3-4 ЯШЬЛЕК БАЛАЛАРНЫ ХАЛЫК АВЫЗ И?АТЫ БЕЛ?Н ТАНЫШТЫРУ.



3-4 ЯШЬЛЕК БАЛАЛАРНЫ ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ.
Максат:
– Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.
– Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.
– Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби.
Шәхси эш: Альмир, Данил.
Максат: бармак исемнәрен кабатлату.
Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү.
Ярдәмлекләр: бармаклар, уенчык песи, карават.
 
Эшчәнлек барышы:
 
– Балалар, карагыз әле. Бүген безгә кунакка апалар килгән. Әйдәгез бергәләп исәнләшик.
– Исәнмесез.
– Балалар, әйдәгез әле бергәләп түгәрәккә басабыз.
Кулларны кулга куйык,
Изге уйларда булыйк.
Кояш нурын юлдаш итепШатланышыйк, дуслашыйк.
(Кочаклашалар)
 
– Балалар, буген сезнең кәефләрегез ничек? (Һәрбер баладан сорап чыгыла).
– Балалар, карагыз әле. Буген безгә кунакка песи килгән. Ул үзе белән нинди матур тартма алып килгән. Анда нәрсәләр төшерелгән?
– Тартмага чәчәкләр, яфраклар төшерелгән.
– Балалар, карагыз әле, моның эчендә бармаклар бар икән. Монысы кем?
– Монысы бабай. (Һәрбер бармакның исеме әйтеп чыгыла).
 
Бу бармак – бабай,
Бу бармак – әби.
Бу бармак – әти,
Бу бармак – әни,
Бу бармак – бәби,
Аның исеме – Чәнти.
 
– Балалар, әйдәгез әле бергәләп тагын бер кат сөйләп карыйк.
– Рамир, бу кем?
– Бу бәби бармак.
– Дилә, монысы кем?
– Бу әни бармак.
– Бик дөрес, әйдәгез икенче кулның бармакларын тоттык, бергәләп сөйлибез.
 
Бабай килгән – казан аскан,
Әби килгән – су салган,
Әти килгән – тоз салган,
Әни килгән – болгаткан.
Ә монысы кечкенә булганга –
Кетер-кетер, казан төбен кимергән.
 
– Бабай нәрсә эшләгән? Казан аскан.
– Ә бәби бармак нәрсә эшләгән?
– Казан төбе кимергән.
– Бик дөрес. Әйдәгез, хезер бергәләп бастык, бергәләшеп сөйлибез.
 
Чәп-чәп чәбәкәй,
Без бит әле бәләкәй.
Без акыллы, без тәтәйТимә безгә, кәҗәкәй.
 
– Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез бабай бармакларны тотабыз, бергәләшеп сөйлибез.
 
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек бал ашадык,
Келәткә кердек май ашадыкКаплавычны капладык.
Кап-коп, тимер күпАк тешемне күрсәтмим.
 
– Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, песи-шукбай безнең уйнаганны карап утырып арган. Әйдәгез аны бергәлешеп йоклатабыз. (Песине караватка салалар)
 
Песи-песи нечкә бил
Бала тибрәтергә кил.
Ап-ак күмәч ашарсың.
Тәмле сөтләр эчәрсең.
Ашап туйгач йокларсың.
Бәлли-бәү.
 
– Балалар, песи йоклады. Тартмада песи сезгә күчтәнәчкә тәмле клиндерләр алып килгән. Сез матур итеп дәрестә катнашканга сезгә өләшергә кушты. Ә без сезнең белән кабул итү бүлмәсенә кереп утырып төркемне җилләтик. Апалар белән саубуллашыйк.