М?хлис? Буби — татар халкыны? м?гарифен ?стер?г? зур ?леш кертк?н галим-педагог


Алабуга муниципаль районы
“2 нче гимназия” белем бирү учреждениясе
“МӨХЛИСӘ БУБЫЙ – ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МӘГАРИФЕН ҮСТЕРҮГӘ ЗУР ӨЛЕШ КЕРТКӘН ГАЛИМ-ПЕДАГОГ”
Мостаева Венера Марсел кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әлеге хезмәттә без аерым игътибарны Мөхлисә Бубыйга багышларга теләдек. Ни өчен? Чөнки халкына мәгърифәт нурларын таратучы, дөреслекне-яңалыкны алга сөрүче, хаким итүче властьтан курыкмаучы ханымның фаҗигале тормыш юлын өйрәнү – мөһим һәм хөрмәткә лаек эш ул.
Мөхлисә Буби 1869 елда Вятка губернасы, Сарапул өязе, Әгерҗе волостендагы Иж-Бубый авылында хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә алар өчәү була: Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә. Әтиләренең исеме – Габделгалләм, әниләренең – Бәдрелбанат. Габделгалләм һәм Бәдрелбанат Нигъматуллалар үз заманасының укымышлы кешеләре булалар. Алар, татар теленнән тыш гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы беләләр. Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә дөньяви фәннәрдән һәм төрле телләрдән нигезле гыйлем-мәгълүмат алалар. Габдулла Бубый “Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы” кулъязмасында болай дип яза: “Безнең Бубыйда ирләр мәдрәсәсе күптәннән килгән кебек, кызлар мәктәбе дә әткәйнең Бубыйга имам булган көненнән башланган. Әнкәй бик зур тырышлык белән укытып, хатын-кызларны наданлыктан бераз коткарган, язу-уку белдергән, хәтта кайберләренә бераз фарсыча белән гарәпчә дә өйрәткән иде. Үзенең дә әткәй аркасында фикере хөр булганлыктан, безнең кызлар мәктәбенә керүебезгә вә аны ислах кылуыбызга бер сүз дә әйтмәде, бәлки киресенчә, безнең бу эшләребезне яклады, һәм үзе ул бик карчык вә бик тәкъва булып кара халык тарафыннан гына түгел, бәлки тирә-яктагы бар муллалар тарафыннан да изге саналган...”. Шуңа күрә балаларының гомер буена куйган хезмәтләре – әти-әниләренең чәчкән орлыклары ул.
Мөхлисә бик яшьли бер имамга кияүгә чыга. Кызы Мөнҗия тугач, Мөхлисә иреннән аерылып кайта. Иж-Бубида энеләре укыткан һәи җитәкчелек иткән мәдрәсәдә кызлар сыйныфлары ачып, мөдирә була. Монда ул төрле фәннәрдән укыта башлый. Шуны да әйтергә кирәк, Иж-буби мәдрәсәсе укыту-күрсәтмә әсбаплар һәм башка кирәк-яраклар белән әйбәт җиһазлаган була. Н. Меньшиков исемле инспектор үзенең отчетында болай дип яза: “...Ижбайкинское, например, медресе, благоустроенное, однако, по обәей постановке медресе “Ижбобие” стоит значительно выше, почему учителя русско-татарских школ сравнивают его с магометанской академией.” (1904)
Мөхлисә абыстай мәктәбендә рус теле, татар теле-әдәбияты, арифметика, география, тарих, табигать белеме, рәсем, матур язу һәм ислам дине сабагы укытыла. Үз вакытында алдынгы уку йорты исәпләнгән бу мәдрәсәдә Себердән, Зайсаннан, Ташкенттан, Пржевальскидан, Пишпәктән һәм башка ерак җирләрдән килеп укучы хатын-кызлар күп була. Татар мәгариф тарихында эз калдырган РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы Сара ханым Габбасия, Казан шәһәреннән Мәрьям ханым Зәйнетдин, Зәйнәб Максудия, мәшһәр мәгърифәтче, татар басма язуы өчен күп хезмәтләр күрсәткән, дәреслекләр язып калдырган Мөхәммәд әфәнде Идрисинең кызы – Рабига ханым Идриси һәм башкалар Мөхлисә абыстайдан тәрбия, гыйлем эстәгәннәр.
Үз кызы Мөнҗия белән бер яшьлек ятимә кызны (Наҗияне), күз карасыдай асрап үстерә, икесенә дә югары белем мәгълүмат алырга ярдәм итә.
1910-1911 нче елларда патша хакимиятләре татар җәдит мәктәп-мәдрәсәләрен аяусыз рәвештә яптыралар. 1912 нче елның 21 гыйнварендә Бубый мәдрәсәсе дә тар-мар ителә. Шушы фаҗигале хәлләрдән соң, 1911 елда ук, Мөхлисә ханым Троицкий шәһәрендә (хәзерге Чиләбе өлкәсендә) Габделвәли (мәшһүр Ф. Аит, атаклы скрипач Мөхәммәд Яушның әтисе) Яуш варислыгында хезмәт итүче Габдрахман Әхмәр ачкан кызлар урта мәктәбендә укыта башлый. Төрле фәннәрдән сабак-дәрес бирә. Соңыннан бу мәктәп Яушевлар исеменә күчә. Мөгаллимә-галимә Мөхлисә Бубыйның шөһрәте бөтен киң Русиягә тарала.
Ул Уфада башта Аксаков урамында абыйсы Гобәйдулла Бубыйның өендә, түбәнге катта яши. Олуг галимебез Ризаэддин бине Фәхреддин җитәкчелегендә, хатын-кызлар арасында, зур оештыру, аңлату эшләре алып бара. Җаны-тәне белән халыкка тәрбия бирү диңгезенә чума, ул вакытта (1924-1927 елларда) Уфада нәшер ителгән “Ислам мәҗәлләсе” битләрендә мәкаләләрен бастыра, тәгълим-тәрбия өлкәсендә Фәхрелбанат Сөләймания (казый Габдулла Сөләйманиның әнисе), Гайшә абыстай (Җиһангир Абызгилдинның хатыны), Багбостан ханым, Ләбибә Хөсәен, Фатыйма Аитларның уңай тәҗрибәләрен дәвам иттерә. 1917 елның маенда, Мәскәү каласында, Бөтенрусия мөселманнарының корылтаенда Мөхлисә ханымны Уфа шәһәрендә җирләшкән мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә казыя итеп сайлыйлар.
1917 нче елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Буби шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗлесе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә. Ислам тарихында беренче һәм иң соңгы бердәнбер казыя-хатын була.
Шәһес шөһрәте чорында, 1937 елның 20 ноябрендә “Башкортстандагы контрреволюцион буржуаз милләтчел оешма әгьзасы” булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә, аны hәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елнын, 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары җиренә җиткерелә. Аңа ул вакытта 68 яшь була. Соңыннан, күп еллар үткәч кенә, 1960 елның 23 маенда аның гаепсез икәне раслана.
Бүгенге көндә дә Мөхлисә Бубый тормыш юлын өйрәнү актуаль булып кала. Ркаил Зәйдулла аңа багышлап пьеса яза. Бу пьесага режиссер Илгиз Зәйни Галиәсгар Камал театрында спектакль куя. Шагыйрьләр исә шигырьләрендә Мөхлисә Бубыйны зурлап-хөрмәтләп искә алалар.
Хезмәтебезне Сания Әхмәтҗанованың шигыре белән тәмамлыйсы килә.
Гыйлем таҗы
Изелгән, асылган, киселгән,Тапталган, иленнән сөрелгән,Йолкынган, тамыры өзелгән,Хәл җыеп, яңадан терелгән.
Тернәкле орлыктан үрчегән,Очкыннан кабынып дөрләгән.Дым-шифа эзләгән тирәннән,Түбәннән югары үрләгән.
Яраткан, җылыткан, бүлешкән.Үз-үзен аямый  көрәшкән...Гыйлемле  туташлар, ханымнарХалкыма мәгърифәт өләшкән.
Әдәбият
Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык. Казан: Рухият, 1999. – 240 б.
matbugat.ru
inkazan.rukamalteatr.rumadanizhomga.ru