Стихотворение о родном районе — Лениногорске


Мин яратам сине, Лениногорск!
(Роберт Рәкыйповка ияреп)
Мин яратам сине, Лениногорск!
Каеннарың өчен яратам.
Кояш нурларында иркәләнгән
Җиләкләрең өчен яратам.
Мин яратам сине, Лениногорск!
Киң кырларың өчен яратам.
Җир куеныннан бәреп аккан
Чишмәләрең өчен яратам.
Мин яратам сине, Лениногорск!
Гадел халкың өчен яратам.
Гомерләрен иле өчен биргән
Батырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Лениногорск!
Даһи халкың өчен яратам.
Рәхимнәрең, Хәсәннәрең өчен,
Садриларың өчен яратам.
Туган ягым, сине яратам!