Конспет урока по химии Полимерлар


Полимерлар
Дәреснең максаты һәм бурычлары:
- полимерларның составы, физик үзлекләре классификациясе, практик әһәмияте белән танышу; -чагыштыру, нәтиҗә ясау, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклый белү күнекмәләрен ныгыту, химия фәне белән кызыксынуны үстерү; -төркемнәдә эшләү, үзара ярдәмләшү күнекмәләре булдыру, кушылган эшне башкаруда җаваплылык хисе тәрбияләү;
Дәреснең төре: катнаш дәрес Дәреснең тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
Дәреслек «Химия» 10 класс Г.Е. Рудзитис и Ф.Г. Фельдман. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009 г.
Җиһазлар: интерактив такта, тарату материалы “Полимерлар”
Дәрес барышы.
Укытучы. Кешелек тарихының үсеше металлар һәм аның эретмәләрен куллану белән тыгыз бәйләнгән. Таш гасырны бакыр гасыры алмаштыра, соңрак- бронза, аннан соң тимер гасыры башлана һәм хәзерге көндә дә дәвам итә. Ләкин шулай да без хәзер яңа гасырлар алмашын күрәбез. Хәзерге вакытта металларның көчле көндәшләре барлыкка килде. Ул нинди материал булырга мөмкин? (Укучылар җавабы).
Әйе, нинди генә эшләнмә (әйберне) карасак та күбесенчә алар пластмассадан эшләнгән. Гади генә үткәреп карый: сезнең өстегездә яки яныгызда булган , составына пластмасса кергән дүрт җисемне атагыз.
ХХ гасырның 70 елларында туристлар себер урманнарында шәһәр-авыллардан читтә яшәүче бер гаиләгә юлыгалар. «Үзе пыяла, ә ватылмый, хаттә йомарлап та була», – дип кызыксынып әйтә гаилә башлыгы туристларның әйберләре арасында булган полиэтилен пакетны күреп.
Полиэтилен- кешенең тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү өчен галим-химиклар тарафыннан уйлап табылган синтетик материалларның берсе ул. Пластмассаларның куллану өлкәләрен санап бетерү мөмкин түгел. Бүген дәресебезнең темасы да гади тема түгел. Полимерлар безнең тормышыбызга һәръяклап үтеп кергән, өйдә дә, урамда да аннан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.
Дәреснең темасын һәм максатын китереп чыгыру.
Димәк бүгенге дәрестә безнең максатыбыз.......... (Укучылар дәреснең темасын һәм максатын әйтәләр һәм дәфтәргә язалар)
Укытучы. Пластма́ссалар – полимерлар нигезендә ясалган һәм җылытканда тиешле формага кереп, суытканнан соң шул форманы саклаучы органик материаллар. Полимер һәм пластмасса –бер үк әйбер түгел. Пластмассалар составында полимерлар белән беррәттән башка компонентлар да бар: буягычлар, өстәмәләр, пластификаторлар һ.б.. Синтетик полимерларны төрле химик процесслар башкарып органик чималдан (нефть, ташкүмер) табалар. Алкеннар, алкадиеннар темасын өйрәнгән вакытта без полимерлашу реакциясе ярдәмендә полимер табуны өйрәнгән идек. Әйдәгез әле шул реакцияләрне искә төшереп алыйк.
Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы . 1. Тест биремнәре эшләү ( Көчле укучылар өчен биремнәр)
1.Полимерлашу реакциясе мономер буларак кулланучы кушылма:
а) HOOC-CH=CH-COOH   г) C2H5-C6H4-COOH
б) CH2=CCl2 д) H2N-(CH2)5-COOH
в) HO-CH2CH2-OH е) HO-CH2CH2CH2-COOH
2. Поликонденсации реакциясе мономер буларак кулланучы кушылма :
а) CH3(CH2)3COOH   г) CH2=CH-COOH
б) NH2(CH2)2COOH
в)HO-CH2CH2CH2-COOH д) HOOC-CH=CH-COOH
е) НО-СН2-СН2-ОН
3.Полимера составына керүче мономер:

1 : CH2=CH-CH3 2 : CH2=C(CH3)-CH=CH2 3 : CH2= C(CH3)2 4 : CH2=CH-CH=CH2
4. Бирелгән төзелешле макромолекула составындагы мономер.
...-CH2-CCl=CH-CH2-CH2-CCl=CH-CH2-... ? 1 : Cl-CH2-CH=CH-CH2-Cl 2 : CH2=CCl-CH=CH2
3 : CH2=CH-CH=CH2-Cl 4 : CH2Cl-CH=CH-CH=CH2
5. Химик реакциянең тибын билгеләргә
А) Полиэтилен табу
n CH2 = CH2 (-CH2 – CH2-) n
б) ε-аминокапрон кислотасыннан капрон табу: n H2N-(CH2)5-COOН H-[-NH-(CH2)5-CO-]n-OH +(n-1) H2Oв) Терефталь кислотасы һәм этиленгликольдән лавсан табу: n HOOC-C6H4-COOH + n HO-CH2CH2-OH   HO-(-CO-C6H4-CO-O-CH2CH2-O-)n-H + (n-1) H2O
(Авыр үзләштерүче укучылар өчен бирем)
Вариант №1
Билгеләмәне язып бетер:
Полимерлар- молекулалары күпләгән__________ __________ торучы___________матдәләр.
Гади матдәдән полимер барлыкка килү реакциясе________
Полимер составындагы мономер молекулалар санын күрсәтүче сан_______________дип атала.
Вариант №2
Билгеләмәне язып бетер:
Полимерның молекуласы__________________дип атала.
_____________________ реакциясе – мономер молекулаларыннан полимер ясалу һәм бу вакытта өстәмә продукт аерылып чыгу белән бара.
Полимер молекуласында даими кабатланып килүче молекула______________
Төркемнәрдә эшләү.( Раунд Робин) (Уйлар өчен 1 минут вакыт бирелә)
Сорау № 1 Испан адмиралы Христофор Колумб үзенең сәяхәте вакытында(1493 ел) Гаити утрауларында җирле халыкның ниндидер зур тыгыз шар белән уйнаганын күргән. Ул туп европада тиредән һәм йоннан эшләнгән туплардан аермалы буларак, җиргә бәрелгәч, шактый югары сикергәләгән. Туп нәрсәдән эшләнгән?( каучуктан) Сорау № 2 Бу ике предметны( бәрәңге бүлбесе һәм һәм резин перчатка) нәрсә берләштерә? ( С.В. Лебедев синтетик каучукны бәрәңгене эшкәртеп таба)
Физкультминут:
Янәшә басабыз, кулга – кул тотынабыз һәм кулларны ычкындырмыйча бер-беребездән ерагаябыз. Карагыз, нинди зур чылбыр хасил булды. Полимерларны менә шулай итеп сузарга мөмкин. Ә хәзер бер-берегезгә якынаегыз. Полимерлар да менә шушылай йомарланырга мөмкин. Полимерлашу реакциясе вакытында барлык молекулалар да реакциягә кереп бетмиләр. Ләкин алар эшләнмә составында калалар. Мине полимерлашу һәм поликонденсация реакциясенә кермичә калган молекула дип күз алдыгызга китерегез. Мин сезнең белән, ләкин шул ук вакытта аерым яшим. Шуннан нәрсә була , дип әйтергә була. Ләкин күп кенә шундый мономерлар полимерны кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыралар.
III.Яңа теманы аңлату. (Класста укучылар 5 төркемгә бүленеп эшлиләр.)
1төркем. Килеп чыгышлары буенча полимерларның классификациясе.
Килеп чыгышлары буенча табигый һәм химик полимерлар була. Табигый полимерлар табигатьтә очрыйлар.Аларга крахмал, целлюлоза, клетчатка, аксым, нуклеин кислоталары, натураль каучуклар керә.
Химик полимерлар химических реакцияләр ярдәмендә органик матдәләрдән табыла. Химик полимерлар шул ук вакытта ясалма һәм синтетик полимерларга бүленә.
Ясалма полимерлар табигый полимерларны химик эшкәртү юлы белән табыла. Аларга вискозу, целлулоид, ацетат сүсләр керә. Төп чимал булып целлюлоза тора.
Синтетик полимерлар органик матдәләрдән (нефть, газ, ташкүмердән) төрле химик процесслар ярдәмендә табыла. К синтетик полимерларга полиэтилен, полипропилен, полистирол, фенолформальдегид полимерлар, синтетические сүсләр(лавсан, нитрон, капрон, хлорин); синтетик каучуклар керә. Синтетик полимерларны табу ысулына карап ике төркемгә бүләргә мөмкин: полимерлашкан һәм поликондесацияләнгән.
2 төркем. «Полимерның җылытуга мөнәсәбәте буенча классификациясе”
Термопластик полимерлар (мәсәлән, полиэтилен) җылытканда йомшаралар һәм бу хәлдә формаларын бик җиңел үзгәртәләр. Суынганда алар яңадан каты хәлгә кайталар һәм бирелгән форманы саклыйлар. Яңадан җылытканда йомшаралар, төрле ысуллар ярдәмендә аларны яңа формага кертергә,төрле әйберләр ясарга һәм, әгәр кирәк булса, аларны яңадан шул ук юл белән эшкәртергә мөмкин. Термопластик полимерларга полиэтилен, полипропилен, поливинилхлорид, капрон керә.
Термореактив полимерлар җылытканда башта пластик булып китәләр, ләкин аннары бу сыйфатын югалталар, җылытканда йомшармый һәм эреткечләрдә эреми торганга әвереләләр. Бу аларның сызыкча макромолекулалары үзара химик тәэсир итешү аркасында полимерның күләмле структурасы барлыкка килә. Мондый материалны яңадан эшкәртеп яңа әйбер ясарга мөмкин түгел: ул, пространстволы структура алганлыктан, яңадан эшкәртү өчен кирәкле пластиклык үзлеген югалта. Боларга фенолоформальдегид полимерлар, карбамид һәм полиэфир сумалалар керә.
3 төркем. «Полимерларны макромолекула формасы буенча классификацияләү » .
Полимерларның макромолекулалары төп чылбырның төзелешенә карап төрле геометрик формага ия була ала.( сызыкча, тармакланган һәм пространстволы( өч кырлы))
Сызыкча полимерларның структур звеносы озын чылбыр ясап бер-бер артлы тоташканнар. Полиэтилен (түбән басымлы), полипропилен, поливинилхлорид, синтетические волокна шушындый структуралы.
Тармакланган структурага полиэтилен (югары басымлы), синтетические каучуклар керә. Синтетик каучук структур звеноларның пространстводагы конфигурациясенә карап стереорегуляр(билгеле бер тәртиптә) һәм стереорегуляр булмаган(төрлечә урнашкан) төзелешлеләгә бүленәләр. Мондый төзелеш каучукланың эластиклыгын күрсәтә.
Фенолформальдегид полимерлар, резина(вулканлаштырылган каучук) молекулаларында сызыкча төзелешле молекулалар бер –берсе белән тоташып просстранстволы структура хасил итәләр.
( Укучылар полимерларның классификациясе турында дәфтәрләргә язып куялар)
4 төркем. Пластмассаларның төрләре һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы.
Билге Инглиз атама Урысча/Татарча атама Искәрмә
PETякиPETE ПЭТ, ПЭТФПолиэтилентерефталатГадәттә минераль сулар, алкогольсез эчемлекләр, җиләк-җимеш суларын салу өчен, төрү, тышлау материаллары өчен файдаланыла.
PEHDякиHDPE ПЭНДЮгары тыгызлыклы полиэтилен,Түбән басымлы полиэтилен Шешә, флягалар, ярымкаты төрү материаллары өчен файдаланыла. Азык-төлек өчен хәвефсез санала.
PVC ПВХПоливинилхлоридторбалар, бакча өчен йорт җиһазы, идән түшәү материаллары, тәрәз профильләре, жалюзи, изолента, көнкүреш химиясе өчен төрү материалы һәм аш өстәле өчен җәймәләр ясаганда кулланыла. ПВХ азык-төлек продуктларын төрү яки саклау өчен куркыныч булырга мөмкин, чөнки составына диоксиннар, бисфенол А, терекөмеш, кадмий керергә мөмкин.
LDPE иPELD ПЭВДТүбән тыгызлыклыполиэтилен,Югары басымлы полиэтилен Брезент, чүп капчыклары, пакетлар, тасмалар һәм сыгылмалы савытлар. Азык-төлек өчен куркынычсыз санала.
PP ПППолипропиленавтомобиль җитештерү өчен (җиһазлар, бамперлар), уенчыклар, шулай ук азык-төлек сәнәгатендә. Суүткәргечләр өчен полипропилен торбалар кулланыла. Полипропилен савытларга кайнар аш салып ашарга ярый, ул куркыныч түгел.
PS ПСПолистиролЙортларның җылылыгын саклаучы дивар плитәләре, азык-төлек төрү, кашык-чәнечкеләр, CD-диск тармалары һ.б. төрү материаллар ясау, уенчыклар, савыт-саба, каләмнәр һ.б. өчен файдаланыла. Бу материалның куркыныч булу ихтималы бар, чөнки янган очракта ул стирол бүлеп чыгара. Полистирол савытка кайнар аш яки чәй салырга ярамый. Ул тик салкын ризык өчен билгеләнгән.
OTHERяки О Башкалар Бу төркемгә өстә күрсәтелмәгән пластмассалар керә. Бу күбесенчә поликарбонат. Поликарбонатта кеше өчен куркыныч бисфенол А булырга мөмкин[2]. Каты үтә күренмәле эшләнмәләр ясала..
5төркем. Полимер җитештергәндә экологик проблемалар.
Полиэтилена, полипропилена и поливинилхлорид җитештерү әйләнә-тирәгә күр кенә экологик проблемалар тудыра. Чөнки полиэтилен һәм башка полиолефиннар җитештерү пожар һәм шартлау куркынычына ия, этилен и пропилен һава белән кушылганда шартлагыч катнашма хасил була. Ике мономерның да наркотик үзлекләре бар. Һавада этиленның ПДК  0,05 ∙ 10 -3 кг/м3, пропиленның - 0,05 ∙ 10 -3 кг/м3 га тигез. Югары басым һәм температурада җитештерелгәнгә күрә югары басымлы (ПЭВД) полиэтилен җитештерүбигрәк тә куркыныч. Түбән басымлы полиэтилен һәм полипропилен җитештергәндә диэтилалюминий хлориды кулланыла Улкөчле реакция үзлегенә ия, су һәм кислород белән контактка кергәндә көле шартлау булырга мөмкин. Винилхлорид җитештерүдә дә шартлау һәм янгын чыгу куркынычы зур.Һ.Б.
Кешелек алдында калдыкны кая куярга дигән проблема килеп басты. Безгә әллә нинди глобаль проблемалар турында сөйләгәнче эчкән су шешәләрен, ашаган ризык чүпләрен теләсә кая атмаска, җыеп барырга һәм аларга икенчел куллану табарга өйрәнергә кирәк. Ишек алдында, урамда сыра, су савытлары, кәгазьләр, консерв банкалары аунап ята. Кая карама чүп өеме. Ә бит табигатьне саклау шул кечкенә нәрсәдән - үз артыңнан җыюдан башлана. Безне борчыган бу сорауларга җавап эзләп иң беренче чиратта гаиләдә барлыкка килгән кайбер көнкүреш калдыкларының таркалу вакыты белән таныштырып китәбез: кәгазь 2 ел. - пыяла 1000 ел - консерв банкасы 30 ел - полиэтилен 2000 ел
IV. Белемне ныгыту.
Төркемнәрдә эш: Пластмассаларның өстенлекле һәм кимчелекле якларын язарга. Соңыннан фикер алышу.
Өстенлеге:
-җиңел, тыгызлыгы түбән, коррозиягә чыдам, кислоталарга һәм селтеләргә бирешми,бәясе арзан, су үткәрми, тәме исе юк, төрле форма бирергә була, т электр һәм җылылык изоляторлары, ышкылуга чыдам, һ.б.
Җитешсез яклары:
1.Полимер җитештерү экологик проблемалар барлыкка китерә.Табигый полимнрлардан аермалы буларак,аларны таркатучы ферментлар, организмнар юк,янган вакытта бик агулы газлар бүленеп чыга, һ.б.
Үзлектән эш. ”Бирелгән полимерларны төркемнәгә бүлеп язарга”.
I вариант- резина, табигый ефәк, полиэтилен, вискоза, табигый йон, вискоза. II вариант- мамык, поливинилхлорид, ацетат ефәк, каучук, пенополистирол, полистирол.
Классификатор мисаллар
Полимерлашу юлы белән табылган Поликонденсация юлы белән табылган Синтетик Табигый Ясалма 3. Көнкүрештә пластмассаларны куллану һәм сәламәтлекне саклау буенча тәкъдимнәр язарга.
Пластмассадан эшләнгән савытларны тикшереп торырга һәм полипропиленнан башкаларын кулланмаска (маркировка PP).
Пыяла, агач, металлдан ясалган эшләнмәләргә өстенлек бирергә.
Пластмассадан ясалган уенчыкларга(бигрәк тә кечкенә балаларга) зур игътибар бирергә.
Продукциянең сертификаты гигиена нормаларына туры килергә тиеш.
Пластмассадан эшләнгән эшләнмәләрнең исен тикшерегә(начар, тәмсез ис килмәскә тиеш).
Нәтиҗә ясау:
Укучылар тикшерү нәтиҗәләрен таблицга тутыралар һәм фикер алышалар.
V. Дәрескә йомгак ясау һәм билгеләр кую.
Бу дәреснең сезгә файдалы ягы нәрсәдә булды? Җөмләне дәвам ит , үз фикереңне әйт:
- Бүген мин дәрестә............................белдем.
-Бу дәрестә миңа.....................кызыклы тоелды.
- Дәрестә.......................яңа әйберләр белдем.
- Мин үземнең сәламәтлегем турында кайгыртачакмын, чөнки.............
VI.Өй эше:
§ 43-44 укырга, күнегү1-4, «Полимерлар» темасына кроссворд төзергә (10-15 сүзле)