Разил В?лиев и?атына багышланган презентация


Кеше кайчан матур була?Кеше матур шул вакытиле өчен, халкы өченяшәгәндә җан атып;замананың авырлыгынҗилкәсенә алганда;олы данга ирешеп тә,кече булып калганда. Р. Харис Елый-елый,Сугыша-сугыша җирдәАкыл күпме җавап эзләгән…Йә дөньяны үзгәртәм мин бүгенЙә булмаса үзем үзгәрәм. Разил Вәлиев Р.Вәлиевның туган авылы- Ташлык Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1974 елның 4 гыйнва-рында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Сигез балалы ишле гаиләдә олы ир бала булганга, кечкенәдән үк ул өй тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Бабасы белән балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга һәм башка күп төрле һөнәрләргә өйрәнә ул. Нәселемә хыянәт итмәм! –Игенчеләр безнең ыруда....Буразналар ярып барсаң идеШигъриятнең олы кырында. Р.Вәлиев Эш–гамәлләре белән һәрберебезгә үрнәк якташыбыз Татарстанның халык депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев турында сөйләр идем. Нинди генә урыннарда эшләсә дә, ул һәрчак югарыга, уңышка омтыла. “Ялкын” журналының башта әдәби хезмәткәре, аннан соң бүлек мөдире, Чаллы шәһәренең язучылар оешмасы җитәкчесе. Кайда гына эшләсә дә, туры сүзле, таләпчән, белемле, гадел кеше булып кала. Без аның игелекләрен гел тоеп яшибез. Бер көнемКемнәр дошман, кемнәр дус соң миңа?Буталып ла беттем дөньяда...Чал карт булып кич йокыга ятам,Сабый булып таңда уянам.Яхшыларын, матурларын гынаҖыеп куям җанга сүзләрнең.Һәр иртәне зәңгәр күккә баккач, Зәңгәрләнә тагын күзләрем.Сәламләгән чакта кешеләрнеБулмасын дип каты кулларым,Саф чишмәгә барам. Беләм чөнкиДорфалыкны аны юарын. Р.Вәлиев Разил Вәлиев яратып өйләнә. Тиздән кечкенә кызы Сөембикә туа. Разил Вәлиев гаиләсе белән. 1985 нче елда ул иң кайнар, иң болгавыр җиренә Әфганстанга китә. Аның максаты- анда михнәт чигүче, кан коючы якташларыбызны эзләп табу, алар турында якташ-ларына хәбәр җиткерү иде. 1996 нчы елда ул шул ук максат белән Чечняга һәм Ингушетиягә китә. Андагы коточкыч хәлләрне үз күзләре белән күрә, халыкка чын дөреслекне җиткерә, әсирлеккә төшкән якташларыбызны табып, аларга ярдәм күрсәтә. Ике дистәгә якын китап, дүрт пьеса, йөзләгән җыр авторы, Разил Вәлиев татар халкы, татар тарихы, татар мәдәнияте өчен янып яшәүче кеше. Мактаулы исемнәре:Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, 1982.Татарстан Республикасының М.Җәлил, А.Алиш исемендәге премия лауреаты,1990. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, 1990.Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, 2007.Татарстан Республикасының халык шагыйре, 2011.