Итоговый тест по литературному чтению(тат)


Әдәби укудан 2 сыйныф курсы буенча йомгаклау контроль эше1 нче вариант
Эшне башкарды: ____________________________________________
Тиен һәм бүре
Тиен ботактан ботакка сикерә иде. Кинәт йоклап яткан бүренең өстенә килеп төште. Бүре сикереп торды һәм тиенне ашарга теләде. Тиен ялына башлады:
Зинһар, бүре, җибәр мине.
Бүре әйтте:
Ярар, мин сине җибәрермен. Тик син башта әйт, нилектән сез, тиеннәр, шулкадәр шат. Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда өстә гел уйныйсыз да сикерәсез.
Тиен әйтте:
Башта мине агачка җибәр, аннан мин сиңа әйтермен. Мин синнән куркам.
Бүре тиенне җибәрде. Тиен агач башыннан бүрегә әйтте:
Син явыз, шуңа күрә сиңа күңелсез. Синең явызлыгың йөрәгеңне яндыра. Ә без тиеннәр берәүгә дә зыян салмыйбыз, шуңа күрә шат яшибез, - диде.
Дөрес җавапны язып ал.
Бу нинди текст?
А) Хикәя Ә) Шигырь Б) әкият
2) Ни өчен бүрегә гел күңелсез?
А) чөнки ул ботактан ботакка сикерә белми
Ә) чөнки тиеннәр гел шат
Б) чөнки ул явыз
Ни өчен тиеннәр гел шат?
А) алар ботактан ботакка сикереп уйный
Ә) алар берәүгә дә зыян китерми, яхшы күңеллеләр
Б) алар куышларда яши
4) Текстта язылган кайсы вакыйга тормышта булырга мөмкин?
А) хайваннар үзара сөйләшә
Ә) Тиен ялгыш берәр хайван өстенә егылып төшә
Б) тиен явыз була һәм начарлык эшли
Бу әсәр нәрсәгә өйрәтә?
А) явызланмаска һәм башкаларга начарлык эшләмәскә
Ә) игътибарлы булырга, башкалар өстенә егылмаска
Б) күңелсез булганда гына явыз булырга
Бу әсәрне рольләргә бүлеп укыр өчен ничә кеше кирәк?
А) ике: автор һәм тиен сүзләрен укыр өчен
Ә) ике: бүре һәм тиен сүзләрен укыр өчен
Б) өч: автор, бүре һәм тиен сүзләрен укыр өчен
Дөрес җавапны үзең яз.
Бүре тиеннән нәрсә турында сораган?
___________________________________________________________________
Тиен һәм бүре образлары аша автор нинди кешеләрне күрсәтә?
Тиен образы - ... Бүре образы - ...
Әсәр нәрсә турында?
_____________________________________________________________
Тексттан тиеннәрнең ни өчен гел шат булулары турында әйтелгән җөмләне күчереп яз.
_______________________________________________________________
___________________________________________________________________
Әдәби укудан 2 сыйныф курсы буенча йомгаклау контроль эше2вариант.
Эшне башкарды: ____________________________________________
Беренче яңгырга кадәр
Алсу белән Гүзәл бик дус булдылар. Бакчага да гел бергә йөрделәр, мәктәпкә дә бергә киттеләр. Я Алсу Гүзәлне алырга керә иде, я Гүзәл Алсу артыннан керде. Беркөнне, кызлар мәктәпкә барганда, көчле яңгыр башланды. Гүзәлнең өстендә плащ иде, ә Алсуның өстендә күлмәк кенә. Кызлар йөгерә башладылар.
Плащыңны сал, икәүләп ябыныйк! - дип кычкырды Алсу.
Мин сала алмыйм, салсам чыланам! – дип җавап кайтарды аңа Гүзәл, башын капюшон астынарак яшереп.
Алар мәктәпкә килеп җиттеләр. Укытучы апалары бик аптырады.
- Кызлар, сез бергә килдегез бит. Гүзәлнең күлмәге коп-коры, ә Алсуныкы юпь-юеш. Ничек шулай булды соң? – дип сорады.
Гүзәлнең плащы бар иде, ә минем өстемдә күлмәк кенә иде, - дип җавап бирде Алсу.
Ә сез бит бер плащ белән икегез дә каплана ала идегез, - диде укытучы һәм Гүзәлгә карап башын селкеп куйды. – Күрәсең, сезнең дуслыгыгыз беренче яңгырга кадәр генә булган!
Кызлар икесе дә кызардылар: Гүзәл үзе өчен, ә Алсу Гүзәл өчен.
Дөрес җавапны язып ал.
Бу нинди текст?
А) Хикәя Ә) Шигырь Б) әкият
2) Кызлар кая баралар иде?
А) уенчык кибетенә
Ә) урамда йөрергә
Б) мәктәпкә
3)Кызлар юлда барганда һава торышы үзгәрдеме, ничек?
А) әйе, кинәт яңгыр ява башлады
Ә) әйе, кинәт күк күкри башлады
Б) юк, көне буе кояш елмайды
4) Әсәр геройларының кайсында плащ бар иде?
А) укытучыда Ә) Алсуда Б) Гүзәлдә
5) Кызларның дуслыгы хакында нәрсә әйтеп була?
А) кызларны чын дуслар дип әйтеп булмый
Ә) кызлар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәләр
Б) кызлар – чын дуслар
Әлеге текстка кайсы әйтем туры килә?
А) җидәү берәүне көтми
Ә) чын дуслык авырлык килгәндә беленә
Б) атнасына җиде җомга
Дөрес җавапны үзең яз.
Укытучы нәрсәгә аптырады?
_____________________________________________________________
Әсәр ни өчен “Беренче яңгырга кадәр” дип атала?
____________________________________________________________
Кызларга икесе дә коры калсын өчен нәрсә эшләргә кирәк иде?
________________________________________________________________
Син Гүзәл урынында булсаң, нәрсә эшләр идең?
___________________________________________________________________
_______________________________________________________________