Конспект праздника в подготовительной группе ко Дню Победы Тынычлыкны? туган к?не



Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 «Тургай» поселка городского типа Актюбинский Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Сценарий развлечения в подготовительной группе
Подготовила и провела
воспитатель по обучению
татарскому языку
Мустафина Л.С.
2015 год

Тынычлыкның туган көне
Балалар бакчасы бәйрәмчә бизәлә. Җиңү парады күренешләре, шарлар эленә, чәчәкләр куела.Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар – сугыш ветераннары чакырыла. “День Победы” көе яңгырый.Зурлар hәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары залга керәләр , балалар бакчасы мөдире барлык кунакларны бәйрәм белән котлый.
“Ветераннар” җыры (Г. Рәхим сүзләре, С. Садыйкова көе) башкарыла.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Илебезне саклап калган ирләр.
Хәтерлиләр сезне данлы юллар,
Хәтерлиләр сезне азат илләр
Картаймагыз әле, ветераннар,
Илгә дан китергән тынмас җаннар.
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
1 нче бала Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын
Данлый, зурлый hәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
2 нче бала Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Сез булганга матур булып,
Алсу булып ата таңнар.


3 нче бала Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Тарих белән бергә атлый
Сез яулаган бөек даннар,
Сез китергән бөек шаннар.
Алып баручы Май ае- бәйрәмнәргә бай. Шуларның иң яктысы hәм иң моңсуы- Җиңү бәйрәме. Моннан күп еллар элек безнең әтиләребез, бабаларыбыз җиңү яулап өйләренә кайтканнар. Без бүген сугышта катнашкан hәм җиңүгә үз өлешен керткән барлык кешеләрне зур хөрмәт hәм ихтирам белән искә алабыз. Аларга мәңгелек дан!
Балалар “Наследники Победы “ дигән җыр башкаралар. В. Шумилина сүзләре, С. Зарицкая көе.
Алып баручы Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның курку белмәс батыр уллары, башка ил халыклары белшн беррәттән, Ватанны саклауга күтәрелделәр, илебезне азат итү өчен үзләрен аямыйча көрәштеләр.Үз гәүдәләре белән амбразура каплаучылар саны бер Татарстанда гына да егермеләп! Шуларның берсе- Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин. Аның исеме тарих битләренә Зоя Космодемьянская, Олег Кошевой, Александр Матросов кебек геройлар белән янәшә язылды.
Экранда геройның сүрәте күрсәтелә.
“Яшь солдатлар без» җыры башкарыла . Ә. Ерикәй сүзләре, М Мозаффаров көе.
Алып баручы Татарстаныбызның тагын бер егете-хәрби әсирләр лагеренда дошманның бер самолетын кулга төшереп, иптәшләре белән Туган илгә әйләнеп кайткан очучы Михаил Девятаевныкем генә белми дә, аның батырлыгына кем генә сокланмый. Экранда геройның сүрәте күрсәтелә


4 нче бала Дәhшәтле сугыш еллары:
Җимерелә авыл, кала.
Шул сугышта Девятаев
Дошман кулында кала.
Ул оча дусларын алып,
Фашистлар торган җирдән.
Туган иле ул батырга
Каерылмас канат биргән
Экранда Муса Җәлил сүрәте күрсәтелә
Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең исемен бөтен дөнья халкы белә. Аның “ Моабит дәфтәрләре” шигырьләр җыентыгы hәрберебезгә таныш. Безнең балалар да Муса Җәлилнең шигырьләрен беләләр.
Стихи вставитҗ
5 нче бала Минем бабай- капитан,
Сугышта булып кайткан
Күкрәк тулы орденнар,
Медальләр алып кайткан
Алып баручы Менә нинди булган безнең бабаларыбыз . Хәзерге вакытта безнең абыйларыбыз армиядә хезмәт итәләр.
6 нчы бала Капитан минем абый-
Йөзә ерак диңгездә
Бик сагындык абыйны


Өйдә бөтенебез дә
Әнигә хатлар яза,
Яшим ди исән, таза
Өзелеп көтәм үзен
Кунакка кайта көзен
Алып кайтыр ул миңа
Бүләккә нәни кораб.
Мин корабны йөздерермен
Абыем кебек карап.
Малайлар башкаруында матрослар биюе.
Балалар белән “Саперлар”, “Хатны тапшыр” уеннары уйнала.
“Солдатта булган диләр” җыры башкарыла Ш. Маннапов сүзләре, Г. Нигъмәтҗанов көе.
Алып баручы 9 май көнендә hәрбер шәhәрдә җиңү көненә багышланган парадлар уздыралар. Балаларга экранда Мәскәүдәге парад күренеше тәгъдим ителә.
Бу көнне төрле шәhәрләрдә күкләрне салют утлары бизи.
Балалар төрле төстәге тасмалар белән бию башкаралар.
Ветераннарга сүз бирелә. Балалар ветераннарны котлап, чәчәкләр бүләк итәләр.
Балалар күгәрченнәр белән бию башкаралар. Бәйрәм тәмамлана