Конспект урока по татарскому языку на тему Омонимнар


Тема: Омонимнар.
Максат: 1. Укучыларны омоним турында төшенчә белән таныштыру; аларны җөмләдә дөрес итеп табарга һәм мәгнәләрен аңлатырга, синоним, антоним сүзләрдән аерырга өйрәтү; укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.
2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, монологик сөйләмне үстерү.
3. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, проектор, экран, тема буенча презентация.
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
Бүген сыйныфта кем кизү?
Укучылар, бүген көн нинди?
Яз көне тагын нинди көннәр була?
Яз айларын санагыз әле.
Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
2.Актуальләштерү.
- Алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп китик әле. Нинди сүзләр белән таныштык?
Дөрес, укучылар. Ә хәзер,әйдәгез синоним һәм антонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик,
мисаллар ярдәмендә аңлатыйк.(слайд №1)
-Синонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез?
-Мисаллар?
-Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез?
-Мисаллар?
- Булдырдыгыз, укучылар.Үткән дәрес темаларын яхшы үзләштергәнсез.
3.Уку мәсьәләсен кую.
- Ә хәзер игътибар белән тактага карадык. Сүзләрне укыгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз. (слайд №2)
- Сораулар куеп сүз төркемнәрен билгеләгез.(слайд№3)
- Бу сүзләр ничек языла?
- Дәвам итәбез, тактада бирелгән рәсемнәргә карагыз, язылышын һәм мәгънәләрен аңлатыгыз. (4-14 слайдлар)
- Бу нинди сүзләр? Рус телендә сез мондый сүзләрне ничек атадыгыз? Рус телендә өйрәнгән кагыйдәне искә төшерегез.
-Димәк, без бүген әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр белән танышырбыз. ( слайд №15)
Бүгенге темабыз “Омонимнар” дип атала.(слайд №16)
4.Ныгыту.
- Ә хәзер дәреслекләрдә бирелгән кагыйдәне укыгыз.(123 бит)
Дәреслек буенча эш (189,190 нчы күнегүләр)
Дәфтәрләрдә эш.
-Дәфтәрләрне ачабыз, числоны, атна көнен язабыз.
- Тактада бирелгән ребусны чишеп карыйк. Нинди сүз яшерелгән икән? (слайд №17)
- Дәреслекләрдә бирелгән 193 нче күнегүне таптык. Биремне укыгыз.Күнегүне мөстәкыйль эшлибез.
- Мин дә берничә рәсем белән җөмләләр төзедем. Игътибар белән тактага карадык. ( слайд №18, 19)
-Омонимнарны күп мәгънәле сүзләр белән дә бутап була. (слайд №20-22)
- Тактада бирелгән кроссвордны чишү.(слайд №24,25)
5. Йомгаклау.
-Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Ничек эшләдек?
6. Өй эше 5 омоним сүз уйлап, җөмлә язып килергә.