Фатих К?рим и?аты. Шигырьл?ре, поэмалары. темасына татар ?д?биятыннан ?рн?к план-конспекс


Казан Федераль (Идел буе)
Университеты Филология һәм
сәнгать институты Татар
филологиясе бүлегенең
07-0802 төркем студенты
Нутфуллин Илнар Илдус улының7 нче сыйныфта үткәреләчәк
татар әдәбияты дәресенең үрнәк
планы һәм конспекты.
Тема: Фатих Кәрим иҗаты. Шигырьләре, поэмалары.

Максатлар:
1. Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлына кыскача күзәтү ясау.
2. Фатих Кәримнең шигырь һәм помалары белән танышу.
3. Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, патриотлык хисе тәрбияләү.

Материал: Хатипов Ф.М. Әдәбият:Татар урта гомуми белем бирү мәкт. с-фы өчен дәреслек-хрестоматия ⁄ Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин. – Үзгәртелгән 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006 – 287 б.: рәс. б-н
Җиһазлау: презентация, Фатих Кәримнең шигырь һәм поэма җыентыклары.
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату дәресе.
Дәреснең методы: эзләнү, проблемалы укыту.

Дәрес планы:
Башлам.
исәнләшү;
укучыларны барлау.
Актуальләштерү. Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре буенча өй эшләрнең үтәлешен тикшерү.
Яңа материалны аңлату.
Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗат юлы буенча презентация карау;
Фатих Кәримнең шигырьләрен уку, анализлау;
“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын уку, анализлау;
поэма төшенчәсен аңлату.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы буенча әһәмиятле даталарны дәфтәргә язу;
шигырьләрен, поэмасын уку.
V . Йомгаклау. Сораулар бирү:
Фатих Кәримнең нинди шигырьләрен беләсез?
Фатих Кәримнең нинди җыентыклары бар?
Фатих Кәримнең нинди поэмасын өйрәндек?
Өй эше.
Фатих Кәримнең иҗатын сөйләргә әзерләнергә.
“Ант” шигырен ятларга.
Билге кую.
Көндәлек белән эш.
Саубуллашу.
Дәрес барышы:
У: Исәнмесез, укучылар!
у: Исәнмесез!
У: Ничек кәефләрегез? Дәрестә барагыз да бармы?
у: Яхшы. Әйе, бар.
У: Алай булгач, дәресебезне башлап җибәрәбез. Узган дәрестә сезгә өй эше итеп Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”әсәреннән бер геройга характеристика язып килергә иде. Барыгыз да язып килдеме, укучылар?
у: Әйе.
У: Дәрес ахырында дәфтәрләрегезне җыеп алып, билгеләрен куярмын. Ә бүген без сезнең белән Фатих Кәримнең иҗатын, шигырьләрен, поэмаларын өйрәнербез. Хәзер без аның тормыш һәм иҗат юлы белән танышыр өчен презентация карап китәрбез.
( Презентация күрсәтелә)
У: Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде...
1 слайд: Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче бала булып дөньяга килә.
2 слайд: Ул белемне иң беренче Ает башлангыч мәктәбендә, аннары Бәләбәй педагогия техникумында, шуннан соң Казан җир төзелеше техникумында ала.
3 слайд: Беренче шигыре – “Хәзер сезнең белән”. Әлеге шигырь “Кечкенә иптәшләр” журналының икенче санынды дөнья күрә.
4 слайд: Җир төзелеше техникумында укыганда ул даими яза башлый. Абдулла Алиш, Габдрахман Минский, Мирсәй Әмир һәм башка бик күп дуслар таба.
5 слайд: Ул Татарстан язучылар оешмасы каршында эшләгән әдәбият түгәрәге әгъзасы да булып тора.
6 слайд:
Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен
Гөрли-гөрли канат кагына.
Кагына да, уйнап очып китә
Син яшәгән өйләр ягына.
Ә мин калам тынчу таш төрмәдә,
Тимер рәшәткәгә баш иям.
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем
Сагынудан сине, Каадриям!
Димәк, аның хатынының исеме Кадрия исемле була.
8 слайд: Бирелә сез Фатих Кәримнең хатыны һәм кызлары белән төшкән фотосурәтен күрәсез.
9 слайд: Фатих Кәрим 1941 елның 30 декабрендә сугышка китә.
Калды Казан,
Балаларым калды,
Калды иркәм,
Калды киң Идел...
10 слайд: Әлеге елларда аның каләм көче тагын да арта. Ул бик күп шигырьләр иҗат итә. Мәсәлән, “Илең турында уйла” шигыре:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла!
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
11 слайд: Фатих Кәрим өчен сугыш кырында үлү – ул бөек җыр сыман.
Үләм икән, үкенечле түгел,
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
12 слайд: Фатих Кәримнең 1942 елда аягы яралана һәм аны дәваланып бетү питаленә җибәрәләр.
13 слайд: Фатих Кәрим тәнкыйтьче Гази Кашшаф белән дә дус була. Биредә сез Фатих Кәримнең аңа язган хатын күрәсез.
14 слайд: Фатих Кәрим сугыш елларында аеруча актив иҗат итә. Ул 150дән артык шигырь, 8 поэма, 1 баллада, 2 повесть, 1 драма әсәре иҗат итә. Биредә сез аның “Соңгы дәфтәр”, “Язгы төндә”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” дип исемләнгән җыентыкларын күрәсез.
15 слайд:
Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан
Кан түге ул – матур ал чәчәк,
Алар безнең изге җиребездә
Бәхет гөле булып үсәчәк!
дип яза ул үзенең бер шигырендә. Биредә се аның кабер ташының фоторәсемен күрәсез.
16 слайд:
Мин – бер шагыйрь ; тойгы, хис кешесе,
Яратам мин кошлар сайравын.
Мин – гуманист, сөям дөньяны,
Акмасын, дип җирдә кеше каны,
Гуманизм – минем байрагым.
Әлеге юллар Фатих Кәримнең “Мин – гуманист” дип исемләнгән шигыреннән.
17 слайд:
Биредә сез Фатих Кәримнең киемнәрен һәм шәхси әйберләрен күрәсез.
18 слайд:
Әлеге слайдта сез Сибгать Хәкимнең һәм француз язучысы Луи Арагонның Фатих Кәримгә атап әйтелгән сүзләрен укый аласыз.
19 слайд:
Биредә Фатих Кәримнең кызы – Ләйлә ханым.
20-21 слайд:
Белгәнебезчә, 2009 елда Фатих Кәримгә 100 яшь тулды. Болар – аны искә алу кичәсеннән күренешләр.
22 слайд:
Уфа Дәүләт “Нур” татар тетары Фатих Кәринең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән “Ясмин гөле” әсәрен сәхнәләштерә. Рәсемнәрдә спектакльдән күренешләр бирелә.
23 слайд:
Дошманнарга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.
- дип яза Фатих Кәрим үзенең “Теләк” шигырендә. Чыннан да, аның теләге кабул булды. Аның исеме бөтен илгә тарала, шигырьләре рухи көч өсти.
У: Димәк, укучылар, хәзер дәфтәрләребезгә кыскача гына Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлын язып куябыз.
(Укучылар дәфтәрләренә язалар)
Дәфтәргә язылырга тиешле материал:
1909 ел, 9 гыйнвар – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа.
1916 ел – Ает мәктәбендә белем ала.
1922 ел – Бәләбәй педагогия техникумында укый.
1924 ел – Казан җир төзү техникумында укый.
1927 ел – “Хәзер сезнең белән” дип исемләнгән беренче шигыре “Кечкенә иптәшләр” журналында басыла.
1941 ел, 30 декабрь – Фатих Кәрим сугышка китә. Әлеге еллерда ул150 дән артык шигырь,8 поэма, 1 баллада, 2 повесть, 1 драма әсәре иҗат итә.
1945 ел, 19 февраль – батырларча һәлак була. Фатих Кәримгә “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены үзе һәлак булгач бирелә.
Җыентыклары: “Мәхәббәт һәм нәфрәт”, “Язгы төндә”, “Соңгы дәфтәр”, “Моң һәм көч” һәм башкалар.
У: Укучылар, ә хәзер әйдәгез, Фатих Кәримнең шигырь һәм поэмалары белән дә танашып китик әле. Дәреслекләребезнең 175 нче битен ачабыз һәм “Сөйләр сүзләр бик күп алар...” дигән шигырьне иң беренче үзем укып китәм. Ә сез игътибар белән тыңлап утырыгыз.
(Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый, шуннан соң берничә укучы укый.)
У: Булдырдыгыз, укучылар! Ә хәзер әйдәгез, шигырьнең эчтәлегенә игътибар итик әле. Биредә нинди сүзләр капма-каршы куела икән?
у: Биредә үлем һәм яшәү сүзләре капма-каршы куелган.
У: Әйе, бик дөрес. Гомернең озынлыгын ничек итеп билгеләргә куша соң автор?
у: Автор, әгәр дә син кешеләргә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә генә буласың икән, синең яшәү көчең тагын да арта, дип әтергә тели.
У: Әйе, бик дөрес. Димәк, Фатих Кәрим әлеге шигыре белән халык , ил, туганнар, якыннар өчен файдалы эшләр эшләргә, изге гамәлләр кылырга тиешсең дип әйтергә тели.
Ә хәзер игътибарыбызны “Ватаным өчен” шигыренә юнәлтик әле. Беренче кат үзем укыйм, аннары калганнарыбыз дәвам итә.
(Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый, шуннан соң берничә укучы укый.)
У: Димәк, укучылар, Фатих Кәрим бу шигыре белән ни әйтергә теләде икән?
у: Шагыйрь Ватан өчен үлүне үзендә зур батырлык дип кабул итә.
У: Бик дөрес әйтәсең, ...! Кеше үзендә рух ныклыгын, күңел күтәренкелеген һәм җиңүгә ышаначын саклап калырга тиеш, дип әйтергә тели Фатих Кәрим әлеге шигыре белән.
Булдырдыгыз, укучылар! Шигырьләрне бик игътибар белән укыгансыз. Ә хәзер, әйдәгез, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы белән танышып үтик әле. Иң беренче өзеген үзем укып китәм, калаганнар аннары чираттан дәвам итәрбез.
(Укытучы поэманың бер өзеген укый.)
У: Димәк,укучылар, биредә сез кем белән таныштыгыз инде?
у: Без Фазыл исемле егет белән таныштык. Ул госпитальдә ята, сугышта яраланган. Сугышка кадәр Донбасс шахталарында эшләгән, һәрвакыт макталып торган. Сугышта өч танкка төялеп килгән дошманга граната атып шартлаткан
У: Әйе, бик дөрес Ә хәзер укуыбызны алга таба дәвам итәбез. (Укучылар поэманы чираттан өзекләргә бүлеп укыйлар.)
У: Молодцы, укучылар! Бик матур итеп укыдыгыз! Ә хәзер әйдәгез,
эчтәлеген дә сөйләп китик инде.
у: Фазыл бер кызга хат яза. Ул хатын җыр рәвешендә яза. Иптәшләре аңа гармунын бирәләр. Алар бергә матур итеп җырлыйлар. Тәрәзәне ачып куялар, ә бакчада кызлар ял итеп йөри. Фазыл бер кызга багышлап җыр җырлый. Барасы да әлеге кызны күзәтә. Кыз да Фазылга матур сүзләр әйтә һәм язгы чәчәк бәйләмен бүләк итеп китеп бара. Егетләр бергәләп тагын җыр җырлыйлар.
У: Молодец, …! Поэманың эчтәлеген бик яхшы аңлагансыз. Димәк, биредә автор төп герой итеп Фазылны куя. Бу егеттә татар сугышчысының бик матур гәүдәләнеше чагыла. Гармун – солдатларның күңел дөньясын күрсәтә. Ә йөрәкләрендә йөрткән иң кадерле хисләрен алар җырга салып әйтәләр. Димәк, әлеге поэмада җыр бик әһәмиятле роль уйный.
Укучылар, ә поэма үзе нәрсә икән соң ул?
у: Шигырь белән язылган катлаулы төзелешле әсәр поэма дип атала. Поэмада хисләр дә, вакыйгалар да бик күп була.
У: Бик дөрес! Димәк, “Кыңгыраулы яшел гармун” лиро-эпик поэма. Чөнки биредә хис-кичереш, вакыйгалар һәм кеше образлары да сурәтләнә.
Ә хәзер әйдәгез, бүген дәрестә үткәннәребезгә йомгак ясыйк әле. Димәк, без Фатих Кәримнең нинди шигырьләре белән таныштык инде?
у: “Ант”, “Ватаным өчен”, “Сөйләр сүзлзр бик күп алар...” шигырьләре белән таныштык.
У: Әйе, бик дөрес! Ә Фатих Кәримнең нинди җыентыклары бар икән?
у: “Мәхәббәт һәм нәфрәт”, “Язгы төндә”, “Соңгы дәфтәр”, “Моң һәм көч” һәм башка бик күп җыентыклары бар.
У: Без аның нинди поэмасы белән таныштык инде?
у: “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы белән таныштык.
У: Молодцы, укчылар! Бүгенге дәреснең темасын бик яхшы үзләштергәнсез! Ә хәзер барыбыз да көндәлекләребезне ачабыз һәм өй эшләрен язып куябыз: Фатих Кәримнең иҗатын сөйләргә өйрәнергә һәм “Ант” шигырен ятларга. Өй эше барыгызга да аңлашылдымы, укучылар?
у: Әйе, аңлашылды.
У: Бик яхшы. Бүген дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям, көндәлекләрегезне алып килерсез. Сорауларыгыз булмаса, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!
у: Сау булыгыз!