Каюм Насыйрины? и?атын ?йр?нг?нд? куллану ?чен презентация (9нчы сыйныф ?д?бият)


”К. Насыйри әсәрләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы” Әй угыл, гакыллы балага атлаган саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр. Каюм Насыйри.  XIX гасырда татар халкының тормышына уңай таэсир иткән тарихи вакыйгалар 1812 елгы Ватан сугышы1825 елгы Декабристлар восстаниесеКазанда татарча китаплар басыла башлауКазанда университет ачылу һәм аның көнчыгыш бүлегендә татар телен укыта башлау. К. Насыйриның “Кырык бакча” җыентыгы Бу китап 40 бүлектән тора. Монда кешенең яхшы һәм яман яклары турында сүз бара. Һәр бүлек бер сыйфатка багышлана. Кереш өлештә бала туу, үсү турында сөйләнелә.I бүлек - акылII бүлек - гыйлемIII бүлек - әдәпV бүлек - зирәклекVII бүлек - тугрылык “Әхлак рисаләсе”, “Тәрбия китабы” “Тәрбия кылмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак, вә төзәтмәк, вә хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер. Бу китапта зикер кылыначак хикәятләр, вәгазьләр, нәсихәтләр, һәммәсе, вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе – бер тәрбиядер. Шул җәһәттән “Тәрбия китабы” дип ат бирдек”. Китапта 113 тәрбия бирелә. Аның һәрберсендә балага әхлак кагыйдәләре өйрәтелә.