?д?би узыкалькич?: Табигать ти?сез х?зин?.


Табигать – тиңсез хәзинә.
(Әдәби музыкаль кичә.)
Җиһазлар: Агач макетлары(каен, имән, юкә, чыршы); Җир анасына-озын күлмәк, зур шәл; кошлар тавышы пластинкасы; магнитафон, компьютер, проектор; дару үләннәре салынган кәрҗин; куак үсентеләре.
Сәхнә урман күренеше ясап бизәлә.
1 а.б. Туган ягым – яшел бишек,
Ямь-яшел тугайлары.
Матурлыкка дан җырлыйлар
Басуда тугайлары.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.
Җирем-суым-Ватаным,
Минем – Татарстаным!
Җыр:“Мин яратам сине Татарстан” Р.Рәкыйпов шигыре,Р.Андреев көе.
2 а.б. Әйе, туган якның табигатенә, аның яшел урманнарына, саф сулы бормалы елгаларына, көмештәй күлләренә, челтерәп аккан чишмәләренә багышлап халкыбыз нинди генә җырлар язмаган, шигырьләр чыгармаган.
1 укучы. Әй, сөям мин табигатьнең гүзәл күренешләрен!
Ялтырап аккан суын, андагы балык йөзешләрен.
Ул урман, болыннар, бакчалар, чәчәкләрен,
Ул кояш, айны, аларның ямьле нур чәчкәннәрен.
Әллә ни сөйли алар, тыңлыйм да мин моңлангалыйм,
Тәмле, ләззәтле хыяллар берлә тик уйлангалыйм.
Гыйффәт туташ (Зәһидә Бурнашева)
2 укучы. Матур синең җәйге таңнарың,
Рәхәт синең язгы җилләрең,
Шундый ямьле синең җирләрең!
1 а. б. Ял вакытларында без табигать кочагында булырга омтылабыз, аның саф һавасын суларга, аланнарында утырып ял итәргә яратабыз.Әмма ял итәм дип, без һичкенә дә аны пычратырга, үзебездән соң чүп-чар калдырырга тиеш түгелбез. Чөнки табигатькә ташланган кәгазь бары тик 2 елдан соң, калай банка 90 елдан, полиэтилен 200, пыяла 1000 елдан соң гына таркалып юкка чыга.
(телгә алынган саннар экранга чыгып бара)
3 укучы. Туган ягым минем-туган йортым,
Шундый иркен синдә сулавы,
Тау битләрең тулы яшел үлән,
Челтерәп ага чишмә сулары.
2 а.б. Чыннан да, табигать кочагында булганда без бөтен мәшәкатьләрне онытып, табигать матурлыгына хозурланып, тын гына урман шаулавын, кошларның сихри моңнарын тыңлыйбыз.
Кошлар тавышы язмасы куела.
Җыр: “Кошларга” татар халык җыры
1 укучы. Урманнарга керәм, хәйран калам,
Һәр агачның аерым моңы бар.
Һәрберсенең әле сөйләнмәгән
Мәхәббәте, яшерен сере бар.
Агачлар сөйләве:
(эранга урман күренеше чыга, аны каен суы агызып торучы малай рәсеме алыштыра)
Имән: (көчле тавыш белән)
Мин көчле агач, имән,
Җилләргә, давылларга-
Берсенә дә баш имәм.
Каен: Минем исемем – каен,
Үсәм һәр урман саен.
Буем зифа һәм озын –
Ак кәгазь кебек тузым.
Юкә: Ә мин – юкә исемле,
Юкә ул чәчәк төсле –
Һәрвакытта хуш исле.
Бал кортлары киләләр
Миңа безелдәп кенә,
Иң тәмле балны җыеп,
Алып китәләр сезгә.
Чыршы: Ә мин – чыршы, беләсез,
Чыршы булмый инәсез.
Җәен, еышын яшел мин,
Арттырам урман ямен.
Яңа елда сезгә мин
Кунак булып киләмен.
Балалар: Агачлар, зур үсегез!
Һәм күп булып үрчегез.
Ямь бирегез урамга,
Ямь бирегез урманга!
2 укучы: (каен янына килә)
Зифа каеннарның безгә
Сөйләр сүзе бар бугай.
Тәне тулы җәрәхәте,
Эче тулы зар бугай.
Каен суы, күз яшедәй,
Агыла да агыла.
Алсу сагыш булып тама
Күлмәгенең агына.
Каеннарның болай да бит
Хәтсездер кайгылары.
Әнкәйләрнең ак чәчедәй
Аларның кайгылары.
Шул каеннар безгә карап,
“Их,” – дип үксиләр сыман
Телләре булса моң – зарын
Туктамый сөйләр сыман.
1 а.б. Дуслар, күрәсезме, каен елый. Кайбер мәрхәмәтсез кешеләр аның суын агызып яралыйлар һәм нәтиҗәдә алар корыйлар. Без моңа һич кенә дә юл куярга тиеш түгел!
Җыр: “Ак каен”З.Ярмәки шигыре, халык көе.
Агачлар: Без үсәбез һәркайда,
Без кешеләргә файда.
Шуңа күрә агачларны
Сындырмагыз, саклагыз!
Безнең дуслар булыгыз!
Аланнарга, урманнарга
Агачлар утыртыгыз!
2 а.б. Чынлап та, агачлар кешеләргә бик күп файда ясыйлар. Алар безнең һавабызны кислород белән баеталар.Билгеле булганча 1 га урман бер җәйге көндә 220 кг чиста кислород бүлеп чыгара.Агачлар һавадагы зарарлы калдыкларны нейтральләштерәләр, тузаннан чистарталар. Шул ук бер гектар урман елына 50-70 т тузанны фильтрлыйлар һәм аның һавадагы концентрациясен 30-40% ка киметәләр. Шулай ук агачлар безне җилдән, тавыштан саклыйлар һәм төрле микроорганизмнардан саклаучы фитонцидлар ясыйлар. 1 га яфраклы урман тәүлегенә 2 кг, нарат урманы – 5 кг, артыш урманы - 30 кг фитонцид бүлеп чыгара.
(Саннар экранга чыга)
1 а.б. Шулай дуслар, табигатьбезне җылыта, ашата-эчертә, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Әгәр без табигатьне өйрәнмәсәк, андагы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, аларның файдасын белмәсәк, чәчәкләр, агачлар үстермәсәк, Җир-анабызның гүзәлләген саклый белмәсәк, ул безне гафу итмәс.
3 укучы: (Кипкән үләннәр тутырылган кәрҗин тоткан, экранга дару үләннәре рәсеме чыга, асларына исемнәре язылган)
Уздык калын урманны,
Болынны, үзәннәрне.
Очраттык без һәр җирдә
Дарулы үләннәрне.
Юлда - бака яфрагы,
Тузганак, ромашкалар.
Сукыр кычыткан, бөтнек,
Җый күп итеп, ташлама!
Ышанмагыз сез, дуслар,
Әрем начар дисәләр
Бабам әйтә: “Әремнән
Дару ясап эчәләр.”
Бабай белән без бүген
Күп итеп үлән җыйдык.
Мәтрүшкәләр, әнисләр
Чормага көчкә сыйды.
Чрмада күләгәдә
Ипләп кенә киптердек.
Ә аннан соң без аны
Әптиккә илтеп бирдек.
2 а.б. Табигатьтә очраган һәр үлән, һәр агачның үзенәгенә хас дәвалау үзлеге барлыгын инде һәркем белә. Алар арасында аеруча файдалылары да күп. Безнең җирлектә үсүче һәм кешеләр тарафыннан киң кулланыла торганнары да бар. Мәсәлән: мәтрүшкә, әрем, үги ана яфрагы, балан, ромашка,бөтнек, миләш, гөлҗимеш, һ.б. Аларны таный өйрәнергә, дөрес җыеп, дөрес киптерә өйрәнү безнең бурычыбыз. Дару үләннәрен саклагыз.
Җыр: “Мәтрүшкәләр”И.Юзеев шигыре, А.Гыйләҗев көе.
Күренеш: 3-4 малай урманга керәләр, алып баручы әйткән сүзләрне хәрәкәтләнеп күрсәтәләр.
1 а.б. Җәйге кызу көндә 3-4 малай
Җыелдылар урман куенына.
Җиләк җыеп, яшел чатыр корып,
Уйнадылар көне буена.
Ял иттеләр кичен бергәләшеп,
Учак җылысында кызынып.
Ай карады күктән, ал тасмадай
Ялкын телләренә кызыгып.
Кич җиткәнен күргәч ашыктылар,
Җырлый-җырлый кайтып киттеләр.
Утлы күмер калды, җем-җем итеп,
Йокымсырап яткан учакта.
Алар китте. Шаян җилләр килеп
Күмерләрдән очкын уйнатты.
Шул очкыннан ялкынг тасма ясап
Имән каерысына ут капты.
(Кызыл тасманы болгый-болгый гимнастка керә. Агачларны урап ала-ала бии)
2 а. б. Гөлт кабынды имән бии-бии,
Котырынып ялкын дөрләде.
Болгый-болгый утлы койрыкларын
Ябалдашлар буйлап үрләде.
Ыжгырынып, утлы елан кебек,
Бөтерелде ялкын, уралды..
Гөрләп торган яшел гүзәллектән
Кара көйгән моңсу җир калды.
(Агачлар карала, икенче ягы әйләндереп куела, гимнастка тасманы болгый-болгый чыгып китә.)
1 а. б. Кызганычка каршы мондый күренешләр тормышта еш була. Күпчелек очракта янгыннар кешеләрнең игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыга. Ял иткән урыннарда сүнмәгән учак калдыру, тәмәке төпчеге ташлауның ахыры бик аяныч тәмамлана.
2 а.б. Балалар, кешелекне, тереклекне яшәтүче, гаять әһәмиятьле матдә - су бар бит әле. Җирне, һаваны, үсемлек-хайваннарны саклаган кебек, аны да пычратмаска, кадерен белергә кирәк. Безнең авылыбызга терәлеп Сөн елгасы ага. Без анда су коенабыз, балык тотабыз.Чишмәләребездә данлыклы, саф сулы. Аларны сакларга, пычратмаска кирәк. Суны пычрату – бик тә зарарлы.Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә авырый башлый. Су үлсә, кеше үзе дә, тереклек тә үләргә мөмкин.
1 укучы: (экранда Сөн елгасы күренеше, укучы кулына куаклар тоткан, елга янына барып утыра)
Исәнме, Ак инеш!
Аптырап калдың мәллә.
Бу, дип, нинди кунаклар?
Ярыңа утыртырга
Алып килдек куаклар.
Юкса тирә ягыңда
Агачлар бетеп бара,
Сулыклар кибеп бара.
Казларың бөтенләйгә
Очып китсә, нишләрсең?
Балыкларың диңгезгә
Качып китсә, нишләрсең?
Сандугачлар кунарга
Яшел талың калмаса,
Керәшәле ярларга
Ак дулкының какмаса,
Син дә кибеп бетәрсең,
Кешегә үпкәләрсең.
Ә син агарга тиеш,
Ә син чабарга тиеш,
Сабантуйлар каршына
Бары тик ап-ак килеш
Сандугачлы ак инеш.
Җыр:”Ямьле елга Сөн генә” Җ.Фәйзи көе, Р. Ишморат шигыре.
Җир-ана керә: (озын күлмәктән, башына зур шәл урап бәйләгән)
Сандугач бизсә бакчамнан,
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен кипсәләр күлләрем,
Корыса күңелле урманнар?
Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә чишмәләр,
Киләчәк буыннар нишләрләр?
Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һава аллатсын битемне.
Юлымда чирәмнәр үссенннәр,
Кешеләр, саклагыз җиремне!
Бәхетле бул, кешем, бәхетле бул!
Җир язмышы синең кулыңда.
Мәңге сүнмәс йолдыз булып,
Гөлләр үссен йөргән юлыңда. (чыга)
2 укучы:
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын туздырмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз!
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз!
Табигать – ул безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
Балалар: Безнең иңдә - ил язмышы
Безнең иңдә - Җир шары!
Барсы өчен без җаваплы
Без – Кояшның дуслары!
1 а.б. Әйе, әгәр дә без яхшы эшләр генә эшләсәк, Җир-анабыз да безне онытмас. Җиребез, суыбыз, һавабыз да безнең яхшы эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтарыр.
3 укучы: Мәңге яшәсен табигать,
Сабыйлар сау булсыннар.
Күкләребез аяз булсын,
Ипикәйләр уңсыннар!
1 укучы: Шифалы яңгырлар яусын,
Ачылмасын яралар,
Табигатьнең сакчылары,
Сау булыгыз, балалар!
Җыр: “Җырлыйм туган якта”И.Закиров көе, Р. Миңнуллин шигыре.