Татар халык ?кияте “?ч кыз”


Татар халык әкияте “Өч кыз”
1-нче күренеш
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, дип, көне-төне эшләгән, ди.
Әни өстәл янына чыга.Уенчыкларын алып кызлар чыга. Зур кыз: «Бу курчак, бу курчак. Бу әйбәт, матур курчак”. Уртанчы кыз: “Бу эт, бу эт. Бу кечкенә, матур эт. Кечкенә кыз:Туп,туп матур туп. Сикер,сикер,матур эт. Уенчыкларын куеп, өстәл янына утырышалар. Әни балаларын сыйлый: Әни Кызлар
- Кызым, мә кәнфит аша – Рәхмәт, әни - Кәнфит тәмле? -Әйе, кәнфит тәмле
- Кызым, мә чәй эч – Рәхмәт, әни - - Чәй тәмле?- Әйе, кәнфит тәмле
- Кызым, мә чәк-чәк аша – Рәхмәт, әни - чәк-чәк тәмле? -Әйе, чәк-чәк тәмле
Әни янына торып басалар, шигырьләр сөйлиләр:
Әнием минем матур,күзләре якты,көләч. Шундый күңелле була ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә, әни миңа елыша. Битләре аның, ә куллары йомшак.
Җыр җырлыйлар: Әни янында. Персонажлар пәрдә артына чыгалар.
2-нче күренеш
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, ди. Кызлар үз өйләренә таралышалар. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән (Агач артыннан Тиен чыга): - Исәнме -Исәнме, тиен. - - Хәлләр ничек? - Хәлләрем начар. Тиен, дустым, бар тизрәк, кызларымны чакыр әле
Тиен Зур кыз янына чапкан. Зур кыз керләр юа икән. - Исәнме -Исәнме, тиен - Әниең авырый, бар тизрәк! – Бик барыр идем, шушы керләрне юарга кирәк - Алайса син шушы кердән аерылма
Тиен ачулангач, зур кыз бакага әверелгән.
Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, ярминкәгә җеп эрли икән. Тиенгә әйткән: Барыр идем, шушы җепне эрләргә,.
Тиен ачулангач, уртанчы кыз  үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен Кече кыз чапкан, Кече кызның камыр баса икән.
- Исәнме -Исәнме, тиен - Әниең авырый, бар тизрәк! - Әнием авырый?! Әйдә киттек! Әни йортына чабалар
- Исәнме, әни -Исәнме,кызым - Әни, хәлләр ничек? - Хәлләрем начар. – Әни, мә чәй эч - Рәхмәт, кызым
Кояш,кояш, мәңге балкый, мәңге нур сибә. Кояш гомере телим әнием, сиңа
       - И бала, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч, юаныч бул.
3-нче күренешКече кыз чыннан да бик озак яшәгән, ә үләргә вакыт җиткәч, ул бал кортына әверелгән. Бал корты очып чыга. Бал корты бер чәчәктән икенче чәчәккә кунып бал җыя икән. Ә җирдә бар нәрсәдә йокыга талгач, бал корты үз оясында тәмле итеп йоклый икән. Ә уянгач, бал белән шикәр ашый икән. Персонажлар чыга, мәкаль әйтәләр:
Әни йөрәген яхшылык белән дәвалап була!