәнге таң нурыннанУянды ромашкалар.Елмаеп хәл сорашыпКүзгә-күз караштылар.Назлады җил аларны,Тибрәтеп ак чукларын,Таң сипте өсләренәХуш исле саф чыкларын. Бәхетле балачак Үтеп барам шулай урам буйлапПарадныйда күрәм бер балаЗвонокка үрелә, буе җитмиАптырагач, карап уйлана.Мин балага киләм:-Әллә ,- димен,-Звонокка буең җитмиме?-Җитми шул,-ди-Кая үзем басыйм, Бернеме , -дим, әллә икеме?Биш. -.Басам.Шуннан бала әйтә:-Абзыкай ,син нинди йөрәкле!Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,Икебезгә дә бирер кирәкне! Хезмәт шатлыгы Бик уңган безнең бакчачы бабай,Яше үзенең туксанда бугай.Ул кояш белән бергә кузгала,Көрәген ала, җиңен сызгана.Түтәлләр казый, гөлләр утырта,Алмагачларның башларын кырка.Түтәлне тутырып ,үсә җиләкләр.Нәркис.миләүшә.сөмбел һәм мәкләр. Моабит дәфтәрләре Аның исеме-мәңгелек. Татарлар елмаеп үләләр. Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә 1944нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр! Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше Гайнан Кормаш -12 сәгать 06 минут Фоат Сәйфелмөлеков- 12 сәгать 09 минутАбдулла Алиш-12 сәгать 12 минутФоат Булатов- 12 сәгать 15 минутМуса Җәлил -12 сәгать 18 минутГариф Шабаев-12 сәгать 21 минутӘхмәт Симаев-12 сәгать 24 минутАбдулла Баттал -12 сәгать 27 минутЗиннәт Хәсәнов - 12 сәгать 30 минутӘхәт Атнашев - 12 сәгать 33 минут Сәлим Бохаров - 12 сәгать 36 минут Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында монумент Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Музей Исәннәрнең кадерен бел,Үлгәннәрнең-каберен бел! ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!