Сценарий внеклассного мероприятия Шагыйрь рухы безне? к??елл?рд?



“Еллар үткән...Ләкин син һаман яшь,
Син Һаман сау безнең күңелдә...”
(Хәсән Туфан)
Хәерле көн, хөрмәтле килгән кунаклар. Без бүген, язның иң матур бер көнендә, сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
Быел аның 130 еллыгы!
Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
Без бүгенге ял вакытында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы әңгәмә корырбыз.
Әңгәмәдә катнашу өчен ун кеше чакырыла һәм ике командага бүленә. Һәр команда исем уйлый.
Әңгәмәбезне башлыйбыз.
Уен-викторина барышы
1. "Исемдә калганнар” истә калганмы?
Сораулар:
1. Г.Тукай ничәнче елда һәм кайсы числода туган? (1886 ел, 26 апрель)
2. Г.Тукайның туган авылы. (Арча районы Кушлавыч авылы)
3. Казанда Габдулла кемнәр гаиләсендә тәрбияләнә? (Мөхәммәтвәли, Газизә гаиләсендә)
4. Өчиле авылы белән шагыйрьне нинди җепләр бәйли? (Әнисе Өчиле авылыннан)
5. “Дөньяга күзем ачылган урын” дип, Габдулла кайсы авылны атый? (Кырлай авылын)
6. Кырлайда Габдулла кемнәр гаиләсендә тәрбияләнә? (Сәгъди, Зөһрә гаиләсендә тәрбияләнә)
7. Г.Тукайны Җаекка кемнәр алдыра? (Апасы Газизә һәм җизнәсе Галиасгар алдыра)
8. Җаек мәдрәсәсе ничек атала? (“Мотыйгия”)
9. Г.Тукай Казанда кайсы кунакханәдә яши? (“Болгар”)
10. Шагыйрьнең кабере кайда? (Казанда Яңа Бистә зиратында)
2. Шигырне дөрес төзе. Киселгән шигырь юлларын дөрес итеп төзергә.
3 Табышмак аша Тукайны таныйбыз.
1. Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
"Былтыр кысты” дип акыра,
Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте)
2. Кулы юк,балчык ташый,
Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре)
3. Сакаллы килеш туа.
Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”)
4.Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый ,китә очып ,
Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”)
4. Пантомима уены. Командаларга. “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” шигырьләренең сүзләре бирелә, билгеле бер вакыттан соң шигырьне пантомимо рәвешендә тамашачыларга тәкъдим итәргә. Тамашачылар Г.Тукайның шигыренең исемен әйтергә тиеш булалар.
5. Тукай әкиятче. Катнашучыларга викторина сораулары
1.Былтыр Шүрәленең бармагын кая кыстыра?
ишеккә бүрәнәгә тәрәзәгә
2. Кәҗә әйтә “Мики-кики! Капчыктагы бүре башы бит..”
40 7 2 12
3.Малай Су анасының нәрсәсен урлый ?
көзгесен тарагың чиләген
4. Бүреләр учак янында нәрсә пешереп утыралар?
бәрәңге аш ботка
5.Гали кәҗәгә нәрсә ашата?
салам печән ипи
6. Шүрәленең бармагын кем кыса?
Камырбатыр Былтыр
6. Шагыйрь булып карыйбыз. Һәр команда бирелгән сүзләрне кертеп шигырь язалар. Авыл, туган тел, әни, шигырь.
7. Тукай - балалар шагыйре.
1. Шүрәледә утын кисәргә килгән егетнең исеме? (Былтыр)
2. ”Шүрәле”әкиятендә үзе яшәгән кайсы авылны искә ала?(Кырлай)
3. Галигә рәхмәт әйтүче йорт хайваны?(кәҗә)
4. Эшкә өйрәтергә тырышкан маэмайның кушаматы?(Акбай)
8. Сүз төзе уены.Габдулла Тукай сүзендәге хәрефләрдән сүзләр төзергә.
Йомгаклау.Менә шулай итеп безнең уен-викторинабыз тәмам. Мәңге яшь шагыйребезнең шигырьләрен, әкиятләрен, җырларын онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,
Без – Тукайлы халык, мәңгегә!
Татарстан РеспубликасыАктаныш муниципаль районы
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Г. Тукай юбилеен каршылап.

Уен-викторина
(Район мәктәп китапханәчеләре белән үткәрелгән чара эшкәртмәсе)

Мәктәп китапханәчесе, педагог-оештыручы:
Фазуллина Гөлшат Хавил кызы
2015-2016 уку елы