5 нче сыйныфта татар теленн?н д?рес. Лексика б?леген кабатлау


Татарстан Республикасы
Алабуга миниципаль районы
Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе

Лексика бүлеген кабатлау
(5нче сыйныфта татар теленнән ачык дәреснең план-конспекты)


Татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Әхмәтҗанова Р.Г.

Тема: лексикология бүлеген кабатлау
Максат: Омоним, синоним, антоним, фразеологик әйтелмәләр темаларын кабатлау, аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру, укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерү.
Җиһазлау:
5-сыйныф “Татар теле”дәреслеге,Казан,”Мәгариф”нәшрияты,2006,
С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”,Казан “Мәгариф”2002,
Ч.М.Харисова Татар теле, Казан “Мәгариф” 2006,тема буенча презентаци
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.
“Туган телеңнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул”,-дигән Каюм Насыйри. Сез дә телегезне яратасыз.Тел турында нинди мәкальләр беләсез?
(укучыларны тыңлау)
-Укучылар!Без хәзер телнең кайсы бүлеген өйрәнәбез?
(лексикология)
-Лексикология дип нәрсәгә әйтәбез?
(телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасына)
Бирелгән җөмләләрдән омонимнар табарга
1) Ат муенында була, эшләп арыгач була, каникулга чыккач була.
(Ял)
2) Шул сүз белән кеше битен һәм бер санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә дә шул сүзне әйтеп кушалар.
(Йөз)
3) Алмашлыкның берсе ул, шуның белән итек тә ямыйлар.
(Без)
Нәтиҗә ясау.
Әйтелешләре һәм язылыш үзенчәлекләре буенча омонимнар ничә төрле була?(укучыларның җавапларын тыңлау)
Омонимнар әдәбиятта ни өчен кулланыла?
(Укучыларның җавапларын тыңлау)
II.Теманы актуальләштерү.
Дәфтәрләргә число һәм теманы язу.
“Бер сүз белән аныклагыз”уены уйнау.
Укучылар! Тактада омонимнар язылган.Сез ул сүзне бер сүз белән аныкларга тиеш: чигү, өрү, тарту, кабак, төш.
(Артка чигү-яулык чигү, эт өрү-утка өрү, чана тарту-он тарту, кабак бәлеше-күз кабагы, төш күрү-төш җитү-җимеш төше-җиргә төш.)
Синонимнар һәм антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез?
(укучыларның җавапларын тыңлау)
“Кем тизрәк” уены уйнау
Бирелгән сүзләрнең синонимнарын һәм антонимнарын язарга.
Синоним Бирелгән сүз Антоним
Чибәр,сылу,зифа,күркәм,
нәфис матур Ямьсез,иләмсез,килбәтсез,
Шөкәтсез,килешсез,шыксыз
Эре,дәү,олы,өлкән зур Кечкенә,бәләкәй,нәни,вак
Хак,чын,рас,тугры дөрес Ялган,алдау
Кызу,кайнар эссе Суык,салкын
Пакь,саф,таза,керсез чиста Пычрак,керле,шакшы,кара
Әйбәт,шәп,ару яхшы Начар,яман,әшәке,юньсез
Таза,сау,терелү,сихәтләнү сәламәт Авыру,сырхау,хәстә,чир
Юнь,очсыз арзан Кыйбат,кыйммәт,бәяле
Иптәш,сердәш,ахирәт дус дошман
Уеннан соң нәтиҗә ясау.
Фразеологик әйтелмәләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?
(укучыларның җавапларын тыңлау)
“Фразеологизмнарны күрсәт” уены уйнау, дөрес җавапларны дәфтәрләргә язып бару
а) 1. телен йоту б) 1.пычак кайрау
2. ризыгын йоту 2. теш кайрау
3. су йоту 3.кайчы кайрау
4. чәйнәп йоту 4. балта кайрау
ә) 1. чикләвек вату в) 1.борчак пешмәү
2. баш вату 2.аш пешмәү
3. таш вату 3.бәрәңге пешмәү
4. кирпеч вату 4. ботка пешмәү
а-1, ә-2, б-2, в-1 Фразеологизмнарны мәгънәсе туры килгән сүзләр белән язарга
1.Табан ялтырату 2.Тату, дус булмау
2.Борчак пешмәү 1.качу
3.Утлы табага бастыру 4.Игътибарсыз булу
4.Бармак аша карау 3.ачулану
5.Салам кыстыру 6.үпкәләү
6.Серкәсе су күтәрмәү 5.мактау
7.Күз буяу 8.уйлау
8.Баш вату 7.алдау
Уен һәм биремнәрдән соң нәтиҗә ясау.
III.Йомгаулау.
Укучылар! Без бүген дәрестә кайсы темаларны кабатладык?
(Укучыларның чыгышларын тыңлау.)
Дәрескә нәтиҗә ясау,билгеләр кую.
Өй эше.Омонимнар, синонимнар, антонимнар, фразеологик әйтелмәләр кулланып, 1-вариант “Әнием-иң кадерлем”,2-вариант ”Әтием-киңәшчем” дигән темаларга хикәя яза.