Презентация на тему ?д?бият д?ресл?ренд? укучы эшч?нлеген оештыру


Татар әдәбияты дәресләрендә укучы эшчәнлеген оештыруның төп юнәлешләре Әдәбият укыту максаты – балага әдәби белем һәм мәгълүмат бирү, анда әдәби әсәрне аңлау, тикшерү, бәяләү күнекмәләре булдыру.Предмет буларак әдәбият – укучыга әдәбиятны сүз сәнгате буларак аңларга, аның әдәби культурасын, зәвыгын, сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итүче белем, күнекмә һәм мәгълүматлар системасы ул. Әдәбият укытуның бурычлары:әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру;тормышка әзерләү;әхлак тәрбиясе бирү;эстетик культура, зәвык тәрбияләү;укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү;укучыларда милли рух, үз халкының әдәбиятына ихтирам хисләре тәрбияләү. Укучы эшчәнлеген оештыруның төп юнәлешләреәдәби китап укуга ихтыяҗ тудыру;иҗади сәләтләрен үстерү;фәнни- тикшеренү эшчәнлегенә тарту;олимпиадаларга әзерләү;бердәм республика имтиханына, дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү Әдәби әсәр өйрәнү “баскычлары”кереш дәрес,уку,текстны анализлау,йомгаклау, әсәр буенча нәтиҗәләр чыгару Сыйныфтан тыш уку дәресләренең төрләре:юнәлеш бирүче дәрес,китап тәкъдим итү дәресе,анализ дәресе,иҗади дәрес. Әдәби әсәр анализлау планыӘсәрнең язылу вакыты,тарихы.Төп әдәби образлар системасы. Аларны сыйфатлау.Сюжет бирелеше. Конфликт.Әсәрнең тема, проблема, идея үзенчәлекләре, пафосы.Сурәтләнгән дөнья (пейзаж, портрет, катнашучыларның сөйләү һәм сөйләшүен, әйләнә-тирә дөньяны тасвирлау).Әсәрнең композициясе.Әсәрнең теле (автор сөйләме, хикәяләү,сурәтләү, персонажлар сөйләме, тел-сурәтләү үзенчәлекләре).Жанры.Әсәрнең язучы иҗатындагы урыны.Татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы. Лирик әсәр анализлау планыЯзылу вакыты. Реаль-биографик һәм фактологик аңлатмалар.Жанры.Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере.Тема, төп эчтәлек.Хисләр бирелеше, аларның гәүдәләнеше яки үсеше.Төп образлар, аларның әһәмияте, яңалыгы.Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары.Әсәрнең төзелеше, яңгырашы.Шигырь төзелеше ягыннан бәя. Ритм һәм рифма. Әдәби образны тикшерү-бәяләү планы1. Геройның әсәрдәге образлар системасындагы урыны.2. Җәмгыять вәкиле буларак герой: -иҗтимагый урыны; -тышкы кыяфәте; -тормышка карашы, кызыксыну даирәсе, гадәтләре; -эшчәнлек сферасы, омтылышлары; -башкаларга йогынтысы.3. Геройның эчке дөньясы: -башкаларга мөнәсәбәте; -эчке кичерешләре, уй-фикерләр юнәлеше.4. Авторның геройга мөнәсәбәте.5. Әсәрдә геройның аерым сыйфатлары ничек тасвирлана: -портрет ярдәмендә; -автор сыйфатламасы аша; -башка геройлар бәясе аркылы; -лирик чигенешләр, пролог, эпилог, биографик моментларга тукталу эчендә; эш-гамәлләр мисалында; -сөйләмдә; -башка катнашучылар янәшәлегендә; -өйләнә-тирәне тергезү белән.6.Герой авторга нинди проблемаларны күтәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эшләр{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Әсәрдә кулланылган әкият алымнарыӘсәрдәге реаль тормыш күренешләре М.Җәлилнең “Сандуач һәм Чишмә”, И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”, Г.Тукайның “Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрен һ.б. өйрәнгәндә бу алым бик уңай. XIV йөз әдипләре{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}ӘдипләрЯшәгән чоры(туган елы)Яшәгән җирләреӘсәрләреҮткәргән идеясе Әхмәд Йүгнәки Әхмәд ЯсәвиСөләйман Бакырганый XX йөз башында вакытлы матбугат{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Газета яки журналның исемеЧыккан елы Кайсы шәһәрдәМөхәрриреЮнәлеше{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Әсәр Язылган елы ЖанрыТөп геройларыИдеясе“Чәчәкләр китерегез миңа”.1921НәсерАвтор (Мин)Илдә барлык фикерләргә дә, агымнарга да урын булырга тиеш. Ф. Әмирхан әсәрләре Укучы эшчәнлеген оештыруның төп юнәлешләреәдәби китап укуга ихтыяҗ тудыру;иҗади сәләтләрен үстерү;фәнни- тикшеренү эшчәнлегенә тарту;олимпиадаларга әзерләү;бердәм республика имтиханына, дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү Игътибарыгыз өчен рәхмәт!