Презентация ?и??не якынайтучы якташыбыз


Җиңүне якынайтучы якташыбыз Мөслим районы – Татарстанның  көнчыгыш өлешенә, Ык елгасы буена урнашкан. Төньяктан Актаныш, төньяк-көнбатыштан Минзәлә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан Азнакай һәм Сарман районнары, көнчыгыштан Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә..

Мөслим районыннан 8140 кеше фронтка китеп, илбасарлар белән батырларча сугыша. 5200 якташыбыз - сугыш кырларында ятып кала.
Мөслим районы Баек авылы
Баектан 401 лачын Арбаларга киткән төялеп .Соңгы тапкыр китүләре булган186 сы бит кире кайтмады.

Бүгенге матур көннәр хакына гомерләрен кызганмаган, инде бармак белән санарлык кына калган чал чәчле әби-бабаларның моңсу күзләренә карагач, кирәкми, кабатланмасын сугышлар, үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, дип кычкырасы килә. 
Салихов Бәдыйг 1910 елда Татарстан Республикасының Мөслим районы Дусай авылында туа. 1934 нче елда комсомолга керә..Дусай колхозында бригадир була.1935 елда Бикмәч авылына колхоз рәисе итеп куялар.1938 елда Дусай колхозында эшли. 1940 елны Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә бара.Ул ил өчен үз-үзен аямыйча сугыша.Ул Мәскәү,Курск. Орел,Белгород, Киев,Львов шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша.Күрсәткән батырлыклары өчен медаль-орденнарының тулы кавалеры.Ул Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. 




Сугышчан юлыКызыл Армия һөҗүмгә күчеп,Мәскәү яныннан фашистларны кире какканнан соң,Б.Салихов подразделениесе Курск дугасына озатыла.Ул Орел,Белгород,Киев,Львов шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша. 

Мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музеенда аның тормыш һәм сугышчан юлын чагылдыручы материаллар шактый күп.
Хөрмәтле ветераннар! Кылдан һәм кылычтан үткен Сират күперен кичкән буын сез. Үзе үлсә дә, илне исән килеш Безгә бүләк иткән буын сез. Безгә сезнең буынның Һәр бөртеге — бер дөнья. Илебезнең тарихының Данлы бите сез монда.
Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!
Теткәләнә, туза бик тиз, Мишень бит безнең йөрәк. Тузмас иде ,бер- беребезгә Булсак мәрхәмәтлерәк. Елмайсак, куллар кысышсак, Йөрешсәк, әгәр күбрәк, Булыр иде бу дөньялар Тагын да мәхәббәтлерәк. Җирдә күпме кешеләргә Кирәк таяныч ,терәк Мәрхәмәтебез белән без Булыйк мәһабәтлерәк.Мәрхәмәт





Ишетәсезме, кешеләр, вәхшилеккә юл куймыйк! Тарих гафу итмәс. Бүгенге якты көн, Ватан, туачак сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухы рәнҗер! Хәтер ни дияр?!