2 нче сыйныф ?чен д?рес планы


Дәрес темасы: исемнәрнең II зат тартым белән төрләнеше;
Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату;
Максат:
1. Исемнәрнең II зат тартым белән төрләнешен өйрәне;
2.Җөмләдә кулланырга өйрәтү;
3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту;
4. Тел байлыгын үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Ме т а п р е д м е т- татар телен рус теле белән бәйләп өйрәнү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- уку максатын мөстәкыйль билгеләү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Пр е д м е т- исемнәрнең II зат тартым кушымчалары турында сөйләшү;
Шә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү, тартым тцшемчщсен аңлап кабул итү;
Методлар һәм алымнар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, күрсәтү-аңлату, сорау-җавап, дәреслек белән эш, мөстәкыйль эш, такта алдында эш.
Материал һәм җиһазлау: 2 нче сыйныф өчен Р.З. Хайдарова, З.Р. Назипова тарафыннан эшләнгән “Күңелле татар теле” дәреслеге. - Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014., эш дәфтәре, II зат тартым кушымчалары.
Дәрес барышы:
I.Оештыру:
1.исәнләшү;
2. укучыларда уңай халәт тудыру.
II.Актуальләштерү:
1)тел күнегүләре, методик ярдәмлек буенча эш;
2) сораулар белән эш:
Нинди гигиена предметларын беләсез?
-Укучылар җавабы
Сабын белән нишлибез?
-Укучылар җавабы
Сөлге белән нишлисез?
-Укучылар җавабы
Теш щеткасы белән нишлисез?
-Укучылар җавабы
Тарак белән нишлисез?
-Укучылар җавабы
Укучылар, тән әгъзаларын искә төшерәбез?
-Укучылар җавабы
А как вы скажите мой, моя, моё?
-Укучылар җавабы
Һәрбер тән әгъзасын минем алмашлыгы ярдәмендә төрләндерегез?
Бүгенге дәреснең максаты – исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен кабатлау һәм ныгыту;
Дөрес укучылар!
Ш. Төп өлеш:
РУУГ танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;
ШУУГ тартым кушымчасын аңлап кабул итү;
ТБУУГ тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;
Укучылар, ә хәзер дәреслекләрне ачыгыз, 62 нче бит, бу сүзләрдә нәрсә үзгәргән;
-Укучылар җавабы.
Дөрес укучылар! –ң, ың, -ең кушымчалары ялганган. Бүген без синең алмашлыгын өйрәнербез.
62 нче бит 1 нче күнегү белән эшләү. Кагыйдә ярдәмендә синең алмашлыгы һәм кушымчалары белән танышу. Дәфтәрләргә яздыру
Укучылар телдән мөстәкыйль эшлиләр. Чылбыр буенча тән әгъзаларын синең алмашлыгы буенча төрләндерәләр.
IV. Физкультминутка.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
Тән әгъзаларын язмача синең кушымчалары белән төрләндерү;
VI. Уку эшчәнлеген йомгаклау:
1)Рефлексия;
Укучылар, без бүген нәрсә үттек?
-Укучылар җавабы;
Синең сүзе ничек тәрҗемә ителә?
-Укучылар җавабы;
Нинди алмашлыклар ялгана?
-Укучылар җавабы;
Мисаллар китерегез?
-Укучылар җавабы.
2) Белемнәрне  бәяләү;
“5” – мин дәрестә әйбәт эшләдем, биремнәрне дөрес үтәдем, хаталарым булмады;
“4” - мин тырыштым, ләкин хаталарым булды;
“3” – мин начар эшләдем, хаталарым күп булды, тагын да тырышып эшләргә кирәк;
РУУГ үз эшчәнлегеңне контрольгә алуүз уңышларың /уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;
3)Өй эше бирү;
62 нче бит, 1 нче күнегүне өйрәнергә.