Презентация Наши мамы для классного часа


Әнкәйнең әле яшь чагын, Чибәр чагын беләм мин. Шуңа күрә Әнкәйнең мин Картаюын теләмим!Әнкәй, чибәр килеш тор син,Яшь килеш кал, түз, яме!Елмая ул, белә шул ул -Көзләрнең дә үз яме. Ана күңеле кебек җылы, нурлыКүк йөзендә кояш, йолдыз юк.Ана сөюе кебек чиксез тирәнҖир йөзендә һичбер диңгез юк. Әнием, минем өченБу дөньяда бер генә.Елмайганда йөзләреннәнБар өйгә нур сибелә. «Әни” диеп язып куйдымЯңа яуган ак карга.Таптамагыз, hич ярамый,«Әни” сүзен таптарга. Әнием, әнием.Иң кадерлем син минем.Мин сине яратып,Иркәләп торырмын.Мин сиңа тормыштаТаяныч булырмын. Бәхетле бала гына«Әни” сүзен әйтә алаАңлагансыздыр индеМин – бик бәхетле бала. Ак чәчләрең җем-җем килә,Әнкәй, ул шатлыктандыр.Гомереңнең бакчасындаБылбыллар өзмәсен жыр. Газиз Әнкәй!Йомшактыр кулларың,Татлыдыр сүзләрең,Җылыдыр карашың,Тансыктыр табының.Сабыйлык языннан Бүгенге көнгәчә Безләргә зур бәйрәм Тибеше җаныңның! И, Ходай, кабул ит Безләрдән зур гозер Әнкәйгә бир саулык! Әнкәйгә бир Гомер! Елмайса йөзеннән аңлыйм Әнкәемнең теләген. Дөнья киңлегенә тиңлим Әнкәемнең йөрәген, Әнкәй, сиңа бүләк итәм Бөтен дөнья гөлләрен. Юллар кебек озын булсын, Әнкәем, гомерләрең. Ай нурыннан да нурлырак Әнкәемнең йөзләре. Моңлы көйдәй көңелемдә Әнкәемнең сүзләре. Әнкәй, мине нинди көйләрКөйләп тирбәттең икән?Күңелемне моңланыргаНичек өйрәттең икән?Син иң озын җырларыңныМиңа җырлагансыңдыр,Көйләреңне төннәр буеМиңа юллагансыңдыр. Кадерле Әниләребез!Сезне бу үзегезгә лаек бәйрәмегез - ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ белән тәбрик итәбез.Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.Бу дөньяда сезгә телисе килгән теләкләр бик күп..алар чиксез...Ләкин болары иң мөһимнәре! Шулай ук беркайчан да сезгә кайгы-хәсрәт күрергә язмасын. Йөзегездәге бәхет нуры беркайчан да сүрелмәсен.Елмаеп, сөелеп һәм сөеп яшәгез!!! Без сезне яратабыз!* Иң изге, якты теләкләр белән сезне яратучы балаларыгыз һәм сезне хөрмәт итүче 7 нче сыйныф