Инша Геройлар безне? арада


Геройлар безнең арада.
Герой, батыр, кыю, курку белмәс – бу сүзләр рәтен дәвам итү шундый рәхәт. Кайсыгызның гына үз янында шундый кешеләрне күрәсе килми икән?! Яныбыздагы һәр кешене шундый итеп күрәсе килә. Бигрәк тә егетләребез бу сүзләрнең һәрберсенә ия булсыннар иде. Бар бит ул андый егетләр. Менә шуларның берсе турында сезгә дә сөйлисем килә.
Уртача буйлы, кара күзле, кара туры чәчле, оялчан малай - ул минем сыйныфташым. Дәрестә дә һәрвакыт тыйнак һәм сабыр, белгәнен кычкырып утырмый. Кызларга карата да тупас түгел. Шаярган вакытта ялгыш кына да кешене рәнҗетми, вакытында туктый да белә. Кыскасы, киләчәктә илебезне һәм гаиләсен саклардай менә дигән чып-чын ир-егет. Исеме ничек дисезме? Исеме дә җисеменә туры килердәй бит әле аның. Азамат.
Менә шушы гап-гади малай, 6 нчы сыйныф укучысы, кибеткә ипигә барганда акча янчыгы таба. Буш булмый ул янчык. Берничә мең сум акча янында кредит һәм эш хакы ала торган карталар да була анда. Берәү булса, акчаны алып кибеткә кереп тәм-том алып, туйганчы сыйланыр иде. Юк. Безнең Азамат кибеткә ник килгәнен дә онытып, кирегә, мәктәпкә, сыйныф җитәкчесе янына йөгерә.
Менә шулай итеп акча янчыгы бер тиенен дә югалтмыйча, бәхетле хуҗасына әйләнеп кайта.
Сез күрсәгез иде, акча хуҗасының һәм мәктәп директорының Азаматка рәхмәт белдергәндә аның тыйнаклыгын. Башын да югары чөймәде, киресенчә, бераз кызарып, сүзсез генә басып торды. Масаю дигәннең нәрсә икәнен белми шул минем сыйныфташым.
Минем фикеремчә, менә шундый эштән күренә дә инде ул чын ир-егетлек. Син гел шундый булып кал, Азамат!
Шилнәбаш урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Воронова Эльвина.
423888, Тукаевский район, с. Шильнебаш, ул. Школьная, д.28.
Муниципальное общеобразовательное учреждение «Шильнебашская СОШ с углубленным изучением английского языка»
Директор – Шарифуллина Финсиля ХантимировнаТЕМА СОЧИНЕНИЯ «Герои среди нас»
Автор Воронова Эльвина Анатольевна, ученица 6 класса Научный руководитель Давлетова Земфира Ладифовна, преподаватель татарского языка и литературы МБОУ «Шильнебашская СОШ с углубленным изучением английского языка»
423888, Тукаевский район,
ул Школьная, д.28
Тел. (8-8552) 37-53-92
Шильнебаш -2017