1 класс презентация по математике на тему 4 санын кушу


№ Этапы урока и вид деятельности Ресурсы Деятельность учащихся
(Вид УД) Форма организации
УД Содержание учебного материала Формируемые
УУД
l. Оештыру.
Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү.
Уңай психологик халәт булдыру.
Дәрескә әзерлек. смайликларМатур сүзләр әйтеп елмаек,
Андый сүзләр бездә бик тә күп
Кәефләренә карап смайликлар күрсәтәләр.
Укучылар каршы күрше һәм ян күрше белән исәнләшәләр, бер-берсенә карап елмаялар.
Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерәләр.
Елмаеп карагыз дөньяга,
Рәхәт бит яшәве шулаймы?
Елмаеп яшәсәң көн саен
Укырга, уйларга бик җайлы.
-Кәефләрегез ничек?
-Укучылар каршы күршегез һәм ян күршегез белән исәнләшегез дә, бер-берегезгә карап елмаегыз.
-Тыныч кына утырыйк. Игътибарны дәрескә юнәлтик. Әйдәгез, дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерик.
коммуникатив УУГ
регулятив УУГ
ll.
lll.
lV.V.
Vl. Белемнәрне актуальләштерү.
Алган белемнәрне кабатлау, ныгыту.
Проблема кую
Яңа белемнәр ачу.
Яңа темага кереш.
Физкультминут
ка
Яңа белемнәрне ныгыту
Яңа белемнәрне куллану.
Рефлексия. Парковка.
Интерактив такта
Слайд 3
Слайд 4
Слайд 5
дәреслек
Эш дәфтәрләреСлайд 6 Укучылар 1-10 кадәр саннарны тәртип буенча иң кечкенә саннан башлап, аннары иң зур саннан башлап саныйлар.
Укучылар укытучы дөрес әйтсә, торып басалар; укытучы дөрес әйтмәсә, тыныч кына утыралар.
Укучылар монда 9 гына сан булуын, 1 санның төшеп калуын әйтәләр.
4 саны
Чөнки бүген 4 санын кушу һәм алу турында өйрәнәбез.
Укучылар мисалларны чишәләр.
Саннарга барлыгы 4 не кушканнар, барлыгы 4 не алганнар икәнен әйтәләр.
Укучылар музыкага биеп йөриләр. Музыка туктагач , тынып калалар. Укытучы әйткән мисалларның җавабы ничә булуга карап, шуның кадәр саннан торган төркемгә берләшәләр.
Мисалларны командадагы 4 катнашучы билгеле вакыт эчендә сайлап алалар һәм вакыт беткәч, әйләнә буйлап бер-берсенә бирәләр.
Укучылар рәсемнәр буенча мәсьәлә төзеп чишәләр.
Укучылар санлы кисемтәдә умарта корты, чикерткә, энә карагы, тараканның 4 не кушу һәм 4 не алу алымнарын сызым ярдәмендә күрсәтәләр.
Укучылар укытучы биргән рәсемнәр буенча 4 не кушу һәм 4 не алуга мәсьәләләр төзиләр. Каршы күршеләре белән җаваплары турында сөйләшәләр. Укытучы сорагач каршы күршесенең җавабы турында сөйлиләр.
Укучылар конвертлардагы түгәрәкләрне тактага беркетәләр һәм шулай үзләренең фикерләрен белдерәләр.
Проблема куеп, аны чишү .
Микз-фриз-груп
Вакыт
Күңелле һәм файдалы ял итү.
Дәрестә алган белемнәребезне математик гамәлләр эшләп ныгыту.
Дәрестә алган белемнәребезне куллана белү.
Үзеңнең дәрестә алган белемең турындагы фикереңне әйтеп бирә алу.
Телдән эш.
1. 1-10 га кадәр саннарны тәртип буенча һәм киресенчә санарга (иң кечкенә санны табып тәртип буенча санагыз, ә аннары иң зур саннан башлап тәртип буенча санарга).
(слайд3)
2. Тэйф оф-тач даун. Вакыт.
-Нинди саннар арасында тора?
Мин әйткән сан ике сан арасында урнашкан. Дөрес әйтсәм, торып басасыз. Дөрес булмаса, урыныгызда каласыз.
(2 3 4, 5 4 6,7 9 10, 1 2 3)
Тактада саннар язылган.
2, 6,8,9,7,3,5,1,10
Санап карагыз әле, монда без өйрәнгән бөтен саннар да язылганмы?
-Нинди сан төшеп калган?
- Мин ни өчен нәкъ менә 4 санын төшереп калдырдым икән? (слайд 4)
_Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы 4 не кушу һәм 4 не алу.
Укучылар, тактадагы мисалларга карыйк та, сорауга җавап бирик әле.
-Барлыгы ничәне кушканнар, барлыгы ничәне алганнар?
5+2+2= 8- 2-2=
4+1+3= 9-3 -1=
2+3+1= 7 -1-3=
(слайд 5)
-Сез музыкага биеп йөрисез. Музыка туктагач, тынып каласыз. Мин мисаллар әйтәм. Җавабы ничә булуга карап, шуның кадәр саннан торган төркемгә берләшергә кирәк.
Сималтиниус раунд тэйбл. Вакыт.
Укучылар, сезгә кушу һәм алуга карата мисаллар язылган карточкалар бирәм. Шул мисаллар арасыннан 4 не кушу һәм 4 не алуга карата булган мисалларны гына сайлап язарга. Команданың 4 катнашучысына берүк вакытта эшләргә һәм билгеле вакыттан соң әйләнә буенча бер-берсенә бирергә.
2. Дәреслектән мәсьәлә чишү: №5.
Дәфтәрдә эш.№2.
Санлы кисемтәдә бөҗәкләрнең 4 не кушу һәм 4 не алу алымнарын күрсәтергә.
Релли Робин. Вакыт.
Укучылар, мин сезгә төрле рәсемнәр бирәм. Сез шул рәсемнәр буенча 4 не кушу һәм 4 не алуга карата мәсьәлә төзисез. Каршы күршегез белән җавабыгыз турында фикер алышасыз. Укытучы сорагач карш
ы күршегезнең җавабы турында сөйлисез.

Укучылар, мин сезгә эчендә өч төрле түгәрәкләр( яшел, кызыл, сары) салынган конверт бирәм.
Яшел төс- миңа дәрес ошады һәм барысын да аңладым.
Сары төс- мин теманы аңлап бетермәдем.
Кызыл төс- мин бернәрсә дә аңламадым дигәнне белдерә.
Шул түгәрәкләр ярдәмендә сезгә үзегезнең фикерләрегезне белдерергә кирәк. (слайд 6)

шәхси УУГ
коммуникатив УУГ
регулятив УУГ
танып-белүУУГ
шәхси УУГ
регулятив УУГ
шәхси УУГ
коммуникатив УУГ
регулятив УУГ
коммуникатив УУГ
шәхси УУГ
танып – белү УУГ
коммуникатив УУГ
шәхси УУГ
регулятивУУГ
коммуникатив УУГ
шәхси УУГ