Татар халык м?кальл?ренд? им?н образы


Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Халык авыз иҗаты
ТЕМА:
Татар халык мәкальләрендә имән образы
Эшләде:
Нутфуллин Илнар И.
Җитәкче:
Җамалиева Луиза Ф.
Әлеге хезмәттәге чыганаклар Мәхмүтов Х.Ш. ның “Татар халык иҗаты” китабыннан алынды. Казан: Татар китап нәшрияты, 1987
Агачның биегенә, имәннең ныгына асылын (81нче бит)
Имән агач – каты агач, каен агач – чырагач (82нче бит)
Имән агачының иелгәне – сынганы (82нче бит)
Имән бик каты агач та, аның да яфраклары саргая (82нче бит)
Имән каты җирдә төпләнер (82нче бит)
Имән күмере исле булыр (82нче бит)
Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми (83нче бит)
Имәндә алма үсмәс (83нче бит)
Каен тузына масаер, имән үзенә масаер (83нче бит)
Каенның тузын макта, имәннең үзен макта (83нче бит)
Карагайның көле күп, имәннең күмере күп (83нче бит)
Кечкенә имәндә ботак күп була (83нче бит)
Нарат – башыннан, имән – төбеннән корый (83нче бит)
Сыгылмалы тал сынмас, сыгылмас имән сынар (83нче бит)
Балтага имән дә башын игән (87нче бит)
Имән җиде ел суда ятса, таш булыр (87нче бит)
Кереш
Билгеле булганча, “мәкаль” һәм “әйтем” төшенчәләре бергә, янәшә кулланылып йөриләр. Чөнки алар арасында охшашлык, уртаклык шактый зур. Алар икесе дә кыска һәм җор, тапкыр әйтелмәгә нигезләнгән һәм структур яктан үзгәрми торган образлы, иң кечкенә күләмле халык иҗаты әсәрләре.
Ләкин шулай да алар арасында аермалар да шактый күп һәм җитди. Бу аермалар аларның эчтәлегендә дә, вазифа-функцияләрендә дә, төзелешләрендә дә чагыла. Шуңа күрә аларның икесен ике жанр буларак карыйлар. Һәм мин шуларның мәкаль жанрына тукталып үтәсем килә.
Мәкаль хикмәтле сүзгә, йомгакланган тирән фикергә корылган образлы гыйбарә, вакыйга яки ситуациягә охшашлык нигезендә бәя бирүгә хезмәт итә торган фәлсәфи-дидактик хөкем. Һәм бу хөкем – кире кагылгысыз хакыйкать һәм бәхәскә урын калдырмый торга өлге-норма буларак кабул ителә. Чөнки мәкальләр – халыкта күп буыннар тарафыннан сыналган акыл һәм тәҗрибә җимешләре.
Мәкальләр тематик яктан бик күп төркемнәргә бүленгән. Тормышның һәрбер өлкәсенә караган мәкальләр бар, чөнки алар чиксез күп хәтта кайбер җыентыкларда утыз ике меңгә чаклы мәкальләр теркәлгән. Мисал өчен, үсемлек, кош-кортларга турында. Шулай ук гади халык, профессияләр, сәүдә итү, белемлелек, байлар белән гади халык, эшсезлек, ялкаулык һәм башкалар турында бик күп төрле мәкальләр бар.
Әйтеп үткәнебезчә, мәкальләрдә барган сүз турыдан-туры әйтелмәгән. Бу үзлек аз гына фразеологик әйтелмәләргә охшаган, ләкин фразеологизмнар әйтелмәләр кебек үк тәмамланмаган фикергә ия.
“Алма агачыннан ерак төшми” мәкален мисалга алыйк. Беренче карашка, монда бернинди дә мәгънә салынмаган кебек. Чөнки алманың агачтан өзелгәч каядыр шул тирәгә төшәсе һәркемгә мәгълүм. Ләкин тирәнгәрәк күз салсак, биредә бөтенләй алма һәм алмагач турында сүз бармаганы күренә. Әлеге мәкальнең мәгънәсе – баланың (кешенең) ата-анасына охшавы, анан үрнәк алуы һәм бер-берсен бер вакытта да онытмыйча яшәүләре.
Шул рәвешле, мәкальләрә дөньядагы гади генә фактларга да тирән мәгънә салу күзәтелә. Мәкальләрдә һәрбер образ аерым бер үзенчәлеккә ия. Һәм мин тикшерәсе образ ул – ИМӘН образы. Имән татар халык мәкальләрендә бик киң кулланыла. Дөрес, бүтән агачлар да эзсез калмый. Мисал өчен, каен, усак, карагай һәм башкалар. Ләкин аларның төрлесе төрле үзенчәлеккә ия.
Имән агачы безгә бик таныш. Ул артык биек булып үсми, ләкин киңлеген тикшерсәк, аңардан да юанрак агач беркая да юк. Кайбер имәннең кәүсәсен өч-дүрт колач бергә тотаәып та әйләндереп ала алмый. Үз кәүсәсе тирәсеннән берничә метрга чаклы таралып үскән калын ботактаклы агач – бары тик имән генә.
Мәкальләрдә дә имән үзенең сыйфатын югалтмаган. Бүтән агачлар белән чагыштырганда, имән һәрвакыт өстен чыга. Әлеге сүзләрне нигезләп, татар халык мәкальләрендә очраган имән образларын тикшереп китик.
Агачның биегенә, имәннең ныгына асылын (81нче бит)
Әлеге мәкальнең серенә төшенер өчен аз гына уйланырга кирәк:
Агачлар алар чиксез күп – кешеләр сыман. Күп кешеләр арасыннан үз-үзен күрсәтеп торган, өметле кешеләргә ышанырга кирәк. Мәкальнең беренче өлеше шул турыда. Ә инде имән – башка агачлардан аерылган, хәтта исеме белән үк язылган. Бу инде таныш кешеләр арасыннан яхсысына ышану турында сөйли.
Исегезгә төшерәм, мәкальләр бер генә хәлгә карата әйтелми. Мәкальгә әллә ничә мисал китерергә була.
Имән агач – каты агач, каен агач – чырагач (82нче бит)
Беренче мәкальдән аермалы буларак, биредә күп кеше белән аерым шәхес турында сүз бармый. Монда ике агачны чагыштырып бирә. Димәк, ике шәхес арасындагы сыйфатлар чагыштырыла.
Чыра – юка, нәзек агач кисәге. Каенны чыра белән чагыштыру – каен “ролендә” булган кешене кимсетү була. Ә имән – каты агач. Димәк, әлеге “рольдәге” кеше өстен сыйфатларга ия. Ләкин икенче яктан карасак, чыра да, имән дә үз урынында кирәк. Мисал өчен, мичкә имән утыны якканда, аны үрләтеп җибәрү өчен чыра агачыннан файдаланалар. Чөнки имән ул – бик каты агач һәм аны тизрәк яна торган материалсыз яндырып булмый.
3) Имән агачының иелгәне – сынганы (82нче бит)
Монда сүз нинди генә каты, көчле, нык кеше булсаң да, дошманың яки авырлыклар алдында баш ию күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу мәкаль безне бирешмәскә өнди. Ләкин...
4) Сыгылмалы тал сынмас, сыгылмас имән сынар (83нче бит)
Талның сыгылмалы икәне һәммәбезгә дә мәгълүм. Сыгылмалылык биредә тез чүгү, бирешү, баш ию мәгънәсендә килгән. Әлеге мәкальне аңлау кыен түгел: тарихта дошманнар яу белән килеп, үзләренә башкаларны буйсындырганнар, ә буйсынмаганнарын үтергәннәр. Шушы мисалдан чыгып, нәтиҗә ясау авыр түгел: кайбер вакытларда тал кебек сыгылмалы да, имән кебек баш ими торган да була белергә кирәк. Тагын бер мәкальне искә төшерик: “Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар”. Кайчагында усал, кайчагында юаш та була белергә кирәк. Алдагы мисалны да искә алсак, “баш имәүдән” бигрәк бирешү өстен чыга. Ләкин һәрнәрсәнең үз урыны, үз вакыты бар.
5) Имән бик каты агач та, аның да яфраклары саргая (82нче бит)
Бу мәкаль өченче мәкальгә бик нык охшаган. Дөрестән дә, уйланырлык әйбер күп. Башка агачлар белән имәнне чагыштыру – ике кеше сыйфатын яки эш-гамәлләрен чагыштыру белән бер иде. Ә биредә имән сыйфаты, димәк, кеше сыйфаты. Күпме генә кырыс булсаң да, ахыр чиктә синең кырыслыгыңның “хәле бетә”.

6) Имән каты җирдә төпләнер (82нче бит)
Билгеле инде, “имән” кебек кеше бу дөньяда үз урынын таба белеп, аңлап яши.
7) Имән күмере исле булыр (82нче бит)
Янганнан соң утыннан бары тик күмер генә калганын һәммәбез беләбез. Минемчә, биредә күмер – кешенең уйлары, эшләнәчәк эш-гамәлләре. Ә инде аның исле булуы – тыштан яхшы күренсә дә, күңелендәге уйлары начарлыкта да булырга мөмкин.
8) Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми (83нче бит)
Мәкальләрнең тагын бер үзенчәлеге – аерым бер мәкальне төрле урында кулланып булган кебек, төрле мәкальләрне бер урында кулланып була. Моның өчен бары тик мәкальләрнең мәгънә ягыннан туры килүе кирәк. Керештә мин “алма алмагачыннан ерак төшми” дигән мәкальне караган идем. Әлеге ике мәкаль дә мәгънәләре ягыннан бер үк. Имән – кеше, чикләвеге – кеше баласы. Һәм инде нәтиҗә икесенә дә уртак: кеше баласы бары тик үз ата-анасына гына охшый, башка кешеләргә ул берничек тә охшый алмый. Тагын бер шундый мәкаль –
9) Имәндә алма үсмәс (83нче бит)
Биредә шулай ук югарыдагы мәкаль мәгънәсе ята.
10) Каен тузына масаер, имән үзенә масаер (83нче бит)
Кабат ике кеше арасында чагыштыру. Каен тузына масаер – кешенең үз тышкы кыяфәте белән мактануы. Имән үзенә масаер – кеше аерым бер яхшы ягы белән мактанмый, ә бөтен ягы белән мактана. Бу имәннең бар яклап килгән агач икәненә тагын бер кат басым ясый.
Ләкин икенче яктан караганда, биредә шулай ук кыз һәм егет образы бирелергә дә мөмкин. Билгеле буганча, кызлар матур киенеп йөрергә яраталар: бу кызларны бизәп торучы уңай сыйфат. Ә егетләрне (ирләрне) бизәп торучы сыйфат – аларның күңеле, батырлыклары
Шуңарга бик нык охшаган тагын бер мәкаль:
11) Каенның тузын макта, имәннең үзен макта (83нче бит)
Әлеге мәкальне дә укыгач, каенның тузыннан да әйбәтрәк җире юк икән дип уйлыйсың. Каен бик матур агач. Һәм аның матурлыгы иң беренче чиратта аклы-каралы тузыннан тора. Дөрес, имән дә бик матур агач, ләкин ул каен кебек үк зифа түгел, тузында да искитәрлек бернәрсә дә юк. Ләкин ул үзенчә матур. Аңарга карап, үзеңә дә ниндидер бер көч-куәт аласың, рухи яктан матурлык кичерәсең.
Минемчә әлеге мәкаль кешеләрне бар нәрсәнең матурлыгын күрә белергә, гади генә нәрсәдән дә матурлык табарга өнди.
12) Карагайның көле күп, имәннең күмере күп (83нче бит)
Карагай – кипкән, саргайган наратка охшаган агач. Бу мәкаль ике кеше арасында барган сөйләшүдә (ызгышуда) килеп чыгарга мөмкин. Биредә көл белән күмер капма-каршы куелган. Бәлки бу нинди дә булса материаль байлык мәсьәләсендә тарткалашудыр (бу очракта бер кеше имән, икенчесе карагай агачына тиңләштерелә). Ләкин минем уйлавымча, монда тагын бер әйберне истә тотарга кирәк: әлеге очракта имән үзенең күмере белән өстен чыкса да, каршылыкка очрый. Искә төшерик әле: “Имән күмере исле булыр” дигән очракны да. Әйе, күмер көлгә караганда әйбәтрәк – ул җылылыкны күбрәк саклый. Имән агачы шул ягы белән карагайдан өстен чыга. Ләкин “исле” күмерме, әллә инде “чиста” көл яхшымы – бусы билгесез һәм һәр кеше бу турыда үзенчә уйлый.

13) Кечкенә имәндә ботак күп була (83нче бит)
Биредә ботак – кешедә үскән куллар түгел, ә ниндидер дөрес булмаган гаепләнү, “кытыршы” сыйфатлар дигәнне аңлата. Минемчә, монда шулай ук “кечкенә” сүзе дә күчерелмә мәгънәдә. Аз гына ялгышлык өчен үз-үзен яклый алмаганнарны гаеплиләр. “Кечкенә” нәкъ тә менә шуны аңлата: үз-үзен яклый алмаган кеше. Ул бала, өлкәннәр, хәтта нинди дә булса хайван да булырга мөмин.
14) Нарат – башыннан, имән – төбеннән корый (83нче бит)
Ике кеше арасындагы сөйләшүдә килеп чыгарга ала. Берсенең бертөрле, икенчесенең бүтән төрле кайгы-борчулары булырга мөмкин. Аерма шунда: “баш” тагы кайгы күренеп, үзен сиздереп тора. Монда “баш” шулай ук биеклек, югарылык мәгънәсендә дә килгән (биек әйбер бөтен җирдән күренә). Ә инде “төбеннән корый” монда бүтәннәргә сиздермичә, эченнән генә янып-көюче кеше ролендә бирелгән. Гәрчә мин әзем шулай уйлыйм.
15) Балтага имән дә башын игән (87нче бит)
Имән нинди генә каты агач булуга карамастан, балтага каршы тора алмаган. Кеше дә зур көчкә каршы тора алмый. Бусы инде һәркемгә билгеле булган хакыйкать
16) Имән җиде ел суда ятса, таш булыр (87нче бит)
Имәннең катылыгына тагын бер мисал. Башка агачлар җиде ел эчендә череп беткән булырлар иде инде. Һаман бер нәрсә турында уйланып, бер нәрсә эшләп йөрсәң, башка әйбердә күңелең булмаса, бертөрле тормыш алып барып яшәсәң, син дә ташка әйләнүеңне көт тә тор. Имән дә үзенең агачка хас сыйфатларын югалтып таш булган, син дә бөтенләй үзгәрәчәксең.
Әлеге хезмәттәге чыганаклар Мәхмүтов Х.Ш. ның “Татар халык иҗаты” китабыннан алынды. Казан: Татар китап нәшрияты, 1987