Эш к?газьл?рен язу ?рн?к?ре


Аңлатма язуы
(объяснительная записка)
Аңлатма язуы (мәгълүматнамә) – җитәкчегә нинди дә булса мәсьәләгә, хезмәткә карата яки эш турында язма рәвештә бирелә торган рәсми мәгълүмат (ачыклама).
Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры М.М.Әһлиевкә
аңлатма язуы.
3 нче сентябрь, 2008 нче ел.
Чит илгә сәяхәттән кайтып җитә алмау сәбәпле, 2 көн (1-2 нче сентябрь) мәктәптә дәресләрдә була алмадым.
Х сыйныф укучысы:_______________ Хәйруллина Р.Л.
Белешмә (справка)
Белешмә - теге яки бу фактны һәм вакыйганы раслап, кирәкле мәгълүмат бирүче рәсми документ.
Документ төгәл, мөмкин кадәр кыска була. Анда чистартулар, төзәтмәләр һич тә булырга тиеш түгел.
Белешмә учреждение, оешма тарафыннан бирелә. Анда учреждение, оешманың мөһере (печате), штампы, җаваплы кешенең шәхси имзасы һәм фамилия, инициаллары булырга тиеш. Боларның берсе генә булмаса да, белешмә үз көчен югалта.
Алар төрле эчтәлектә була: кайда укуы, эш урыны, сәламәтлек турында һ.б.
Белешмә
Штамп
документ номеры,
дата
Бу белешмәне Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе дирекциясе Авзалова Гөлфиягә аның чыннан да әлеге мәктәпнең 5 нче сыйныфында укуын раслап бирә.
Белешмә район китапханәсенә тапшыру өчен бирелә.
23 нче апрель, 2008 нче ел.

Мәктәп директоры: _____________ М.М.Әһлиев
Гариза (заявление)
Гариза ул – язма рәвештә рәсми формада язылган шәхси үтенеч (эшкә, уку йортына һ.б. кабул итү, нәрсәгәдер рөхсәт сорау һ.б.).
Гариза кулдан языла. Ул билгеле бер оешмага, хезмәт урынындагы кешегә (затка) адреслана.
План.
Үтенеч белән мөрәҗәгать ителгән оешма яки шәхес адресы.
Фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм эш урынындагы дәрәҗәсе.
Документның исеме – гариза.
Үтенеч-сорауның кыскача эчтәлеге.
Гариза язылу көне.
Гариза язучының имзасы.

Казан шәһәренең “Авангард”
заводы директоры Ә.В.Вәгыйзовка
Казан шәһәре Чуйков урамы,
12 нче йортның 5 нче фатирында
яшәүче Хамматов Зиннур Гали
улыннан
гариза.
Мин, Хамматов З.Г., сорыйм Сездән җәйге каникул чорында улым Хамматов Л.З.- ны эшкә алуыгызны.
30 нчы май, 2008 нче ел. Имзам: ______________
Белдерү (объявление)
Белдерү (игълан) – аерым кешеләр белергә, танышырга тиешле хәбәр. Ул газетада, журналда бастырылырга, радио, телевидениедән әйтелергә, берәр урынга язылып эленергә мөмкин.
Белдерү аерым кешеләр, оешмалар исеменнән языла. Ул, гадәттә, эндәш сүзләр белән башлана (мәсәлән, хөрмәтле укучылар, ата-аналар, укытучылар, иптәшләр).
План.
Кемгә мөрәҗәгать ителә.
Чара үткәреләчәк көн.
Урыны.
Исеме.
Вакыты.
Җаваплы кеше яки оешма.
Белдерү
Сишәмбе көнне, ягъни 15 нче февральдә, 18 сәгатьтә мәктәпнең актлар залында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә була.
Программада:
Кереш сүз.
Әдәби- музыкаль монтаж.
Викторина.
Түгәрәк советы.
Чакыру-белдерү
Кадерле дуслар!
Сезне “Чишмә башы” түгәрәгенә чакырабыз. Анда сез үзегез яраткан шагыйрьләр, язучылар һәм аларның иҗаты белән танышырсыз, шигырь язу серләренә төшенерсез, үзегезнең иҗат җимешләрегез белән уртаклашырсыз.
Түгәрәк утырышлары һәр атнаның җомга көнендә уздырыла. Ул 16 сәгатьтә башлана.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Беркетмә (протокол)
Беркетмә - җыелыш, киңәшмә, конференция һ.б.ш. чараларның барышын төгәл итеп язып бара торган документ.
Утырыш барышын яктырту дәрәҗәсенә карап, беркетмә тулы һәм кыска була.
Беркетмә - эш кәгазьләренең иң киң таралган төре. Ул мәктәп тормышында да еш файдаланыла. Анда җыелышның көн тәртибе, тулы барышы, ягъни һәр чыгыш ясаучының төгәл фикере, тәкъдимнәр һәм кабул ителгән карар языла. Беркетмә текстында кеше фикерен бирүдә туры һәм кыек сөйләмле җөмләләр күп кулланыла.
Беркетмә түбәндәге калыпка нигезләнеп языла:

Беркетмә № __
Киңәшмә, утырыш, конференциянең кайда кемнәр тарафыннан үткәрелүе.
Датасы ____________
Рәис: _______________________ (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)
Сәркатип: ___________________ (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)
Катнаштылар: _______________ (фамилияләре языла)
Чакырылдылар: _______________ (фамилияләре языла)
Көн тәртибе:
1.
2.
3.
Тыңланды.
(Чыгыш ясаучыларның чыгыш эчтәлекләре языла.)
Карар:
1.
2.
3.
Рәис: __________________________ (имза)
Сәркатип: __________________________ (имза)
Беркетмә №5
Баулы районы Кызылъяр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары җыелышы.
3 нче апрель, 2008 нче ел.
Рәис: Ләйсән Галиева.
Сәркатип: Илһам Булатов.
Катнаштылар: 18 укучы, 2 укучы, авыру сәбәпле, җыелышта катнаша алмый.
Чакырылдылар: сыйныф җитәкчесе Җ.Г.Исламов.
Көн тәртибе.
Мәктәптә уздырылачак халык иҗаты бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре.
Тыңланды.
Көн тәртибендәге мәсьлә буенча беренче сүз сыйныф җитәкчесе Җ.Г.Исламовка бирелде. Ул 8 нче сыйныф укучыларының үзешчән сәнгатьтә, әдәбият һәм драма түгәрәкләрендә актив катнашып килүләрен әйтте. Киләсе бәйрәмгә эзерлек эшләрен башкару өчен җаваплы укучыларны билгеләде.
Сыйныф командиры А.Кәримов, укучылар А.Нигъмәтуллина, М.Талыйпова, Н.Абдуллин сыйныф җитәкчесенең тәкъдимнәрен хуплап сөйләделәр һәм үзләреннән дә кайбер тәкъдимнәр керттеләр.
Карар:
Халык иҗаты бәйрәмендә актив катнашырга.
Укучыларның үзләре чиккән, бәйләгән, кулдан эшләгән әйберләреннән күргәзмә оештырырга.
“Айлак өй”, “Казан сөлгесе” күренешләрен файдаланып, җырлы-биюле кичә әзерләргә.
Рәис: _____________
Сәркатип: ___________
Тәрҗемәи хәлем (автобиография)
Тәрҗемәи хәлем (автобиография) – үз тормышыңның төп вакыйгалары турында кыскача хроникаль белешмә рәвешендә язу. Автобиографияне укырга кергәндә, эшкә кабул иткәндә, хәрби хезмәткә чакырылганда, бүләккә тәкъдим иткәндә һ.б.ш. очракларда таләп итәләр. Автобиография текстында түбәндәгеләр күрсәтелә:
язган кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;
туган урыны, вакыты (ел, ай, көн);
кайда укуы;
хезмәт эшчәнлеге, хәзерге вакытта эшләгән урыны;
башкарган җәмәгать эше;
гаилә хәле турында мәгълүмат.
Автобиография беренче зат исеменнән языла.
Тәрҗемәи хәлем
Мин, Хәбибуллина Әлфирә Газиз кызы, 1992 нче елның 12 нче мартында Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туганмын.
1999 нче елда мин Казан шәһәрендәге 73 нче татар-рус мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Хәзер 9 нчы сыйныфта укыйм. Мин әдәбият, тарих, математика фәннәрен яратам.
Безнең мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Мин “Оста куллар”, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләренә йөрим.
Мин – гаиләбездәге дүрт баланың өченчесе. Әтием Газиз 26 нчы заводта эретеп ябыштыручы, ә әнием 5 нче фабрикада тегүче булып эшли. Олы абыем белән апам КДУда, ә энем 73 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфында укый.
20 нче март, 2008 нче ел. Имзам: ________________
Раслама (расписка)
Раслама (расписка) – берәр нәрсә алганлыкны раслап имза куелган рәсми язу, документ. Раслама, гадәттә, акча, кыйммәтле әйберләр, документлар алганда языла. Ул түбәндәге өлешләрдән тора:
раслама язучының исеме, әтисенең исеме, фамилиясе;
әйбер алынырга тиешле оешманың атамасы яки кешенең исем-фамилиясе;
алынган яисә алыначак әйбернең күләме, саны башта цифр, аннары җәяләр эченә сүзләр белән языла;
нинди документ нигезендә алынуы күрсәтелә;
алучының шәхси имзасы, раслама язылган көн, ел, вакыт күрсәтелә.
Раслама
Мин, Әхмәтов Гомәр Заһит улы, Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А сыйныфы укучысы, мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча диретор урынбасары Хәкимов Рөстәм Газиз улыннан Җиңү бәйрәменә багышланган концерт өчен 15 (унбиш) бию костюмы алдым.
2008 нче ел, 7 нче май. Имзам: ________________
Ышаныч кәгазе (доверенность)
Ышаныч кәгазе (доверенность) – бер зат тарафыннан икенче затка өченче затлар алдында вәкиллек итү өчен бирелә торган язма вәкаләт.
Ышаныч кәгазенең гамәли чоры 3 елдан артык була алмый. Әгәр ышаныч кәгазендә аның гамәли чоры күрсәтелмәгән булса, ул язылган көннән алып бер ел дәвамында көчендә кала. Язылган көне күрсәтелмәгән документ гамәлгә яраксыз дип санала.
Түбәндәге очракларда ышаныч кәгазенең гамәлдә булуы туктатыла:
гамәли чоры узгач;
биргән зат аны юкка чыгарганда;
биргән зат аннан баш тартканда;
биргән юридик зат бетерелгәндә;
бирелгән юридик зат бетерелгәндә;
биргән граждан үлгәндә;
бирелгән граждан үлгәндә.
Ышаныч кәгазе түбәндәге тәртиптә языла:
Документның исеме.
Ышаныч кәгазе бирүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.
Әйбер яки акча алыначак оешма яки кешенең исеме.
Алынган сумма яки әйбернең күләме (сумма башта саннар, аннан соң җәяләр эченлә сүзләр белән күрсәтелә).
Алучының имзасы.
Язылу вакыты.
Раслаучының имзасы, оешма мөһере.
Ышаныч кәгазе
Мин, Баек урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы Вилданов Айдар Илһам улы, 2008 нче елның июль аенда “Фордзон” ачык акционерлык җәмгыятендә эшләгән өчен тиешле 1675 (бер мең алты йөз җитмеш биш) сум акчаны алуны үзебезнең мәктәпнең Х сыйныф укучысы Гайсин Әнвәр Миркасыйм улына ышанып тапшырам.
Имзам: ____________________
Вилданов Айдар Илһам улының имзасын раслыйм.
М.у.
Баек урта мәктәбе директоры: _________ М.Ф.Мусин
Сыйфатнамә (характеристика)
Сыйфатнамә - кемнең дә булса хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлеге турында рәсми рәвештә бирелә торган язма бәяләмә.
Арча районы Өчиле урта мәктәбе укучысы Әмиров Булат Муса улына
сыйфатнамә.
Әмиров Булат Муса улы 2007-2008 нче уку елында Арча районы Өчиле урта мәктәбендә укыды.
Мәктәптә уку чорында ул үзен тырыш, тәртипле һәм намуслы укучы итеп танытты. Барлык фәннәрдән “4” һәм “5” билгеләренә генә укыды.
Тыйнак, аралашучан, ярдәмчел булганга, аны иптәшләре дә, укытучылар да яратты, хөрмәт итте.
Ул җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Мәктәп газетасының мөхәррире булып эшләде. Мәктәптә уку чорында спорт һәм музыка белән яратып шөгыльләнде.
Сыйфатнамә яңа уку урынына – Арчаның 1 нче урта мәктәбенә тапшыру өчен бирелә.
Мәктәп директоры ______________ М.М.Мортазин
Сыйныф җитәкчесе ________________ Т.И.Исламова
27 нче июнь, 2008 нче ел.
Акт
Акт – билгеле фактларны, эш-гамәлләрне, вакыйгаларны раслаучы документ.
Акт язу өчен берничә кешедән торган комиссия төзелә. Комиссия югары җитәкче боерыгы белән төзелә. Аның составына тикшерелергә тиешле фактларны аңлап хәл итә белә торган белгечләр кертелә. Актлар матди дәлилләрне барлаганда, документларны, матди кыйммәтләрне кулланудан чыгарганда языла. Андагы һәр факт тикшерүче тарафыннан исбат ителгән, кире какмаслык материалга нигезләнгән булырга тиеш.
Акт язганда түбәндәге тәртип саклана:
Документның башкарган эше, исеме (китапханәдә тикшерү, кабул итү-тапшыру, ревизия һ.б.).
Акт төзүчеләрнең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (башта комиссия рәисенең, аннан соң алфавит тәртибендә калган әгъзаларның исем-фамилияләре языла).
Акт төзелгән вакыт (көне, елы).
Акт тексты.
Нәтиҗә.
Шәхси имзалар.
Акт
(Ремонт эшләрен кабул итү һәм тапшыру турында)
Әлеге акт 2008 нче елның 16 нчы июлендә - бер яктан, мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Әфләтунов Вәли Гали улы, икенче яктан, ремонт бригадасы әгъзалары:
9 нчы сыйныф җитәкчесе – Хафизова Рәмзия Госман кызы;
9 нчы сыйныф укучылары – Гарипов Рөстәм Хәмит улы, Галиев Рамил Равил улы, Заһирова Алсу Айдар кызы тарафыннан төзелде.
2008 нче елның 1-10 июлендә түбәндәге ремонт эшләре башкарылды:
1. 1 кв.м га 100 (йөз) сум түләү шарты белән 200 (ике йөз) кв.м идән буялды.
2. 1 кв.м га 150 (йөз илле) сум түләү шарты белән 300 (өч йөз) кв.м идән буялды.
Югарыда саналган эшләр мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Әфләтунов В.Г. тарафыннан кабул итеп алынды һәм ремонт бригадасы әгъзалары тарафыннан тапшырылды.
Шуны раслап имзалар куябыз:
Мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары ______ Әфләтунов В.Г.
9 нчы сыйныф җитәкчесе: _______________ Хафизова Р.Г.
9 нчы сыйныф укучылары: ________________ Гарипов Р.Х.
________________ Галиев Р.Р.
________________ Заһирова А.А.
16 нчы июль, 2008 нче ел.
Хат (письмо)
Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.
Хат ничек языла? Шәхси хатларның төп бүлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү.
“Исәнме, кадерле әнием!”
“Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Динә апа!”
“Исәнме, якын дустым Ирек!”
Болай да башланырга мөмкин:
“Хәерле көн, газиз әнием!”
“Хәерле кич, дустым Нурия!”
Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу.
“Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?”
Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау.
“Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә “Су буенда” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Тамашачылар бик ошаттылар.”
Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.
Шәхси хатларга җавап язу – тәрбиялелек билгесе, ләкин җавап таләп итмәүче хатлар да була. Искә төшерү, хәбәр итү (уведомление), раслау, кисәтү, чакыру, тәбрикләү, гарантия бирү, мәгълүмат бирү хаты шундыйлардан. Болай бүлү шартлы рәвештә генә, чөнки бер үк хат сорауны да, искә төшерүне дә, чакыруны да үз эченә алырга мөмкин.
Хатларның эчтәлеге бик күптөрле: яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б.
Функциональ билгеләренә карап, хатларны түбәндәге төркемнәргә бүләләр: күмәк хатлар, шәхси хатлар, матбугат хатлары, ачык хатлар, циркуляр хатлар.
Хат формасында язылган әдәби әсәрләр дә була. Мәсәлән, Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, Һ.Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмалары, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте.
Хатның адресын язуга таләпләр:
адресатның фамилиясе, инициаллары;
урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны;
торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.);
өлкә, край, республика исеме;
почта индексы.
Исәнме, кадерле абыем!
Сине “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем алуың белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, яраткан һөнәреңдә яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхете телибез. Без синең белән горурланабыз, абыем.
Мин үзем яхшы гына укыйм. Әти белән әни дә әйбәт кенә эшләп йөриләр. Барыбыздан сезгә күп сәлам. Бергәләп кунакка кайтыгыз.
Хушыгыз.
Уңышлар теләп, сеңелең Алия.
1 нче июнь, 2008 нче ел.
Васыятьнамә (завещание)
Васыятьнамә - гражданның үзе исән вакытта милкен мирас итеп тапшыру турында язып калдырган теләге, үтенече.
Васыятьнамә - язу урыны һәм вакыты күрсәтелеп төзелергә һәм васыятьнамә язучының үз кулы белән имза куелып, нотариус тарафыннан расланырга тиеш. РФ ГКның 541 нче статьясында васыятьнамәнең нотариус тарафыннан түгел, ә башка хезмәт урынындагы затлар тарафыннан раслану мөмкинлеге очраклары да каралган: хәрби часть командиры, судно капитаны, хастаханәнең баш табибы, экспедиция башлыгы һ.б.
Васыятьнамә
Алабуга шәһәре, ике мең бишенче ел, җиденче апрель.
Мин, Әхмәтшин Гариф Закир улы (адресым: Алабуга шәһәре, Тынычлык урамы, 15 нче йорт, 61 нче фатир), бу васыятьнамә белән түбәндәге күрсәтмәне бирәм:
Үлгән көнемә минеке булган барлык мөлкәтемне, ул нәрсәләрдән генә торса да, кайда гына булса да, мин Гарипов Ирек Габдулла улына васыять итеп калдырам.
Россия Федерациясе Граждан кодексының 527 нче статьясы эчтәлеге миңа аңлатылды.
Васыятьнамәнең бер нөсхәседәүләт нотариаль конторасында (нотариаль контораның адресы) саклана, бер нөсхәсе васыять язучы Әхмәтшин Гариф Закир улына бирелә.
_______________
(имза)
Бу васыятьнамә 2005 нче елның егерменче апрелендә дәүләт нотариаль конторасы нотариусы И. А. Моратов тарафыннан расланды.
Васыятьнамәгә Әхмәтшин Гариф Закир улы тарафыннан мин барында имза куелды. Васыять калдыручының шәхесе ачыкланган, хокуктан файдалану сәләте тикшерелгән.
Дәүләт нотариусы _____________ И.А.Моратов
(имза)
Мөһер
Шартнамә (договор)
Шартнамә - граждан хокукларын һәм бурычларын билгеләү, үзгәртү яки туктату турында ике яки берничә затның үзара килешүе. Ул предприятиеләр һ.б. оешмалар, илләр арасында хуҗалык элемтәләре урнаштыру, оештыру чарасы, шулай ук гражданнарның шәхси милекләре белән эш итүнең төп хокукый формасы да булып тора.
Шартнамәнең структурасы төрле булырга мөмкин, ләкин һәр шартнамә бер үк принцип буенча төзелә торган кереш өлештән (преамбула) башлана.
Шартнамә төзи башлаганда, беренче чиратта, аның юридик асылын исемендә үк күрсәтү зарури. “Шартнамә” яки “Килешү” сүзе һәм аның номерын күрсәтү белән генә чикләнү җитми, аңа конкрет исем бирелә, мәсәлән, “Сату-алу шартнамәсе”, “Торак йортны бүләк итү шартнамәсе” һ.б. Аннан соң шартнамәнең вакыты һәм урыны, якларның юридик статусы күрсәтелә. Юридик затларның исемнәре тулысынча бирелә, башкара торган эшләре күрсәтелә. Шартлы исем сыйфатында кабул ителгән терминнар гына файдаланыла, мәсәлән, сату-алу шартнамәсе өчен кабул ителгән терминнар – “Сатучы”, “Сатып алучы”.
Шартнамәләр югарыдагы таләпләргә җавап бирерлек итеп тутырылсалар һәм тиешле оешма тарафыннан раслансалар гына юридик көчкә ия була. Мәсәлән, йорт, дача һ.б. сату-алу яки бүләк итү турындагы шартнамә нотариаль контор тарафыннан расланмаса, юридик көчкә ия була алмый.
Шартнамә
Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Шәле авылы, ике мең бишенче ел, ундүртенче июль.
Без, Татарстан Республикасы Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Әхмәтов Әхәт Исхак улы һәм Татарстан Республикасы Питрәч районы Күн авылында яшәүче Асылов Азат Алмаз улы, бу шартнамәне түбәндәге эш турында төзедек:
Мин, Ә.И.Әхмәтов, А.А.Асыловтан биш ай срок белән 2005 нче елның 14 нче декабренә кадәр процентсыз түләү шарты белән ун мең сум акча алып тордым.
Мин, Ә.И.Әхмәтов, бурычны күрсәтелгән сроктан алдарак та түли алам, ә А.А.Асылов кабул итеп алырга тиеш.
Бурычны түләү Татарстан Республикасы Питрәч районының Күн авылында башкарылырга тиеш.
Шартнамә төзү буенча чыгымнар Ә.И.Әхмәтов тарафыннан түләнә.
Россия Федерациясе Граждан кодексының 807—813 нче статьялары эчтәлеге якларга аңлатылды.
Шартнамә ике нөсхәдә төзелде. Аның бер нөсхәсе Шәле җирле үзидарәсендә саклана, ә икенчесе А.А.Асыловка бирелә.
Имзалар: ________________ _________________
Ун мең сум акчаны алдым ______________________
(имза)
2005 нче ел, 14 нче июль.
Шартнамә Шәле җирле үзидарә башлыгы тарафыннан расланды.
Шартнамәгә яклар мин барында имза куйдылар. Аларның хокуктан файдалану сәләте тикшерелде.
Җирле үзидарә башлыгы _____________________________
(имза)
Мөһер