Статья на тему Татар теле д?ресл?ренд? коммуникатив ??м м?гъл?мати-коммуникатив технологиял?р куллану


Доклад
Татар теле дәресләрендә коммуникатив һәм мәгълүмати -коммуникатив технологияләр куллануБүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчый. Ә хәзер заман таләпләре бүген татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүматый чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.
Заман мәктәбенең тормышын информацион технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп, урынлы итеп кулланырга мөмкин. Бу технологияләрнең тел һәм әдәбият дәресләрендә куллануның берничә функциясен атарга мөмкин:
белем бирүнең чыганагы;
мультимедиа һәм телекоммуникацияләр кулланып күрсәтмәлелекнең сыйфатын яңа биеклеккә күтәрү;
тренажер;
диагностика һәм тикшерү чарасы;
текст редакторы буларак.
Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру. Шулай эшләгәндә генә укучылар алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәлә.
Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Шуңа күрә республика мәгариф хезмәткәрләренең алдында “Гомуми урта һәм профессиональ белем учреждениеләрендә инновацион эшчәнлекнең торышы һәм үсеше” дигән зур проблеманы чишү бурычы тора.
Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк прблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:
укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;
уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;
белем алуда балалар үзләре актив катнаша;
укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.
Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәмпрограмма чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.
Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар(компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле  максатта кулланылган программа чаралары.
 Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.
Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары  кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.
Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур.
шәхес тәрбияләү;
фикерләү сәләтен үстерү;
эстетик тәрбия бирү;
информацион культура тәрбияләү;
 укытуның сыйфатын күтәрү;
предметара бәйләнеш булдыру;
 укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең  йогынтысы зур.
Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә реферат, дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам. Мондый очракта алар үзләре татар телендә булган сайтлардан материаллар эзләп табып әзерләп алып киләләр.
Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинлекләр бирә соң?
Дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүге кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез.
Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.
Төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.
Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программаны күз алдында тота.
Электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар. Мин андагы элементларны дәресләрдә кулланам. Укучылар дискка яздырып алып өйдә үзаллы шөгыльләнәләр.
Контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр. Мондый тестларны тематикасы буенча системага салып туплап киләбез.
Информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)
Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.
Күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар) Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. 
Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:
укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
укучының танып белү активлыгын арттыру;
тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;
укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү
Кулланылган әдәбият.
Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989.
Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.- Г.Д.Томахин. Лингвострановедение. Что это такое?// Ин.языки в школе.-1996.-№6.
Ф.Ф.Харисов. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. Л.З.Шакировой.- Казань, 2000.
Н. В. Агапова. Перспективы развития новых технологий обучения. – М.: ТК Велби, 2005 – 247 с.
Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын // Мәгариф, 2001,   № 9. – Б. 10-12.
Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
Желдаков М. И. – Внедрения информационных технологий в учебный процесс.  – Мн.: Новое знание, 2003. -  152 сКазан, 2001.