?зара кире саннар темасына д?рес эшк?ртм?се (6 сыйныф)


Лаеш муниципаль районы Кече Елга гомум урта белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле укытучысы Абдуллина Н.Х. ның дәрес эшкәртмәсе.
Математика Класс: 6
Тема: Үзара кире саннар.
Максат: 1) үзара кире саннар төшенчәсе белән таныштыру, үзара кире саннарны табарга өйрәтү, үзара кире саннар табу кагыйдәсен формалаштыру, бер үк типтагы тигезләмәләр чишү күнекмәләрен эшкәртү;
2) аралаш, унарлы вакланмалар, натураль саннар өчен үзара кире саннар табу күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның хәтер, уйлау, фикер йөртү сәләтләрен үстерү;
3) коллективта иҗади эш аша җаваплылык, классташларыңның уңышлары өчен куана белү, тырышлык сыйфатлары, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләү.
Әдәбият: Н.Я.Виленкин һ.б. Математика – 6 класс, 93-94 бит.
Җиһазлау: проектор, экран, презентация, карточкалар
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе
Метод: репродуктив
Дәрес барышы
Оештыру өлеше– 2 мин.
Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Шәп! (Зур бармакны өскә күтәрәләр)
Терәк белемнәрен актуалләштерү
Өй эшен тикшерү.– 5 мин.
Укучылар, сез үтелгән материал буенча бер-берегезне тикшерәсез һәм өйрәтәчәксез.
Укучылар, үзегезнең карточкаларыгызны алыгыз, кулларыгызны күтәреп, үзегезнең парыгызны табыгыз. (иңгә-иң партнерлар белән эш)
Күзе ачыграк булган укучы икенчесеннән сорый. (Үз карточкасындагы сорауны бирә).
Икенчесе җавап бирә.
Сорау биргән укучы булыша һәм мактый.
Укучылар ролләрен алмашыналар.
Укучылар карточкаларын алмашыналар. (Һәрбер җавап 30 секунд)
Әфәрин! Бер- берегезгә рәхмәт әйтегез.
Телдән эш:
Экранда контроль эш биремнәре күрсәтелә. Һәр укучы үз номеры астындагы биремне башкара һәм җавабын язып куя.
Аңлатманың кыйммәтен табарга:
1- 59; 47 × 38; 13 + 23;
Аңлатманың кыйммәтен табарга:
1- 58; 58×112; 27 + 37;
Гадиләштерергә:
а+ 12а; 23× 923; 12m + 32m;
Табарга:
32 нең 78 ; 49 ның 37
Җаваплар:
49; 314; 1; 38; 1516; 57; 112a; 9; 2m; 28; 21
Яңа материалны аңлату – 10 мин.
Хәзерлек эше.
Такта янына укучылар чыгып эшлиләр.
? билгесе урнына нинди сан язарга?
КОТ 37ТОК ?
Исәпләргә: 37× 73 ; 17 ×7; 45× 54; 5×15 ( Сез нәрсә күрдегез?)
Төшеп калган саннарны куегыз. (Слайд)
23 × = 1; 59 × = 1; 137 × = 1;
Төркемнәрдә эш. Тема һәм максатны ачыклау.
Укучылар, такта янында эшләгәннәрдән чыгып, бүгенге дәрес темасын һәм максатларын ачыклап карыйк. (укучылар фикер алышалар). Һәр төркемнән бер укучының җавабы тыңлана.
Уйлагыз – языгыз – фикерләшегез.
Укучылар, экрандагы сорауларга җавап биреп карагаз әле.
Нинди саннарны үзара кире саннар дип атарбыз?
Нинди сан аралаш вакланма өчен, гади вакланма өчен, натурал сан өчен үзара кире сан булыр?
Унарлы вакланма өчен кире санны ничек табарга?
Нинди дә булса санга кире санны ничек язарга?
Һәр укучыга уйларга, битләргә дөрес җавапны язарга, иптәшен тыңларга, фикер алышырга бер минут вакыт бирелә.
Дәфтәрләрдә эш. Числоны, теманы яздыру.
Төркемнәрдә эш.
Укучылар, әйтелгәннәрдән чыгып, кем үзара кире сан табу кагыйдәсен әйтер икән? (Укучылар фикерләшәләр, җавап тыңлана. Җавап бирә 2 нче өстәлдән һәм 1 нче өстәлдән 3 һәм 1 номердагы укучылар)
Физкультминутка -3 мин.
Мин музыка җибәрәм, ә сез класс буенча йөрисез. Музыка туктагач, сез сорауны тыңлыйсыз. Җавап ничә була, сез шундый санны рәсемнән табып шул урынга барып басасыз. Ләкин җавапны берәү дә кычкырып әйтми. Сораулар:
3130 санының дистәләр разрядында кайсы сан тора? (3)
429-29+10 ничә була? (410)
Әгәрдә 48 не 12 гә бүлсәк, ничә була? (4)
Әгәр 0,8 не 38 тапкырласак , ничә була? (0,3)
Белемнәрне ныгыту– 13 мин.
Телдән таблица тутыру:
Бирелгән сан 351781592,7 8 12 0 1
Аңа кире сан № 577 (а-в), 94 бит (такта янында һәм дәфтәрләрдә комментарийлар белән).
Бу саннарның үзара кире булуын ничек дәлилләргә? ( Тапкырлап карарга, әгәр җавап 1 булса, бу саннар үзара кире саннар була).
№ 580, 95 бит. Такта янында һәм дәфтәрләрдә комментарийлар белән).
Тигезләмәдә нәрсә билгесез?
Билгесез тапкырлаучыны ничек табабыз?
Проблема туды: без бүлә белмибез. Бу тигезләмәне икенче төрле ничек чишеп була?
Мәсьәлә чишү. Камил өйгә 2,8 кг балык тотып кайткан.Бу балыкның 27 сеннән уха пешергәннәр, ә калганының 80% ын кыздырганнар. Күпме балык кыздырганнар?
Шартын төзү;
Чишү;
Җавабын язу.
Белемнәрне тикшерү – 5 мин.
Мөстәкыйль эш:
“Партадашыңа бирем яз”
Җавапта бер килеп чыгарлык 2 мисал китер.
“Хаталарны тап”
815 * 15 8=1
1115 * 138=1
1022* 225 = 1
Гамәлне эшләргә:
a)3,7* ab* ba; б) 42588 *10099* 99100.
Рефлексия– 3 мин.
Укучылар, хәзер һәрберегез дәрестә алган бер яңалыкны әйтеп китәчәксез. Сез әзерме?
Өй эше бирү– 2 мин.
Йомгаклау – 2 мин.
Нәтиҗәләр ясау
Билгеләр кую
Укучылар дәрес тәмам, рәхмәт сезгә.