Презента?ия по татарскому языку Гармун мо?нары


Гармун моңнары... Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлешендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә дә ясый башлыйлар. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы. Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.