Татар ?д?бияты д?ресл?ренд? халык авыз и?аты ?с?рл?рен ?йр?н?


Әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүДастан План:Кереш дәрес; “Дастан” төшенчәсе. Билгеләмә бирү;8 нче сыйныфта “Идегәй”дастанын өйрәнү этаплары, анализлау.Белемнәрне ныгыту өчен сораулар һәм биремнәрнең төрләре. 1. Кереш дәрес (дәрес –лекция)Әдәбиятның халык авыз иҗатыннан үсеп чыгуын, аннан образлар, өлгеләр алуын ассызыклау;Узган сыйныфларда танышкан халык авыз иҗаты әсәрләрен, төрләрен искә төшерү максатыннан схема белән эш;ХАИ әсәрләренең бер төре буларак “дастан” төшенчәсен аерып карау, аңа билгеләмә бирү, үзенчәлекләрен ачыклау. Халык авыз иҗатыӘкиятҖырМәзәкләрМәкаль - әйтемТабышмак,мифБәетләрДастаннар Даста́н (фарсы ﺪﺍﺳﺗﺍﻦ - поэма, эпос), Азия халыклары, татар һәм башкорт халык авыз иҗатында һәм әдәбиятында лиро- эпик жанр; Ул – данлау, кемнәрнеңдер исемен, ниндидер вакыйгаларны киләчәк буыннар хәтеренә, халык күңеленә язып кую, тарихта калу дигән сүз. Дастанга хас үзенчәлекләр:Әкият һәм риваятьләрдәге маҗаралылык, тылсым, мәкаль – әйтемнәрдәге хикмәтле фикерләр хас: “Борын үткән заманда Идел белән Сарайда...”“И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер,Тешең җитсә, таш кимер!”(“Идегәй”дастаны) Вакыйгалар реаль, тарихи җирлеккә нигезләнгән;Әсәрдә халыкның иң матур сыйфатларын гәүдәләндергән герой (реаль тарихи шәхес) тасвирлана;Иң гүзәл әдәби әсәр дәрәҗәсендә бизәкле тел белән иҗат ителгәннәр.Дастанга хас үзенчәлекләр: Дастанның төрләреБатырлар турында;«Җик Мәргән»…Мәхәббәт дастаннары;Кузы Күрпәч белән Баянcылу» …Тарихи дастаннар.«Ак Күбек» һәм «Идегәй» дастаннары.. “Идегәй” дастанын өйрәнү этаплары: “Идегәй” дастанының тарихы;Дәреслектә тәкъдим ителгән өзекләрне уку, сорауларга җавап бирү;Геройлар системасын, вакыйгалар бара торган урыннарны ачыклау;Конфликтлар һәм аларның чишелеше турында әңгәмә;Идегәй,Туктамыш,Аксак Тимер – тарихи шәхесләр темасына семинар дәрес.Йомгаклау. “Идегәй” дастанының тарихыВакыйгалар XIV гасыр азагы-XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. Әсәрнең каһарманнары – Туктамыш хан, Аксак Тимер, Идегәй әмир һәм башкалар – үз заманының күренекле шәхесләре. ТуктамышИдегәйАксак Тимер 1919 елда Себернең Яланкүл авылы чичәне Ситдыйк Зәйнетдиновтан язып алынган “Идегәй” дастаны арада тулырак вариант санала. Аны язып алучы журналист, галим Нигъмәт Хәким язып ала, ләкин дастан бастырылмый. Нигъмәт Хәкимнең эшен танылган язучы, галим Нәкый Исәнбәт дәвам итә. Ул, башкалардан аермалы буларак, дастанның чәчмә юлларын тулысынча тезмә итеп үзгәртә. Геройлар системасын ачыклауТөп геройлар:Туктамыш хан, Аксак Тимер, Идегәй (Кобыгыл), Норадын.Ярдәмче геройлар:Котлыкыя би, Дөрмән би, Җантимер, Субра КонфликтларТуктамыш хан Аксак Тимер Котлыкыя би Идегәй Норадын Идегәй,Туктамыш,Аксак Тимер – тарихи шәхесләр (семинар дәрес)Р.Фәхретдиновның “Аксак Тимер, Туктамыш һәм Идегәй” мәкаләсеннән: “Идегәй үзендә ил белән идарә итәрлек сәяси сәләтне тойган һәм ул дәүләт белән идарә итәргә омтылган, ләкин хан буларак түгел, чөнки ханнар нәселеннән түгел. Ул моның өчен үзенә буйсынган күндәм ханнардан файдаланырга уйлаган.” Ибне Гарабша тарафыннан Идегәй болайрак сурәтләнгән: “Ул кара кучкыл йөзле, урта буйлы, тыгыз һәм таза тәнле, батыр, куркыныч кыяфәтле, зур акылга ия, юмарт, ачык елмаюлы, тапкыр һәм зирәк кеше иде.” Дастанда Норадын Идегәйнең улы дип бирелсә дә, кайбер галимнәр аны Ырыс ханның кече улы дип язып чыктылар. Туктамыш Ырыс ханны җиңгәч, аның улын Идегәйгә тәрбиягә бирә. Димәк, Норадын ханнар нәселеннән була. Дастанның төп әһәмияте шунда: ул халыкларны, милләтләрне үз үткәненә әйләнеп карарга чакыра, мең елдан да артык тарихы булган татар халкын горур булырга, дус һәм бердәм булырга чакыра. Йомгаклау тесты1. Туктамыш хан белән Котлыкыя би арасындагы низагның сәбәбе -...2. Котлыкыя би кем тарафыннан үтерелә?1)Идегәй; 2)Дөрмән би; 3)Аксак Тимер.3. Идегәйнең улы - ...;4.Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы сугыш ничек тәмамлана? ...