Студентлар бел?н очрашу (сценарий)


Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе
Төрле һөнәр ияләре, студентлар белән традицион очрашу
Төзеде тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары Султанова Тәнзилә Равис кызы
Тат.Бүләр,2017
Кичә өч өлештән тора:
Слайд-шоу “Мәктәп фотоаъбомы”
"Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә" дип аталган чын күңелдән сөйләшү (төрле тармакларда эшләүче укучыларыбыз белән сөйләшү)
Студентлар белән сөйләшү.
"Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.
1алып баручы:
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын!
2алып баручы:
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын...
Очрашуга килүчеләрне сәламләп җырлый_______________________________
1 а.б. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм - очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Исламов Илсур Мәгъфүрҗан улына бирәбез.
1 а.б. Кайда да булса, кайчан да булса,Бер күрешү— үзе бер шифа.10-20 ел үткәннән соң да,Бер күрешеп, сөйләшик әле, Елашыйк та, җырлашыйк әле.
2а.б. Бер күрешү— үзе бер шифа дип,Эч серләрне сөйләшик әле,Хәсрәтләрне уртаклашыпШатлыкларны бүлешик әле,Күңелләрне бушатыйк әле,Классташлар, очрашыйк әле.
__________________________________________________
1 а.б. Күп кенә әйберләрнең могҗизалы үзенчәлеге бар - кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү.
2 а.б. Ә инде без үткәннәребезгә кире кайтканда, үзебезгә таяныч, терәк эзләгәндә, әлбәттә мәктәп фотоальбомын ачабыз.
1 а.б Безнең мәктәп фотоальбомы мәктәп тормышының төрле мизгелләрен саклый . Фотоальбомдагы җитешсезлекләрне күреп ачулы йөзләр ясамагыз зинһар, мәктәп елларында сез нинди булгансыз, сез шуларны күрерсез. Безнең белән елмаегыз. Игътибар - без төшерәбез!
"Мәктәп фотоальбомы" фильм күрсәтелә
1алып баручы:
Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды.
Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,
Берәүләре солдат булып илне саклый,
Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,
Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.
Берәүләре белем бирә балаларга,
Берәүләре нигез сала калаларга,
Берәүләре газет-журнал чыгаралар
Бу тормышта үз юлларын табалар.
2алып баручы:
Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да, шулай ук инде тормышта үз юлларын табып, төрле тармакларда эшли башлаган элеккеге укучыларыбыз да бар.
1алып баручы:
Иң беренче әле күптән түгел генә югары уку йортларын тәмамлап төрле профессия үзләштергән укучыларыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз:. Аларның безнең укучыларга , укытучыларга нинди әйтер сүзләре бар икән, рәхим итегез. Кунакларга сүз бирелә.
2 а.б. Ә хәзер, безнең чыгарылыш укучыларыбыз үзләренең мәктәп елларын ничек истә калдырдылар икәнен белеп китик әле: - Сез укырга кергән елның 1 сентябрендә нинди һава торышы иде?
Беренче укытучыгызның исеме ничек? Сез аны нинди итеп истә калдырдыгыз?
3 класста бер парта артында кем белән утырдыгыз?
Сезнең яртакан фәнегез һәм яраткан укытучыгыз.
Сез 11 класста вакытта классыгызда ничә укучы иде?
Класс җитәкчегезнең туган көне кайчан?
Чыгарылыш экзаменында рус теленнән нинди темага сочинение яздыгыз?
Мәктәп тормышыннан иң истә калган, иң кызыклы вакыйганы сөйләп үтсәгез иде.
-----------------------------------------------------------
1 а.б. 1 алып баручы:
Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр.
Кем кайда ниндидер сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган...
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Соңгы елларда гына 11 сыйныфны тәмамлаган укучыларга сүз бирик әле, рәхим итегез!
2 а.б. Узган уку елында гына 11 сыйныфны тәмамлаган
2011 елгы чыгарылыш : (кемнәр кайта ...)
2010 елгы чыгарылыш _----------, _2009, 2008___
2 а.б. Үзегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде, укырга кергәндә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Безнең укучыларга нинди киңәшләрегез бар?
1 а.б. Узган 2012 елда нинди истә калырлык вакыйгаларыгыз булды? Киләчәккә планнарыгыз нинди?
2 а.б. Ә хәзер без сезне "Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән шаян интеллектуаль уенга чакырабыз.
Сәхнәгә 2 команда чакырыла: 1 команда : 2008-2010 елгы чыгарылыш, 2 команда – 2011-2012 елгы чыгарылыш. Бәйге булгач жюри кирәк булачак. Жюри членнары чакырыла.
1 нче конкурс: «Традицион разминка»:
Югары Кибәхуҗа авылында мәктәп ачылуга ничә ел булды?
Яңа мәктәп бинасы ничәнче елда төзелгән?
Иң беренче укытучың кем исемле иде?
Мәктәптә ничә кабинет?
Нәрсәне әзерләп була, ләкин ашап булмый? (дәрес)
Нинди әкияттә геройга өч тапкыр һөҗүм ясала, ләкин дүртенчесендә генә ул һәлак була? (колобок)
Кайсы фәннән беренче бишлегезне алдыгыз?
Ни өчен икелеләр алдыгыз?
Иң яраткан фәнегез?
Мәктәп ашханәсендә иң яратып ашаган ризыгыгыз?
Беренче класста сумкагызга уенчык тыгып йөри идегезме?
Кызларның чәченнән тарта идегезме?
Соңгы дәресегез нинди дәрес иде?2 Разминка тәмамланды. Дәреснең төп темасына күчәбез - "Тапкырлар бәйгесе". (слайдта)
Тарихи шәхесләр, йолдызлар 5 10 15 20 25 30
Бөек математика илендә 5 10 15 20 25 30
Җыр-кешенең юлдашы 5 10 15 20 25 30
Биология 5 10 15 20 25 30
География 5 10 15 20 25 30
Номинацияләрне һәм очконы команда үзе сайлый.
1.Тарихи шәхесләр, йолдызлар.
5 балл. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы , композитор, Югары Кибәхуҗа авылы егете. (Фәрит Хатыйпов)
10 балл. Профессор, КДУ ның журналистика, социология, психологияфакультеты деканы, Ю.Кибәхуҗа авылы егете. (Васил Гарифуллин)15 балл. Күренекле язучы, Татарстан республикасының Габдулла Тукайисемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,якташыбыз, «Язгы аҗаган» романы авторы. {Мәхмүт Хәсәнов)20 балл. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халык артисткасы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җырчы {Венера Ганиева)25 балл. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе,профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ТатарстанФәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, Олы Кибәхуҗаавылында туган. {Яхъя Абдуллин)%
30 балл. Мәшһүр актер. ТАССР, РСФСР, СССР халык артисты. ГКамал исемендәге татар дәүләт академия театрында реалистик традицияләрне үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә, Саба районыннан. (Ш.Биктимиров)
2.Бөек математиклар илендә.
5 балл. Евклидның "Башлангычлар"дип аталган хезмәте багышланган...А. Геометриягә.В. Географиягә.
С. Сәяхәтләргә.Д . Арифметикага
10 балл. Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?
А. Алгебра.В. Тригонометрия.
С. Комбинаторика.Д. Механика.
15 балл. Пифагор тоеремасы.
А. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары суммасына тигез.
Б. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары аермасына тигез.
В. Турыпочмаклы өчпочмакның катетларының суммасы гипотенузага тигез.
Г. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының суммасына тигез.
20 балл. Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?А. 10, 15,20.В. 3,4,5.
С. 1,2,3.Д. 7,8,11.
25 балл. "Конус" сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?А. Түгәрәк пирамида.В. Чыршы күркәсе.
С. Нарат күркәсе.Д Колпак.
30 балл. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.
А. Евклид.В. Архимед.
С. Фалес.Д Пифагор.
3. Җыр - кешенең юлдашы.
5 балл. Көйне танырга. ("Казан кичләре”)
10 балл. Көйне танырга һәм кушылып җырларга. ("Яшьлегем чишмәләре")
15 балл. Бер куплет җыр җырларга: - гашыйк булган кеше кебек
90 яшьлек бабай кебек
кечкенә бала кебек
марш кебек
бишек җыры кебек
20 балл. Түбәндәге шигырь юлларын көйгә салырга:
Дуслар җыр сузалар һәр якта
Дус булып яшәве күңелле!
һәм сезгә кушылып бакчалар
Җырлыйлар, бииләр шикелле.
25 балл. Бирелгән рифмага җыр чыгарырга: мәктәп-тәмләп
30 балл. Җырның авторларын әйт. ("Ак каен " җыры. Зиннур Сафиуллин көе, Әзһәр Зәйни сүзләре)
Биология
5 балл. Нәрсә ул «Кызыл китап», {әз калган үсемлек, хайваннарны туплаган
китап).
10 балл. Эссе һавада ничек йөрергә:
а)трусиктан гына
б)ак киемнән (кояш нурларын кире кайтара)
в)кара киемнән
г)шләпәдән
15 балл. Нинди «тере барометрларын» беләсез? {энә карагы, күбәләк, бал кортлары, май коңгызы, кычыткан күбәләге н.б.)
20 балл. Нинди кошлар ел дәвамында төсләрен өч тапкыр алмаштыралар? (ак кыр тавыклары)
25 балл. Сәяхәтчеләр ни өчен банка белән суга бака салып үзләре белән йөрткәннәр? {нава торышын белергә)
30 балл. Борынгы заманнарда 7 металл гына бар дип уйлаганнар. Бу нинди металлар? (алтын, көмеш, бакыр, аккургаш, кургаш, тимер, терекөмеш).
География.
5 балл. Чиге күренеп торса да барып җитеп булмый, {офык)
10 балл. У белән язсаң тау була (Урал)
А белән язсаң диңгез була (Арал)
15 балл. Космостагы кешеләр җирдәге меридианнарны, параллельләрне күрәләрме? (юк, картада гына)
20 балл. Американы кем ачкан? (Х.Колумб)
25 балл. Җирнең шар формасында икәнлеген раслаучы борынгы грек философы (Аристотель)
30 балл. "Бабай бүреге йөз ямау" табышмагы нәрсә турында (глобус)
______________________________________________
1 а.б. Әйдәгез үткәннәргә кайтып килик әле бер. Күз алдына китерегез, иртә, сез тәмле төшләр күреп йоклап ятасыз, кинәт будильник шалтырый башлады. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән. Ләкин бит әле татлы йоклый идең. Торырга кирәк дип катырак кычкыра будильник.Тагын биш кенә минут! Нинди биш минут! Кеше тавышы белән кычкыра будильник. Ай, ходаем, мин йоклап калганмын! Гаебегезне таныгыз! Хәзер курыкмыйча әйтергә була. Сезнең күбегезнең шулай булганы бар! Мәктәп сумкасын өстәлдән ризык алып ашый, ашый, кабалана, кабалана тутырганыгыз бардыр, шулай бит.
2 а.б. Менә шуларны искә төшереп без чираттагы  конкурсны тәкъдим итәбез : «Ашыга, ашыга» дип атала.
Сезгә шул алтын чорларны искә төшереп эстафетада катнашырга чакырабыз. Бу эстафета барышында йөгерергә дә, сикерергә дә туры килмәячәк. Мәсьәлә бик гади – кулдан кулга бирә бирә, мәктәп әйберләрен сумкага әйбәтләп кенә тутырырга, шул ук вакытта берәр алма ашап өлгерергә.
(Ике өстәлгә мәктәп сумкалары, пеналлар, ручкалар, карандашлар, дәреслекләр, линейкалар, уенчыклар, алмалар һ.б.)
1 а.б. Җиңделәр... Ләкин аңлашылмый , ни өчен сумкага уенчыклар тутырдыгыз? Дөрес, ашыкканда ниләр генә эшләмисең, шулай бит.
2 а.б. Ярар, сумканы тутырдык, башка шапканы үтеп барышлый гына кия, кия очабыз гына, ләкин без бит инде хәзер сонга калдык. Укытучы сорый инде хәзер: “Ник соңга калдың?” Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, сочинение язганда шулай оста булырга кирәк иде дә бит.
Конкурс “Син кайда булдың?”
1 а.б. Командадан ике катнашучы. Берсе пантомима ярдәмендә карточкадагы ситуацияне аңлата, икенчесе карый һәм телдән сөйләп карый. Аннары әзер вариант белән чагыштырабыз. Текстка якынрак булса яхшырак. (1. Столоваяда идем. 2. Будильник уятмаган. 3. Компьютерда утырдым)
2 а.б. Без сезне физкультура дәресенә чакырабыз. (5 урындык куела, һәр командадан 6 катнашучы, бию көе беткәч утыралар)
Жюри нәтиҗә ясый.
2 алып баручы:
Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар, Канат ярган туган ояны. Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат Мәктәпкә дип килегез тагы!
1 алып баручы: Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр. Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз, Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!