Урок по татарскому языку Кая? соравы ??м а?а ?авап формасы (2 класс русскоязычная группа)


“8 нче гомуми белем бирү мәктәбе”
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Ачык дәрес
2 нче сыйныф рус төркеме татар теле
Тема: Кая? соравы һәм аңа җавап формасы
I кв. категорияле
татар теле укытучысы
Мөхәммәтова Эльза Илгиз кызы
Яр Чаллы
2015
Татар теле 2 нче сыйныф
Тема: Кая? соравы -га/-гә; -ка/-кә кушымчалары. 2 класс
Максат: 1. Белем бирү максаты: Кая? соравы -га/-гә; -ка/-кә кушымчаларының җөмлә төзелешендә тоткан урыны, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру
3. Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
1. Исәнләшү.
Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, кунаклар!
(Исәнмесез, хәерле көн!)
Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп, дәресебезне башлыйк! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)
Укучылар, безгә дәрескә бүген тагын Аю дус килде. Сезгә төрле биремнәр алып килде.
II. Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
Син кайда яшисең? (2, 3 бала укый)
Мин Мамадышта яшим. Мин Чистайда яшим. Мин Әлмәттә яшим. Мин Бөгелмәдә яшим.
Укытучы: Кайчан –да/-дә, -та/-тә аффиксларын кулланабыз. Алар кайчан кулланылалар?
-.......
- У нашего “Солнышка” открылись лучики с аффиксами -да/-дә, -та/-тә
Яңа тема
Сүзләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
Стадион
Парк
Өй
мәктәп
Беренче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
(Нәрсә?)
Җөмләләрне укыйбыз:
Дима стадионга бара. Ләйсән өйгә бара. Укучылар мәктәпкә бара. Балалар паркка бара.
Сравнивая с доски найдите похожие слова. Рабатаем в группах. Соңыннан тикшерү.
Икенче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
(Кая?)
Ребята, как вы думаете сегодня на какой вопрос будем отвечать? Какая тема будет на уроке?
(Будем отвечать на вопрос кая? И соединять окончания к словам)
(Узнать правописание окончаний в словах)
Что общего в этих словах?
(Одинаковая основа) (Тамырлары бертөрле).
Найдите основу слов и обозначьте. (Сүзләрнең тамырын табыгыз).
Ә нәрсә өстәлде? Что добавилось?
(Кушымчалар).
Нинди кушымчалар?
(-га/-гә, -ка/-кә кушымчалары).
Меняют ли эти окончания смысл слов?
(Нет. Не меняют)
Что они обозначают?
(куда-то направляется)
- У нашего “Солнышка” открылись лучики с аффиксами -га/-гә, -ка/-кә
Аю дус алып килгән биремнәрне үтибез. Матур конвертта җөмләләр язылган, нокталар урынына –га/-гә, -ка/-кә кушымчаларын ялгагыз. (Вставьте нужные окончания)
(Работа в парах)
Катя өй... бара. Оля бәйрәм... бара. Витя мәктәп... бара. Дима стадион... бара. Әни кибет... бара. Саша парк... бара.
Биремне тикшерәбез.
Балалар, бу кушымчалар ни өчен кирәк? (для чего нужны эти окончания)
Ребята, подумайте и скажите друг-другу. Работаем в парах с партнёром по плечу. Каждому по 10 секунд
Для чего нужны эти окончания?
Фронтально сорарга. ( Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.)
ФИЗМИНУТКА
Аю дус белән сүзләр әйтәбез. Аффиксларны үзегез өстисез. -га/-гә – чүгәлисез, -ка/-кә – сикерәсез .
Дәфтәрләрне ачабыз. 2 юл калдырып числоны язабыз. Матур, төз утырабыз.
Матур конвертны ачабыз. Рәсемнәр
А теперь каждый составит предложения по рисунку из двух реплик используя вопрос
кая? и запишет в тетради.
Сейчас читайте свой диалог.
( -Син кая барасың? -Мин стадионга барам.)
Слайд №8 (шәһәрләр)
Балалар, сезнең алдыгызда 4 шәһәр. Башта сайлагыз. Сез бу шәһәрләргә кунакка барасыз ди. Сез әйтергә тиеш сез кая барасыз?
Спрашивайте друг у друга куда он едет?
(Саша, син кая барасың?)
(Мин Мамадышка барам.)
Рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.
III. Рефлексия.
Балалар бүгенге дәрестә нинди сорауга җавап бирдек?
(Кая? соравына)
- Кая? соравына җавап биргән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?
(-га/-гә, -ка/-кә кушымчалары)
Кайчан -га/-гә кушымчалары ялгана?
(После звонких согласных –га/гә).
(После гласных –га/-гә)
Кайчан –ка/-кә кушымчалары ялгана?
(После глухих согласных –ка/кә)
Для чего нужны эти окончания?
( Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.)
Что обозначают эти окончания?
(Куда-то идет, направляется)
Өй эше.
Өй эше бит 30, 6нчы күнегү.
Билгеләр кую.
Укучылар, өстәлдән смайликларыгызны алыгыз һәм үзегезгә билге куегыз.
Сезгә зур уңышлар телим. Дәрес бетте, сау булыгыз.