Балаларны б?йр?мн?р, к??ел ачу чаралары аша ?йл?н?-тир? д?нья бел?н таныштыру.


Балаларны бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары аша әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру.
Халык педагогикасы - зур акыллылык, сәламәтлек, әхлаклык чишмәсе. Халык педагогикасы чараларын куллану мәгариф өлкәсенең укыту - тәрбия эшендә төп юнәлешләрнең берсе. Балаларда әхлаклылык, бүтән төрле әйтсәк - әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү - ата-аналарның, тәрбиячеләрнең аеруча җаваплы һәм изге бурычы. Балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләрен бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана.
Тәрбия - ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш ул. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш.
Гаиләдә бирелгән әдәплелек сыйфатлары алга таба камилләштерелә, үстерелә, болар барысы да балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә дәвам ителә.
Балаларда тәрбияләнергә тиешле әдәплелек сыйфатларын дүрт өлешкә бүлеп карарга була:
- балаларда үз-үзләрен әдәпле тоту күнекмәләре;
- сәламәтлек - гигиена күнекмәләре;
- кешелеклелек хисләре һәм үзара уңай мөнәсәбәт;
- туган җир, туган ил, туган телне ярату, аларны өйрәнү, белү, халкыбыз гореф - гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләү.
Болар барысы да шөгыльләр, кичәләр аша, алар эченә кергән әңгәмә, уеннар, җырлар, биюләр аша алып барыла.
Без халкыбызның күңел бизәкләрен үстерүгә, яшәтергә, тагын да матуррак итәргә тиешбез. Гасырлардан- гасырларга күчкән, безнең көннәргә килеп җиткән милли гүзәллекне алдагы буыннарга мирас итеп тапшырырга тиеш.
Бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре балаларга, бер яктан, олы шатлык китерү чарасы булса, икенчедән, алар нәниләрнең һәрьяклы үсешен тәэмин итүгә зур этәргеч тә. Моннан тыш, балаларның тирә-як, дөнья турында белемнәре арта, иҗади фикерләү мөмкинлекләре үсә.
Мин "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.
Безнең балалар бакчасында нинди бәйрәмнәр оештырыла соң? Көзге бал, Яңа ел, Әниләр бәйрәме, Сабантуй һәм башкалар һәрдаим үткәрелә. Соңгы вакытта әби-бабайларыбызның онытылып барган бәйрәмнәре Сөмбелә, Нәүрүз, Карга боткасы, Нардуган һ.б. бәйрәмнәрне балалар бакчасында үткәрә башладык һәм бу сөенечле хәл. Бу бәйрәмнәр халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, нәниләрдә милли мәдәниятебезгә һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чара булып тора. Бәйрәмнәргә әзерлек эшләренә әти-әниләрне дә тартырга тырышабыз.
Шушы үзебезнең бакчада үткәрелгән бәйрәмнәр, күңел ачу чараларын, шөгыльләрне туплап, без- тәрбиячеләр Уразайкина Рания Вахитовна һәм Мөхетдинова Лариса Васильевна үзебезнең татарча җыентыкларыбызны бастырып чыгардык. Алар "Тылсымлы балачак илендә" һәм "Бәйрәмнәр фестивале" дип атала. Аларга рецензияне педагогик фәннәр кандидаты, З.Т. Шәрәфетдинов исемендәге педагогика һәм психология доцентлары Илсөяр Җиһаншановна Хабибуллина һәм Фирүзә Вакиловна Хазратова бирделәр. Хәзер минем шушы җыентыкка кергән тупланмалар турында бераз сөйләп үтәсем килә. "Бәйрәмнәр фестивале" җыентыгында аерым бәйрәмнәр турында мәгълүмат һәм бәйрәмнәргә кагылышлы шигырьләр бирелгән. Ә "Тылсымлы балачак илендә" җыетыгында безнең бакчада балалар белән үткәргән күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр, шөгыльләр тупланган. Менә бу презентация аша бәйрәмнәрнең ни рәвешле үтүләрен карап китик.
1 слайд. "Карга боткасы"
2 слайд. "Нәүрүз"
3 слайд. "Нардуган"
4 слайд. "Сабан туе".
5 слайд. "Сөмбелә"
6 слайд. "Туган телем- Тукай теле"
7 слайд. "Әниләр бәйрәме"
8 слайд. "Көзге урманга сәяхәт"

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗӘЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“ГОМУМИ ҮСЕШ ТӨРЕНДӘГЕ “АЛТЫНЧӘЧ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”
МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Балаларны бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары аша әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру
(шәһәр тәрбиячеләре өчен чыгыш)
Тәрбияче:
Уразайкина Рания Вахитовна
2015, ноябрь